Гульназ Искандеровна Хадиева
воспитатель
МБДОУ Ямашурминский детский сад «Йолдыз», ВЫСОКОГОРСКИЙ РАЙОН с. ЯМАШУРМА С
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
«Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы»
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениясе
“Кем нәрсә ярата”.
3-5 яшьлек балалар өчен чемоданда әкият.
Авторы: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.
“Кем нәрсә ярата”. 3-5 яшьлек балалар өчен чемоданда әкият.
Авторы: МБМББУ “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе – Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.
Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, барлык кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлыкка, батырлыкка чакыра. Әкиятләр белән без кече яшьтән үк таныша башлыйбыз. Аларны әти-әниләрегездән, әби-бабайларыгыздан ишеттегез.
Әкиятләр кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганлыктан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллылана һәм матурлана. Балаларның татар халык иҗатының бер төре булган – әкиятләрне үз итүләрен күреп, аларның кызыксынуларын, хәтердә калдыру сәләтләрен камилләштерер өчен мин – Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән чемодан эченә “Кем нәрсә ярата” дип аталаган әкиятне ясадым. Әлеге чемоданга балаларның яратып укылган әкиятләрен урнаштырып булачак. Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә. Мәсәлән, сарайларны – алмага, кешене – ташка, тычканны – кешегә әйләнднреп булмый, хайваннар үзара сөйләшми. Нәрсә генә юк әкиятләрдә! Кара урманнарда яшәүче явыз убырлы карчыклар, биек таулар артында хакимлек итүче коточкыч диюләр, теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, бик күп гаскәр чыгаручы мөгезләр – һәммәсе дә бар.
Әлеге чемоданга “Кем нәрсә ярата” әкияте урын алды.
Яшь үзенчәлеге: 3-5 яшьлек балалар.
Китапчыкның максаты: Туган телне өйрәнүгә һәм татар әкиятләренә кызыксыну теләге уяту. Ирекле, иҗади, әкиятләр яратучы шәхес тәрбияләү.
Бурычлары:
1. Татар халык авыз иҗаты – әкиятләр турында белгәннәрне ныгыту.
2. Үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, хәтерне, ишетү игътибарлыгын, мөстәкыльлек сыйфатларын камилләштерү.
3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру.
Чемоданның актуальлелеге: Әлеге әкиятләр ярдәмендә баланың сөйләм телен үстерү буенча бик зур эш алып барып була.Андагы ясалган әйберләрнең һәммәсен бала үзе тотып, үзе урнаштыра ала. Әкиятләр нәниләрнең рухи үсешендә зур роль уйный, аларның тәрбияви әһәмияте бәхәссез. Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә. Әкиятнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы булып тора.
Әлеге чемоданны балалар тәрбияче белән дә, шулай ук бала ирекле рәвештә үзе генә дә файдалана ала. Сөйләм телен үстерү, матур әдәбият укыган вакытта бу чемодан бик кулай материал булып хезмәт итә. Режим вакытларында әкиятләрне укыганда тәрбияче әлеге чемоданны файдаланып, балаларның күзаллауларын баета, балаларга күбрәк мәгълумат алырга ярдәм итә. Балалар бер-берсенә әкиятләрне сөйләгәндә,әлеге чемоданны кулланып, аңа таянып, балаларның сөйләм телен үстерүгә бик зур ярдәм итә дип саныйм.