Мингазова Рузалия Зуфаровна
Чатова Фаузия Хаматзарифовна
Курамшина Милауша Назибовна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №5 «Теремок», г.Набережные Челны
Паспорт
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №5
«Теремок»
«Дидактические игры в реализации идей и принципов гуманной педагогики в поликультурной среде ДОУ»
Дидактическая игра: «Тылсымлы шакмак»
Чатова Фаузия Хаматзарифовна, воспитатель высшей квалификационной категории
Курамшина Милауша Назибовна, воспитатель по обучению родному языкувысшей квалификационной категории
РТ г. Набережные Челны, 2022 год.
Тылсымлы шакмак
Безнең тылсымлы шакмагыбыз “Фотокуб” рәвешендә ясалган. Бу тылсымлы шакмакның уникальлеге шунда, шакмакны әйләндергән саен балалар, тагын нинди яңа рәсем күренүен кызыксыну белән көтеп алалар. Сабыйлар бик шатланып белемнәрен күрсәтергә ашыгалар. Бу шакмак пластиктан ясалган. Ул бик чыдам, ныклы, рәсемнәрен алыштырырга мөмкин. Шакмакны тәрбияче һәм шулай ук балалар да әйләндерә ала.Методик кулланма: “Туган илем”Үстерү бурычы: Россия һәм Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен үстерү.Тәрбияви бурыч: Туган илгә мәхәббәт, милләтара дуслык хисләре тәрбияләү. Белем бирү бурычы: балаларны Россиянең һәм Татарстаның гербы,флагы, гимны белән таныштыруны дәвам итү, иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, рәсемгә карап сөйләргә өйрәтү.Методик кулланма белән эшләү: Тылсымлы шакмак хәрәкәт ясый һәм анда Россиянең һәм Татарстанның гербы, флагы, тасвирланган рәсемнәр ачыла . Тәрбияче: балалар без нинди илдә яшибез? Без нинди Республикада яшибез? Балалар шакмакта нәрсә курәсез? Россия флагындагы төсләр нәрсәне аңлата? Татарстан флагы турында нәрсә әйтә аласыз?Тәрбияче гербларның нәрсә аңлатуын ачыклый. Балалар тулы җөмләләр төзеп җавап бирәләр. Методик кулланма: “Милли киемнәр һәм милли бизәкләр.Үстерү бурычы: Безнең илебез Россияның күп милләтле ил булуы, һәр милләтнең үзенә генә хас бизәкләре барлыгы турындагы белемнәрен киңәйтү.Тәрбияви бурыч: милләтара дуслык хисләре тәрбияләүБелем бирү бурычы: балаларның халык, милләт, милли бизәк, милли киемнәре турында белемнәрен системалаштырып сөйләргә өйрәнү.Методик кулланма белән эшләү: Балалар бер – берсен сәләмлиләр: “Дөньяда яшәү рәхәт! Дус булу күңелле! Дусларың булу бик шәп! Минем булу да бәхет!” Тәрбияче балаларга төркемнәрдә узара дуслыктан башланып,- төрле милләтләр,халыклар, илләр арасындагы дуслык дәрәҗәсе турында аңлата. Тылсымлы шакмак хәрәкәт ясый һәм милли бизәкләр тасвирланган рәсемнәр. Тәрбияче рәсемнәр буенча сораулар бирә. “Безнең илдә нинди милләт кешеләре яши? Безнең Татарстан Республикасында нинди милләт кешеләре яши? Һәр халыкның үз милли киеме, милли бизәге булуын аңлата. Киемнәрнең төсениһәм милли бизәкләрен атау. Бирелгән рәсемнәрдә кешеләрнең кайсы милләт киемендэ булуларын әйтү. Кайсы бизәк кайсы милли киемгә туры килүен күрү һәм күрсәтү.Методик кулланма: “Без яраткан бәйрәмнәр”Үстерү бурычы: Милли бәйрәмнәр белән кызыксынуларын үстерү, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү.Тәрбияви бурыч: милли бәйрәмнәргә хөрмәт тәрбияләү, үзара дуслык хисләре тәрбияләү. Белем бирү бурычы: балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, рәсемдә тасфирланган күренешне хикәя итеп сөйләргә өйрәтү.Методик кулланма белән эшләү: Тылсымлы шакмак хәрәкәт ясый һәм анда милли бәйрәмнәр ачылы. Балаларга милли бәйрәмнәр турында аңлатма бирелә. Тәрбияче һәрбер рәсем турында балалардан сорый. Касы бәйрәм елның кайсы фасылына туры килә? Бу бәйрәм нинди вакыйга белән бәйләнгән? Тасвирланган бәйрәм рәсемнәренә карап балалар җөмләләр төзиләр.Методик кулланма: “Милли ризыклар”Үстерү бурычы: Безнең илебез Россия купмилләтле ил булуы, һәр милләтнең үзенә генә хас ризыклары барлыгы турындагы белемнәрен киңәйтү.Тәрбияви бурыч: милләтара дуслык хисләре тәрбияләү.Белем бирү бурычы: балаларның милли ризык турындагы белемнәрен системалаштыру.Методик кулланма белән эшләү: Тылсымлы шакмак хәрәкәт ясый һәм анда рус һәм татар халкының милли ризыклары тасвирланган рәсемнәр күренә. Тәрбияче рәсемнәр буенча сораулар бирә. Татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез? Рус халкының нинди милли ризыклары бар? Рәсемдә нинди ризыклар тасвирланган? Рус һәм татар халыклары бик кунакчыл милләтләр. Кунаклар кабул итү турында юрамышлар, әйтемнәр, табышмаклар искә төшерелә.Методик кулланма: “Кыргый хайваннар”Үстерү бурычы:балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләмешле сөйләмен,сорауларга җавап бирү осталыкларын, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.Тәрбияви бурыч: балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Хайваннарны кызгану, алар турында кайгыртучанлык хисләре уяту.Белем бирү бурычы: балаларга кыргый хайваннар, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.Методик кулланма белән эшләү:Тәрбияче тылсымлы шакмакны әйләндерә, һәм анда балалары белән кыргый хайваннар күренә. Тәрбияче балалар белән бергә кыргый хайваннарның йорт хайваннарыннан нинди билгеләре белән аерылып торганнарын ачыклый. Балаларга сораулар бирелә:Исеме ничек?Нәрсә ашый? Койрыгы нинди? Кайда яши? Балалары ничек атала? Балалар җәнлекләрнең нәрсә белән тукланулары, өннәре нинди булулары, кайда кышлаулары, үз-үзләрен һөҗүмнәрдән саклау рәвешләре турында сөйлиләр.Методик кулланма: “Ел фасыллары”Үстерү бурычы: балаларның сөйләм телен, сорауларга җавап бирү осталыкларын, кабул итү сәләтен, игътибарын,хәтерен, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү.Тәрбияви бурыч: балаларга табигатҗкә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык,үз ара дуслык хисләре тәрбияләү.Белем бирү бурычы: балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен,табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм һәр ел фасылында башкарыла торган эш турындагы күзаллауларны тәртипкә салу.Методик кулланма белән эшләү: Өстәлдә тылсымлы шакмак тора. Тәрбияче шакмакны әйләндерә. Анда ел фасыллары төшкән рәсемнәр.Тәрбияче: балалар кайсы ел фасылы тасвирланган? Нинди билгеләргә таянып бу ел фасылы икәнен белдегез? Сез бу ел фасылы турында табышмак (мәкальләр, шигырьләр, әйтемнәр) беләсезме? Кыш, яз, җәй көз бер- берсеннән нинди билгеләре белән аерылып торалар? Балалар терә рәсемнәргә таянып хикәя төзиләр.Методик кулланма: “ Йорт хайваннары”Үстерү бурычы:балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләмешле сөйләмен,сорауларга җавап бирү осталыкларын, игътибарын,хәтерен, мөстәкыйльлек ёщм активлык күрсәтү теләге үстерү.Тәрбияви бурыч:балаларда йорт хайваннарына карата сакчыл караш, кайгыртучанлык, бер-берсен игътибар белән, бүлдермичә, сабыр гына тыңлый белү сыйфатлары, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.Белем бирү бурычы:рәсем буенча җөмләләр төзеп сөйләү, сүзләрне яраштырып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен тәртипкә салу.Методик кулланма белән эшләү:Тәрбияче тылсымлы шакмакны әйләндерә, һәм анда балалары белән йорт хайваннар күренә. Тәрбияче йорт хайваннарының урман җәнлекләреннән нәрсә белән аерылып торганнарын сорый. Тәрбияче сораулар бирә: Исеме ничек?Нәрсә ашый? Кайда яши? Балалары ничек атала? Аларның нәрсә белән тукланулары, кешегә нинди файда китерүләрен тасвирлыйлар. Һәрбер хайванының балаларын атыйлар. Балалар бер-бер артлы җөмләләр төзиләр. Йорт хайваннары турында табышмаклар әйтәләр.Методик кулланма: “Атна көннәре”Үстерү бурычы:балаларның сөйләм телен, сорауларга җавап бирү осталыкларын, игътибарын,хәтерен, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү.Тәрбияви бурыч:кыенлыкларны җиңгәндә үз дигәнеңдә нык торучанлыкны тәрбияләү.Белем бирү бурычы:Һәр көн атамасын тәртип саны һәм балалар эшчәнлегенең төгәл эчтәлеге белән бәйләп сөйләргә өйрәтү. Методик кулланма белән эшләү: балалар белән бергә “Атна Көннәре” шигырен искә төшерәбез: Дүшәмбе су коендым, сишәмбе дәрес ясадым, чәршәмбе озак итеп юындым, пәнҗишәмбе футбол уйнадым, җомга көнне сикердем,йөгердем, озак итеп биедем. Шимбә һәм якшәмбе, көннәр буе ял иттем. Тылсымлы шакмакны боруга анда атна көннәрдә балаларның нәрсә белән шөгелләнүләре тасвирланган рәсемнәр. Балаларга сораулар бирелә: эш көннәрен, ял көннәрен әйтү һәр атна көнендә балаларның нәрсә белән шөгелләнүе турында сөйләү. “Күршеләрен әйт” дигә сүзле уенны уйнау. Атна көннәренең кайсы артыннан кайсы килүе турында рәсемнәргә карап сөйләү.