Набиуллина Гульгена Фаритовна
Нуретдинова Гульзида Махсумовна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №47» НМР
г. Нижнекамск, Республика Татарстан
Максат: кешегә табигать нәрсә бирүе турында балаларның белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру
Бурычлар:
- табигать турында белемнәрне ныгыту
- фикерләүне, танып-белү активлыгын үстерү
- тере һәм тере булмаган табигатьтәге кайбер бәйләнешләрне ачуга шартлар тудыру
- кошлар, йорт һәм кыргый җәнлекләр турында күзаллауны ачыклау,
- балыкларны классификацияләү сәләтен ныгыту
- балаларда Туган як табигатенә соклану, аны саклаучы булу теләге уяту
- табигаттә , хайваннар тормышында , үсемлекләрдә була торган үзгәрешләргә кызыксыну үстерү.
- табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, җирне матурларга, “дәваларга” өйрәтү.
Уен җиһазлары: төрле биремнәрдәге карточкалар, кечкенә китапчыклар – тере, тере булмаган табигать, олылар кинәш итә, бүлмә гөлләре, агачлар, ел фасыллары, йорт һәм кыргый җәнлеләр, табигатьне саклыйк, экологик билгеләр,кошлар, агачлар,балыклар, буягычлар.
Уенда катнашучылар: 5-7 яшьлек балалар.
Оештыру: индивидуаль, төркемчә
Уен кагыйдәләре:
- Тема: “Кем шундый ук чәчәкне (гөлне) таба?”.
Максат: балаларны картинадагы сурәтне бүлмә гөлләреннән табарга күнектерү. Игътибарлылык, тәрбияләү, балаларның сөйләмен формалаштыру.
Дидактик материал: бүлмә гөлләре, аларга тиешле карточкалар.
Үткәрү методикасы: балаларга бүлмә гөлләре төшерелгән карточкалар карыйлар, алар шундый укны төркем бүлмәсеннән табарга, күрсәтергә һәм мөмкин булганча атарга тиеш.
- Темасы: “Кошлар”
Максаты: кошлар турында күзаллауны ачыклау.
Үткәрү методикасы: тәрбияче кошларны гына атый, ләкин ул ялгышса да, балалар төзәтергә тиеш.
Мәсәлән. Кошлар: күгәрченнәр, сыерчыклар, чебеннәр килде.
Балалар
Бу дөрес түгел? (чебен)
– Ә чебен-нәрсә? (бөҗәк)
- Тема “Агачлар”
Максат: Балаларда табигатькә, агачларга сакчыл караш булдыру.
Төрле агачлар белән таныштыру, аермаларын санап чыгу, чагыштыру, ни өчен кирәклеген аңлату.
4.Тема ” Җәнлекләр, кошлар, балыклар”
Максаты: хайваннарны, кошларны, балыкларны классификацияләү сәләтен ныгыту.
Үткәрү методикасы:тәрбияче балага “кош”сүзен әйтә. Бала, мәсәлән, «Чыпчык» төшенчәсен сайларга һәм аны рәсемдә табып курсәтергә һәм сөйләргә тиеш. Киләсе бала кош дип әйтергә тиеш, әмма кабатланмаска тиеш.
Шулай ук «җәнлекләр» һәм «балык»сүзләре белән уен да үткәрелә.
5.Тере һәм тере булмаган табигать
Максат. Балаларның тере һәм тере булмаган табигать турындагы белемнәрен ныгыту, аларның үзара тыгыз бәйләнештә булуын аңлату.
Үткәрү методикасы: Әнгәмә: Табигать нинди төрләргә бүленә? Тере табигатькә нәрсәләр керә? (агачлар, үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар, балыклар). Ә тере булмаган табигать дип нәрсәләрне атыйбыз?( кояш, ай, йолдызлар, ком , ташлар, елга, күлләр,болытлар, яңгыр, кар, боз, таулар, җил.) Тере табигать тере булмаганнан нәрсә белән аерыла?(тере табигать сулый, туклана, үрчи, нәсел калдыра, үсә, картая, авырый, үлә.)
6. “Олылар кинәш итә”
– Баларга табигать нәрсә ул дигән төшенчә бирү: елгалар, күлләр, саф һава, таулар, кояш, кошлар и һ.б.
– Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре: чәчәкләрне өзмә, агачларны сындырма, урманга чүпләр ташлама һ.б.
– Ни өчен алар юкка чыга: аучылык, бөҗәкләр тоту, һавану пычрату һ.б.
– Мәкальләр белән таныштыру.
– Ни өчен кирәк безгә хайваннар?
6. “Табигатьне саклыйк” – табигать кагыйдәләре белән таныштыру.
– “Табигатьне саклау” – бу ни дигән сүз
– Шигырьләр, мәкальләр белән таныштыру
7. Экологик билгеләр белән таныштыру, карточкалар карау.