Тямаева Роза Рафкатовна
учитель родного татарского языка
МАОУ «СОШ №2»
г. Нурлат, Республика Татарстан
Бурычлар:
Белем бирүдә: сыйфат сүз төркеме турында алдагы алган белемнәрне тирәнәйтү.
Үстерелешле: бирелгән тема буенча үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү,
төркемнәрдә эшләү аша дустанә мөнәсәбәт формалаштыру, иптәшләрне тыңлый белү, ярдәмләшү, игътибарлылык сыйфатлар булдыру.
Тәрбияви:борынгы әби-бабайларыбызның киенү әйберләрен таный белү һәм татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәсе:төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия,белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Шәхси нәтиҗә:иптәшләреңнең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашау, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу; үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар һәм белемгә омтылыш тәрбияләү.
Предметара нәтиҗә: татар телен рәсем дәресе белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үткәне,үсеше турында кузаллау булдыру.
Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә, фронталь.
Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.
Дәрес методы: өлешчә эзләнүле.
Җиһазлау: карточкалар, компьютер презентациясе, төсле фломастерлар, тасмага яздырылган курай тавышы, кәгазьләр(А4), малай һәм кыз, милли кием рәсемнәре.
Предметара бәйләнеш: татар теле, рәсем, музыка
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
1. а) Уңай психологик халәт тудыру.
Татар теле укытучысы:Исәнмесез, укучылар! Барыгызга да хәерле көннәр телим. Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп, хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлап җибәрик.
Бүген без сезнең белән төркемнәрдә эшләрбез.
Ә хәзер мин сезне слайдта язылган шигырь юлларына игътибар итүегезне сорыйм.
(Слайдта сандык рәсеме һәм шигырь)
Әбиемнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Матур күлмәк, чигүле калфак
Бар аның сандыгында.
– Нинди соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез әле?
Көтелгән җавап: матур, чигүле.
– Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?
Көтелгән җавап: сыйфат
ә) Белемнәрне тигезләү.
Татар теле укытучысы:Сыйфат сүз төркеменә караган кагыйдәләрне искә төшереп китик әле. 1 нче төркем башлый. Һәрбер кеше берәр кагыйдәне әйтә. 1 нче номерлы кеше башлый. Кагыйдәләр кабатланмасын.
(Сыйфат сүз төркеменең моделе искә төшерелә. Укучылар телдән әйтә. Аннары гына слайдлар күрсәтелә)
Сыйфат
предметның билгесен белдерә
нинди? кайсы?
исемне ачыклый
төрле билгеләрне белдерә
төс тәм форма, күләм физик сыйфат кеше һәм хайван холкын вакытка, урынга мөнәсәбәт
асыл нисби
дүрт дәрәҗәсе бар
гади чагыштыру артыклык кимлек
кызыл кызылрак кып-кызыл кызгылт
ясалышы
тамыр ясалма кушма парлы тезмә
матур бәхетле искиткеч сап-сары куе яшел
җөмләдә
исемләшсә исемләшмәсә
аергыч хәбәр
сыйфатланмыш төшеп кала
килеш , тартым, сан белән төрләнә
җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала
– Рәхмәт! Димәк без бүген нинди тема өстендә эшлибез?
Көтелгән җавап: Сыйфат сүз төркеме өстендә.
Татар теле укытучысы:Шулай булгач, дәресебезнең темасы нинди була?Нинди эш төрләре башкарырбыз.
Көтелгән җавап: Кабатларбыз, күнегүләр эшләрбез.
Слайд. Тема: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.
Максат: Сыйфат темасына караган күнегүләр эшләү.
2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.
Рәсем укытучысы: Өстәлләрегездә карточкалар ята. Текстны укып чыгыйк әле( слайд) 2 нче төркем башлый. 1 нче номерлы кеше.
Татарлар элек-электән матур киенгән. Алар чигүле калфаклары, матур түбәтәйләре, бизәкле читекләре, кыска җиңле камзуллары белән дан тоткан. Киемнәрендә яшел, ак, кызыл төсләрне яратып кулланганнар. Милли киемнең гадиләштерелгән төре хәзер дә кулланыла.
– Текстта сүз нәрсә турында бара?
Көтелгән җавап: Татар халкының киемнәре турында. (2 слайд – татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре)
Рәсем укытучысы: Татар халкының киемнәре турында нәрсәләр беләсез?
Укучыларны тыңлау.
– Кызганычка каршы, күпме төбәкнең үзенчәлекләрен үз эченә алган борынгы киемнәр халыкның хәтереннән чыккан. Онытылып беткән гореф-гадәтләрне кайтарасы иде. Халкыбызның күңел бизәкләрен югалтмыйча саклыйсы, тагын да баетасы иде.
Татар теле укытучысы:Сезнең алдыгызда кәгазьләрдә малай һәм кыз рәсемнәре ята. Сезгә өч бирем буенча эшләргә һәм һәр биремне эшләгәч, рәсемнәргә башта калфак һәм түбәтәй, аннары камзул һәм өченче эш итеп, читекләрне ябыштырып барырга туры киләчәк.
Һәрбер эшегезгә бәя куеп барырсыз.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Татар теле укытучысы:1 нче эш. Ә хәзер һәрберегез тексттан сыйфат сүз төркемен язып алыгыз. Аннары карточкаларга язылган сыйфатларны 4 дәрәҗәгә куеп язырсыз. 2 вариант бирелгән. Башта а варианты, аннары б варианты эшли. Алмаш-тилмәш.
А | Б |
Матур – матуррак, иң матур Яшел – яшелрәк, ямь – яшел, яшькелт | Җитез- җитезрәк, Кызыл – кызылрак, кып-кызыл, кызгылт |
(Слайдтан тикшерү.)
Эшне дөрес эшләсәгез, кызга – калфак, малайга – түбәтәй ябыштырып куегыз.
Без сезнең белән беренче эшне башкардык. (Тактада билгеләү)
Ял итеп алу.
Рәсем укытучысы:2 нче эш. Икенче эшебез, ике шарны тутыру.
1 нче төркем, бары тик хатын-кызларның милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә хас сыйфатлардан сүзтезмәләр киңәшләшеп язасыз һәм түгәрәкләргә яза барасыз. Аннары тактага элә барырбыз. Бары тик бер генә сүзтезмә язырга кирәк.
2 нче төркем, бары тик ир-атларга гына хас сыйфатлардан сүзтезмә яза.
Мәсәлән, балитәкле күлмәк, көмеш беләзек, бәрхет камзул, чигүле читек
(Эш барганда әкрен генә курай тавышы яңгырый)
Татар теле укытучысы: 3 нче эш. Бизәкле сүзенә морфологик анализ ясарга.
Уйла – яз – командада фикерләш! Уйларга һәм язырга 2 минут вакыт бирелә.
(Слайдта морфологик анализ үрнәге бирелә)
Бизәкле(читекләре)- сыйфат, нисби сыйфат, ясалма сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатланмыш – читекләре сүзе, җөмләдә аергыч.
Эшне дөрес башкарган булсагыз, курчакларның читекләрен ябыштырыгыз.
Ә хәзер башкарган эшләрегезне күрсәтегез.
Тактада соңгы эш ачыла. Ничек уйлыйсыз, без дәрестә куйган максатларга ирештекме?
III. Рефлексия, бәяләү.
Татар теле укытучысы:1. Бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? Нәрсәләр белә идек? Нәрсәләр белдек?
Дәрес башында нинди максат куйган идек? Нәрсәләр эшләдек? Санап чыгыгыз.
2. Бер берегезгә билге куегыз һәм нинди дә булса билгегә туры килгән почмакка басыгыз.
Бик яхшы Яхшы Уртача Бәяләргә авырсынам
3. Өй эше.1. Татар халкының милли киемнәре турында хикәя язырга.
2 . Бизәнү әйберләре өсти аласыз. 3 .Ребус, кроссворд төзеп килергә.
Кушымта
Төркемнәрдә эшләү өчен эш төрләре
Татарлар элек-электән матур киенгән. Алар чигүле калфаклары, матур түбәтәйләре, бизәкле читекләре, кыска җиңле камзуллары белән дан тоткан. Киемнәрендә яшел, ак, кызыл төсләрне яратып кулланганнар. Милли киемнең гадиләштерелгән төре хәзер дә кулланыла.
1. Шушы сыйфатларны 4 дәрәҗәгә куеп язырга.
А | Б |
Матур –
Яшел – | Җитез – Кызыл – |
2. Шарлар кырыена милли киемнәргә хас сыйфатларны сүзтезмәләр белән язырга.
3. Бизәкле сүзенә морфологик анализ ясарга.