Галимуллина Светлана Василовна,
Чернова Елена Фёдоровна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №58 «Тополёк» СП
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
ТЕМА:”УРМАНГА БУЛЫШЫЙК!”
Галимуллина Светлана Василовна , Чернова Елена Фёдоровна
Яшь үзенчәлекләре: 6-7 яшьлекләр
Төп белем бирү өлкәләре :Танып белү.сөйләм үсеше
Интеграция өлкәләре: Сөйләм үсеше, танып белү үсеше, коммуникатив- социаль үсеш, сәнгати,эстетик үсеш , физик үсеш
Максаты: Балаларга урманны яклау,саклау күнекмәләре бирү
Тәрбия бурычлары :Табигатьтәге матурлыкны күрә белергә, аны сакларга омтылыш уяту. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү
Үстерү бурычлары :Балаларның урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллауларын үстерү. Логик фикерләүне, сүз байлыгын үстерү.
Белем бирү бурычлары :Балаларның урман турында белемнәрен барлау,анда төрле агачлар, үсемлекләр үсә,җәнлекләр,кошлар яши. Урманда йөрү кагыйдәләрен ныгыту.
Көтелгән нәтиҗәләр :Балаларда урман турында кызыксынучанлык,күбрәк белү теләге булдыру.
Ысуллар һәм алымнар :Уен,аралашу, сүзле күрсәтмә,эзләнү-тикшерү, ТРИЗ, көтелмәгән вакыйга .сораулар, күрсәтмә, искәрмә, матур әдәбият,хуплау
Иҗади якын килү :Алия, Әминә, Әмирләргә җөмлә төзү күнекмәләре бирү. Рәсемнәре буенча гөмбәләрне тану, исемнәрен дөрес әйтүдә Булат, Амирхан, Алисалар белән.
Сүзлек өстендә эш :Катнаш, ылыслы, агулы, моңсу.
Күрсәтмә чаралар : 2 рәсем (ватманда) Алан-моңсу, Алан-матур, гөмбә, агач рәсемнәре.
Алдан эшләнгән эшләр :Урман турында уку, әңгәмә,табышмак,шигырь, мәкальләр өйрәнү, яфраклар кисеп кую, уеннар өйрәнү.
Эшчәнлек барышы:
Табышмак әйтү:Кызарып җиләк пешә
Чикләвекләр өлгерә
Санап та бетереп булмый
Нәрсә соң ул кем белә?
Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? Дөрес, урман турында.Балалар, мин сезне урманга сәяхәткә чакырам. Анда барыр алдыннан, әйдәгез сөйләшеп алыйк.
Балалар,сез ничек уйлыйсыз нәрсә ул урман? Урманның нинди төрләрен беләсез? Ылыслы урманда нинди агачлар үсә? Нинди яфраклы агачлар беләсез?Ә безнең урманнарда нинди җәнлекләр яши? Урманда яшәүче нинди кошлар беләсез? Анда барганчы әйдәгез үзебезне урманда дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик. Туп белән уен” Урман кагыйдәсен әйт”
Урманда шауларга,кычкырырга ярамый.
Агачларны сындырырга, өзәргә ярамый
Кош ояларын туздырырга ярамый
Чәчәкләрне өзмшгез
Урманда учак ягырга ярамый
Җәнлекләрне өйгә алып кайтырга ярамый
Бик дөрес әйттегез балалар. Урманга барабызмы? Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да,эчтән 10 га кадәр санагыз.Күзләрне ачабыз. Менә без урман аланына килеп җиттек. (Рәсем эленә-моңсу алан) Сезгә монда ошыймы? Ни өчен? Сез бу аланда нәрсәләр күрәсез?(2-3 бала сөйли) Балалар сез бу аланны нинди дияр идегез?( Моңсу,күңелсез,пычрак, ямьсез) Бик дөрес әйттегез балалар, мин дә бу аланны моңсу дияр идем. Алан нинди? (2-3 баладан сорыйм) Әнә куянкай да агачка поскан,куркып утыра, койрыклары калтырый. Ничек куянның койрыгы калтырый? (Телне чыгарып уңга-сулга хәрәкәтләр эшләү) Ни өчен моңсу аланыбыз, нәрсә булды икән? (Тиен –уенчык керә, аудиязма)
Урман – без яши торган йортыбыз. Күрше аланлыкка чыккан идек, мавыгып киткәнбез, караңгы төшкән. Өйләребезне һич таба алмыйбыз. Әллә нәрсә булган аланыбызга. Менә бу биремнәрне үтәсәк кенә, алан элекке хәленә кайта. Зинһар булышыгыз әле
Балалар булышабызмы? (Карта – схема эленә, түгәрәкләрнең уң ягында саннар, сул ягында – биремнәр язылган, алар бер-берсе белән саннар тәртибендә тоташканнар) Балалар, әйдәгез әкрен генә утырыйк Дөрес итеп утырдык, биремне үтәүгә күчәбез.
1 бирем Д/уен “Яхшы-начар” (Урман-яхшы-анда саф һава, җиләк, гөмбәләр үсә, агачтан йорт төзиләр, утын әзерлиләр, хайван, кошларның оялары шунда Һ.б )
Булдырдыгыз балалар,урманның яхшы якларын сөйләдегез. Хәзер инде куркыныч якларын да әйтегез.
(Урман-начар-адашып була,караңгы,ерткыч җәнлекләр бар,бөҗәкләр)
2 бирем Бирелгән сүзләр белән хикәя төзе”- уены.( Балалар, урман, кош ,оя, йомырка , шатлана, рәхмәт, әйтә)
3 бирем Кыргый җәнлекләр турында табышмаклар әйтү
(Аю турында табышмактан соң)
Балалар,әйдәгез ял итеп алыйк.
Аю бара урманнан ( балалар бер-бер артлы баралар)
Утын җыя учакка (алга иеләләр, сикерәләр)
Усак артында куян (чүгәлиләр)
Курка икән аюдан (басалар)
Куян, куян курыкма,
Аю тими ул сиңа (кул чабалар).
4 бирем ”Рәсем буенча гөмбәне танып бел!” – (Агулы гөмбәләрне, ашарга яраучы гөмбәләрне рәсемнәрдән тану) Гөмбәнең исемен әйт. Бу нинди гөмбә?
5 бирем Д/Уен ”Яфрагы буенча тап” (Агачларга үз яфракларын табып беркетү-күмәк эш,малайлар имән агачы,кызлар-каен яфраклары беркетә. Малайлар бер өстәл янына,кызлар икенче өстәл янына утыралар)
Балалар, тагын аланыбызга ничек булыша алабыз? Менә без биремнәрне дә үтәдек, тиенкәйгә булыштык. Ца-ца-ца-тавыш ишетелә. Балалар,бу тиен безгә рәхмәт әйтә. Тиен ничек рәхмәт әйтә,әйдә бергәләп күрсәтик (Тел белән хәрәкәтләр) Балалар, безнең аланыбыз ямьләнеп , матураеп , җанланып китте, рәхмәт сезгә (Алан-матур рәсеме эленә). Ә хәзер басыгыз да,аланыбыз да йөреп алыгыз. Тыңлагыз әле, нинди тавышлар ишетәсез? (магнитофоннан кош тавышлары куям) Балалар игътибар белән тыңлагыз әле,кайдадыр бал корты выжылдый .Ничек бал корты выжылдый? (жжжжжж) Әйе,балалар,әти бал корты-жжжжжж-ди,әни бал корты-җҗҗҗҗҗ ди.Әйдәгез әле бал кортының җырын бергәләп кабатлыйк .Аланыбызда нәрсәләр күрәсез? (2-3 бала сөйли) Балалар, әйдәгез бу матур аланнан чәчәкләр өзик. (1 бала сөйли)
Әгәр син чәчәк өзсәң,
Әгәр мин чәчәк өзсәм
Матур чәчәкләр өзсәң
Бушап калыр бу алан
Бетәр бөтен матурык.
Бик дөрес әйттегез ,чәчәкләрне өзәргә ярамый,аларны сакларга кирәк. Әйдәгез, шушы матур аланда бер уйнап алыйк.
Уен ”Урманда” (Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясый).
Бергәләшеп җыйналышып,
Без барабыз урманга.
“Хәерле юл” теләп, безгә
Күктә кояш елмая.
Канатларын җилпи-җилпи,
Күбәләкләр очалар.
Ак каеннар төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек.
Агач башында уйнаган
Тиеннәрнекүзләдек.
Кызарган җиләкләрне
Салдык җыеп кәрзингә.
Урман озатып калды,
“Килегез!”- дип иртәгә.
Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Менә сез дә урманда йөрү кагыйдәләрен онытмассыз, әти-әниләрегезгә дә сөйләрсез дип ышанам. Урманны һәрвакыт сакларга кирәк,сез дә үскәч урманны яклаучылар булырсыз дип ышанам. Әйдәгез,урман турында берничә мәкаль дә әйтеп китик. (балалар әйтә)
Урманда йөргәндә аяк астыңа кара.
Урман мәктәп түгел, барысын да укыта.
Урман – байлык, матурлык, урманны сакла.