Шайхетдинова Лениза Сабитовна
учитель родного языка
МАОУ “Гимназия №5”
г.Альметьевск
Укытучы: Шәйхетдинова Лениза Сабит кызы
Сыйныф: 8 нче сыныф (татар төркеме)
Дәрес: татар теле
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү
Тема: Туры һәм кыек тәмамлыклар
Максат:
– туры һәм кыек тәмамлык турында гомуми төшенчә формалаштыру; аларны бер-берсеннән аера торган билгеләрне үзләштерергә ярдәм итү;
– алган белемнәрне файдаланып, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәсен камилләштерү;
-төркемнәрдә , парларда эшләү аша дустанә мөнәсәбәт , бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру;
Җиһазлау: проектор, карточкалар, мэнэдж мэт
Дәрес барышы:
- Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.
- а) уңай психологик халәт тудыру
– Исәнмесез, укучылар!
-Хәерле көн, саумысез!
Изге теләк һәркемгә:
Миңа, сиңа, сезгә дә!
-Рәхмәт, укучылар,шундый изге теләкләр белән дәресебезне башлыйк. Үзебезнең урыннарга урнашу өчен (парларга бүленү өчен) Клок бадис структурасын башкарыйк (шушы структура ярдәмендә укучылар “билгеләнгән сәгатьтәге” парларын табалар)
б) белемнәрне актуальләштерү (үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү, дәрестә төзелгән модельне күздән кичерү)
– Үткән дәреснең уку мәсьәләсе нинди иде? (Укучылар парларда фикер алышалар, уртак фикерне укытучыга җиткерәләр)
– Көтелгән җавап: Без үткән дәрестә тәмамлык турында, аның нинди сорауларга җавап бирүе, ничек белдерелүе турында сөйләштек.
– Модельне искә төшерик (укучылар парларда фикер алышалар, уртак фикерне укытучыга җиткерәләр , модельне я тактада, я телдән сурәтләп күрсәтәләр. Соңыннан ул слайдта чыгарыла)
Тәмамлык
Барлык кыек килеш сораулары һәм бәйлекләр белән килгән сорауларга җавап бирә
Исем яки исем мәгънәсендә килгән сүзләр белән белдерелә
Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклый.
(хәбәрне ачыклый)
– Үзбәя (укучылар үзбәя биргәндә күрсәткечне махсус таблицага язып баралар)
- Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тикшерү (Клок бадис структурасы ярдәмендә парлар алышына, укучылар бер-берсенең өй эшен тыңлыйлар, ярдәм кирәк булса, бер-берсенә ярдәм итәләр. Соңыннан укытучы берничә укучының җавабын тыңлый.)
а) Ярым иҗади : әдәби әсәрләрдән тәмамлык булган 6-7 җөмлә язып алыгыз, тәмамлыкларның астына сызыгыз, модель буенча аңлатыгыз (ягъни нинди сорауга (нинди килеш соравына) җавап бирә, ничек белдерелгән, нинди җөмлә кисәген (сүзне) ачыклап килә).
б) Иҗади: “Бүгенге көн ничек узды” темасына кечкенә хикәя языгыз һәм үз текстыгыздагы тәмамлыкларның астына сызыгыз.
в) Үзбәя.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Алга таба эшне дәвам итү өчен укучылар 4 әр кешелек төркемнәргә бүленә (моның өчен МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын кулланырга мөмкин ) һәм мэнэдж мэт таратыла.
а) Дәреслекнең 70 нче битендә бирелгән 110 нчы күнегүдәге (яисә слайдка чыгарылган) 2 баганага бүленгән җөмләләр дәфтәргә күчереп яздырыла.
б) Бирем: 1 төркем калын хәрефләр бирелгән сүзләргә сорау куя, 2 төркем аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен билгели, 3 төркем аларның нинди җөмлә кисәге икәнлеген билгеләп астына сыза. Укучылар төркемнәрдә бер-берсе белән фикер алышып эшлиләр, үзләренең биремнәре буенча нәтиҗә ясыйлар һәм башка төркем укучыларына җиткерәләр.
– Көтелгән җавап:
1 төркем – бу сүзләр кыек килеш сораулары һәм бәйлекләр белән килгән сорауларга җавап бирә.
2 төркем – бу сүзләр исем яки исем мәгънәсендә килгән сүзләр белән белдерелә.
3 төркем – бу сүзләрнең астына тәмамлык итеп сыздык.
– Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?
– Көтелгән җавап: калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр барысы да тәмамлыклар.
– Без хәзер әйткәннәрне белә идекме? (Әйе.) Ничек уйлыйсыз, барысы да тәмамлык булгач, аларны ни өчен аерып 2 баганага яздылар икән?
– Көтелгән җавап: бәлки алар төрле тәмамлыклардыр?
– Димәк, бүген безнең уку мәсьәләсе нинди?
– Көтелгән җавап: тәмамлыкларның төрләрен һәм аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торуларын ачыклау.
в) Үзбәя.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Алга таба эшне дәвам итү өчен Клок бадис структурасы кулланыла, эш парларда оештырыла.
- Дәреслекнең 70 нче битендә бирелгән 110 нчы күнегүдәге җөмләләр буенча эш дәвам ителә. Укучылар эш барышында түбәндәге таблицаны тутыралар (аерым карточка итеп бирелә):
Җөмләнең номеры |
1 баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
2 нче баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
– Беренче баганадагы җөмләләрдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр һәм нинди килештә киләләр?
Җөмләнең номеры |
1 баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
2 нче баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
1 |
Нәрсәләрен?(Нәрсәне?) Т.к. |
|
Һ.б. |
Кемне? Т.к. |
-Икенче баганадагы җөмләләрдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр һәм нинди килештә киләләр?
Җөмләнең номеры |
1 баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
2 нче баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
1 |
Нәрсәләрен?(Нәрсәне?) Т.к. |
Нәрсә белән? Б.к +белән |
Һ.б. |
Кемне? Т.к. |
Нәрсәгә? |
-Сүзләр тикшерелеп беткәч, нәтиҗә ясала.
– Көтелгән җавап: беренче баганада барлык сүзләр Т.к.соравына җавап бирә. Икенче баганадагы сүзләр Ч.к., Ю.к., У.в.килеш сораулары һәм Б.к.+ бәйлекләр белән килгән сорауларга җавап бирә.
-Дәреслектәге кагыйдәне укыгыз да , баганаларның башларына аларның исемнәрен язып куегыз.
– Көтелгән җавап: димәк, тәмамлыклар ике төрле – туры һәм кыек була
Туры тәмамлык |
Кыек тәмамлык |
|
Җөмләнең номеры |
1 баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
2 нче баганадагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең соравы һәм килеше |
1 |
Нәрсәләрен?(Нәрсәне?) Т.к. |
Нәрсә белән? Б.к +белән |
Һ.б. |
Кемне? Т.к. |
Нәрсәгә? Ю.к. |
- Үзбәя
- Дәреслектә бирелгән белешмәне өйрәнеп (парларда), белгәннәрне модельләштерәләр. Модель дәфтәргә ясала. (соңыннан үрнәк модель слайдка чыгарыла)
Тәмамлык
КЫЕК
ТУРЫ
Ю.к., Ч.к.,У.в.к. сорау -лары, Б.к.+бәйлек
Т.к.кушымчасы ала яки алу мөмкинлеге бар.
- Үзбәя.
- Модельне кулланып мөстәкыйль рәвештә күнегү эшләү. 113 нче күнегү, 73 бит (җәя эчендә бирелгән сүзләргә, тәмамлык булырдай итеп, тиешле кушымчалар ялгап языгыз; туры тәм-р өстенә т.т., кыек тәм-р өстенә к.т. билгеләрен куеп барыгыз.)
- Үзбәя.
IV. Рефлексия.
–Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?
-Ниләр башкардык?
-Нинди нәтиҗәгә килдек? (дәрестә төзелгән модельгә кире кайту)
V. Белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль .
Дәрескә гомуми бәя. Бәя кую уку мәсьәләсен кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә.
VI. Өй эше бирү.
- Мәҗбүри: 112 нче күнегү, 72 бит. ( Бирем:күчереп языгыз, тәмамлыкларның астына сызыгыз, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен өстенә языгыз. Нинди тәм-р күбрәк очрады:кыек тәм-мы,әллә туры тәм-мы?)
- Ярым иҗади: бирелгән сүзләргә кушымчалар өстәп, җөмлә килеп чыгардай итеп дөрес тәртипкә куегыз һәм тәмамлыкларның төрен күрсәтеп, асларына сызыгыз.
- Иҗади: “Тәмамлык” темасына , мисаллар да кертеп, кластер төзергә.