Киямова Айсылу Ришатовна,
Мухамадиева Гульнар Кавсаровна
воспитатели
МАДОУ №108 «Счастливое детство»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Балаларны Идел буе халыклар мәдәнияты белән таныштыруда
интерактив такта куллану
Дөньяда яшәгән һәр кеше үз халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен белергә, аларга нигезләнеп алга таба үсәргә тиеш дип санала. Ләкин бүгенге көн кешесенә үз халкы кысаларына гына бикләнеп яшәү бик аз. Әле бит башка халыклар бар. Алар белгәнне дә беләсе килә: аларның казанышларын кулланасы, җырларын җырлыйсы, биюләрен биисе, уеннарын уйныйсы һ.б.лар. Башка милләт вәкилләре белән аралашу җиңел булсын өчен бүгенге заман кешесенә кимендә 3-4 тел белү кирәк.
Бала үз халкының мәдәни байлыгын башка халыклар мирасы белән чагыштырып өйрәнә. Димәк бала милли тәрбия генә түгел, күп мәдәниятле тәрбия алырга тиеш. Бу тәрбиянең нигезен нәкъ менә балалар бакчасында бирә башлау зарур: бала әле кәгазь бите кебек чиста, саф, аның аңы әле юк-барга ышануларны, тыюларны белми. Моның өчен җирлек тә әйбәт: шәһәребезнең барлык бакчалары күп милләтле.
Без милли төрлелеккә бик зур байлык итеп карыйбыз. Системалы рәвештә балаларны Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштырып киләбез. Бу юнәлештә эш алып барган вакытта да төп тәрбия чарасы итеп уеннар кулланабыз.
Уен ул – гасырлар буена үскән, камилләшкән тәрбия чарасы. Уенарны дөрес файдалану төрле халыкларның тарихын һәм гореф-гадәтләрен яхшырак белүгә, балаларның милли үзаңы формалашуга ярдәм итә.
Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге бар һәм без аны үз эшебездә еш кулланырга тырышабыз. Бүгенгәчә бала өчен мәгълүмат чыганагы булып китап, рәсемнәр, тәрбияче сүзе торса да, аларны тагын да кызыксындырырга уйласак яңача технологияләр ярдәмгә килә. Шуңа да балаларны кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле алымнар уйлап табарга һәм аларны укыту-тәрбия процессында кулланырга тырышабыз.
Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер балаларда ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек балаларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.
Туганда ук инде баланы өйдә, балалар бакчасында электрон дөнья әйләндереп алган. Безгә дә элеккеге традицион методларны яңа алымнарга алыштыру бурычы куела. Хәзерге үсеш процессында бер урында таптанып тору мөмкин түгел. Без, тәрбиячеләр, үзгәрешләр белән бергә барып, балаларга яңа технологияләр иленә юл күрсәтергә тиешбез.
Хәзерге бакчаларда иң киң кулланыш алганы ул интерактив такталар.
Интерактив такта балаларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр балага җиңел, аңлаешлы, кызыклы итеп җиткерергә ярдәм итә. Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм тел өйрәтү ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат – кабат кулланырга мөмкинлек бирә.
Бүген сезнең игътибарга интерактив тактада, балаларны Идел буе халыклар мәдәнияты белән таныштыру өчен ясалган уенның берсен тәгъдим итеп үтәсебез килә.