Яруллина Алсу Рафиковна
старший воспитатель
МБДОУ «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района РТ, Высокогорский район с. Ямашурма
Максат: тәҗрибәләр үткәрү процессында танып-белү эшчәнлеген үстерү. Тикшеренү күнекмәләрен үстерү; кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, кул моторикасы, күзаллау, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү
Бурычлар: 1. Предметны тикшерергә һәм предмет белән экспериментлар ясарга өйрәтү, характерлы билгеләре буенча предметны төркемнән аерырга өйрәтү;
– фикер йөртә белү сәләтен үстерү, гипотезалар чыгара белү, нәтиҗәләр ясый белүне өйрәтү;
– кызыксынучанлык, танып белү эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияләү;
– балаларда электр турында элементар күзаллаулар формалаштыру;
– су һәм комның үзлекләре турында элек алган белемнәрен камилләштерү;
– сүз байлыгын активлаштыру;
2. Фикерләүне, зирәклекне үстерү өчен шартлар тудыру;
3. Мөстәкыйльлек тәрбияләү, куелган бурычны аңлый белү һәм аны мөстәкыйль үтәүне камилләштерү; авыр хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтергә омтылу теләге тәрбияләү.
Шөгель барышы
Балалар һәм тәрбияче түгәрәккә басалар һәм исәнләшәләр
Тәрбияче. Балалар, бүген, мин эшкә барганда юлда сәер предмет таптым (ялтыравыклы таяк күрсәтә). Сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә? (балаларның җаваплары). Сез аны Тылсымлы таяк дип уйлыйсызмы? Тылсымлы таяк каян килде икән безгә? Бәлки Тылсымлы илдә берәр начар хәл булгандыр? Балалар, ә без моны ничек белә алабыз? Илдә барган соңгы яңалыкларны без каян белербез? (балаларның җаваплары). Дөрес, Яңалыклар чыгарылышыннан. Әйдәгез телевизорны кабызыйк.
Экранда әкият персонажы булып киенгән яңалыклар алып баручы Тылсымлы илдә коточкыч давыл булган, ул барысын да астын- өскә әйләндергән, дип хәбәр итә. Иң аянычы шул: ул тылсымлы таякны алып киткән, ә аннан башка Патшабикә тәртип урнаштыра алмый.
Тәрбияче. Балалар, нишләргә соң безгә? Ашыгыч рәвештә Тылсымлы илгә барып, Патшабикәгә ярдәм итәргә кирәк. Һәм без һичшиксез үзебез белән тикшеренүченең (исследователь) серле-чемоданын алачакбыз, чөнки Тылсымлы илдә безне бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр көтә бит! Мин сезгә анда шарда очарга тәкъдим итәм.
Тәрбияче белән балалар гелий кабарткан шарны тоталар да, тылсымлы сүзләр әйтеп, Тылсымлы илгә эләгәләр. Экранда тылсымлы илнең декорацияләре күренә. Балалар зал буйлап баралар һәм ак төнбоеклар (ак кәгазьдән эшләнгән) күрәләр.
Тәрбияче: карагыз әле, бу нәрсә?
Балалар: чәчәкләр, төнбоеклар
Тәрбияче: төнбоеклар кайда үсә?
Балалар: суда
Тәрбияче: ләкин хәзер алар җирдә, давыл аларны судан ярга чыгарып ташлагандыр. Әйдәгез аларга ярдәм итик.
Һәр бала чәчәк ала һәм аны сулы савытка-«күл»гә сала. Суга кергәч, төнбоеклар тарала башлый.
Тәрбияче: балалар, карагыз әле, безнең чәчәкләргә нәрсә булды?
Балалар: алар ачылдылар
Тәрбияче: сез ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай килеп чыкты?
Балалар: чөнки төнбоеклар кәгазьдән эшләнгән, аларның җепселләре су белән чылана һәм авырая.
Тәрбияче: әйдәгез карыйк, шулаймы икән?
Тәрбияче: кәгазь җепселләрен карау өчен, безгә серле чемоданнан нәрсә кирәк булыр?
Балалар: лупалар!
Балалар судан чәчәкләрне алалар һәм чемоданнан лупалар алып аларны тикшерәләр.
Тәрбияче.: кәгазь чылангач, кәгазь җепселләре калыная яки юкара?
Балалар: калыная.
Тәрбияче: безнең юеш төнбоекларның хәзер җепселләре нинди?
Балалар: калын.
Тәрбияче: дөрес, шуңа күрә безнең төнбоеклар аларның авырлыгы астында суда үзләренең таҗ яфракларын ачтылар.
Балалар чәчәкләрне суга салалар һәм лупаларны кире чемоданга урнаштыралар.
Тәрбияче: ә безгә юлны дәвам итергә кирәк
Тәрбияче һәм балалар таулар ясалган декорацияләр янына киләләр.
Тәрбияче: балалар бу тауларда гномнар асылташлар чыгара. Мин сезгә эчкә узарга тәкъдим итәм, нәрсәләр бар икән анда, карыйк әле.
Декорация җәелә. Балалар матур ташлар һәм ком яткан декоратив комлык янына киләләр. Янәшәдә көрәкләр һәм чиләк ята.
Тәрбияче: монда да давыл бәла-каза китергән! Барлык асылташлар ком белән күмелгән. Ташларны комнан ничек аерырга соң? (балаларның тәкдимнәре) Балалар башта куллар яки көрәкләре белән комнан ташларны җыярга тәкъдим итә алалар). Балалар безнең серле-чемоданда ташларны комнан тиз генә аеру өчен бер ысул бар.
Балалар серле-чемоданнан ком иләү өчен иләк табалар һәм ташларны комнан аерып, чиләккә җыялар.
Тәрбияче: афәрин! Монда да без тәртип урнаштырдык һәм Тылсымлы илдә яшәүчеләргә ярдәм иттек. Ә Патшабикә узе кайда соң? Мин сезгә аны эзләргә барырга тәкъдим итәм.
Физкультминутка үткәрелә.
Син барасың, мин барам, (атлыйлар)
Син чабасың, мин чабам, (йогерәләр)
Син йөзәсең, мин йөзәм, (йөзәләр)
Син эчәсең, мин эчәм, (эчәләр)
Син ашыйсың, мин ашыйм, (ашыйлар)
Син уйныйсың, мин уйныйм, (уйныйлар)
Син җырлыйсың, мин җырлыйм. (җырлыйлар)
Син биисең, мин биим. (бииләр)
Без бергә тату дуслар. (кул чабалар)
Аермаслар дошманнар. (кул чабалар)
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән барган арада кич җитте һәм бик тиз караңгы төште. Ләкин ни өчен соң Тылсымлы илдә урам яктырткычлар (фонарьләр) янмый?
Күрәсең, давыл электр чыбыклары урнашкан манараны аударган
Тәрбияче: балалар без ничек ярдәм итә алабыз?
Балалар: яңа манара төзи алабыз
Тәрбияче: әйе, әлбәттә. Без аларга манара төзербез. Мин сезгә манараны нинди материаллардан төзиячәгебезне уйларга тәкъдим итәм. Сез ничек уйлыйсыз, манараны нәрсәдән төзиләр?
Балаларның җаваплары (таш, агач һ.б.)
Безгә балалар суда батмый торган материал кирәк. Мин сезгә эксперимент үткәрергә тәкъдим итәм.
Балалар материалның йөзүчәнлеген билгеләү өчен таш һәм агач кубик белән «Йөзә-калка» экспериментын үткәрәләр. (Сулы савытка агач кубик белән ташны төшерәләр, таш бата, ә агач кубик суда йөзеп кала). Барысы бергә нәтиҗә ясыйлар: таш бата, ә агач юк.
Акыллы уеннар сериясеннән “Манара” уенын кулланып балалар манара төзиләр.
Тәрбияче: балалар утлар янды, һәм без сигнал бирүче манара янына килеп җиттек! Тылсымлы шарлар безгә Патшабикәне чакырырга ярдәм итәчәк!
Балалар шарлар кигән (1,5 л шешәдән )торган манара янына киләләр.
Тәрбияче: карагыз, безнең шарлар шиңгән. Давыл монда да тырышкандыр. Әйдәгез аларны күтәреп карыйк.
Балалар шарларын күтәрәләр һәм алар үзләре кабара башлыйлар (шешәләрдә серкә, ә шарларда сода).
Тәрбияче: безнең шарлар үзеннән-үзе кабардылар! Тылсыммы?
Балалар. Әйе!
Тәрбияче. Ләкин мондый тылсым гади генә түгел, ә фәнни һәм без аны үзебезнең лабораториядә бакчага кайткач эшләп карый алабыз.
Экранда Патшабикә күренә һәм тылсымлы илдә яшәүчеләргә ярдәм иткәннәре өчен балаларга рәхмәт әйтә. Балалар һәм тәрбияче Феягә Тылсымлы таяк бирәләр, ә ул тылсымлы илне коткарган өчен балаларга медальләр бүләк итә.
Тәрбияче: булдырдыгыз балалар! Сезнең ярдәм белән без Тылсым иленә ярдәм иттек. Ләкин безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, тылсымлы шарыбызга тотыныйк та өйгә очыйк (балалар шарны алалар тылсымлы сүзләр әйтәләр).
Тәрбияче. менә без тагын бакчада. Сөйләгез әле, безнең сәяхәттә сезгә барыннан да бигрәк нәрсә ошады?
(Балалар тәэсирләре белән уртаклаша)
Тәрбияче. Әйдәгез яңалыкларны кабызып карыйк, Тылсымлы илдәге хәлләр ничек икән?
Экранда алып баручы тылсымлы илдә мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре ярдәмендә яңадан тәртип торгызылды, Тылсымлы илдә яшәүчеләр рәхмәт йөзеннән бүләккә тәмле конфетлар сандыгын җибәргәннәр һәм балаларны тагын кунакка көтеп калалар дип хәбәр итә.
Тәрбияче:(сандыкны күрсәтеп) менә конфет салынган сандык. Барыгызга да төркемгә барып чәй эчәргә тәкъдим итәм.