Сафиуллина Лилия Альбертовна
музыкальный руководитель
МБДОУ «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан», Высокогорский район село Ямашурма
“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
“Туган тел-халык җаны”
(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценариясе)
Әзерләде: югары квалификацион категорияле музыка җитәкчесе Сафиуллина Лилия Альберт кызы
Максат: балаларда ана теленә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү;
Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру; татар телендә җырлар,әкиятләр, шигырьләр, уеннар аша балаларда ана телен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү теләге тудыру.
Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле балалар. Без бүген “Туган тел-халык җаны” дигән бәйрәмгә җыелдык. Дөньяда 21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак үткәрелә. Телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, тел – сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, бабаларыбызның үткәне.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу – Ватан сату белән бер.
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам бел!
( Ишек шакыйлар. Залга Дәү әни керә)
Дәү әни: Исәнмесез балалар, минем нәниләрем, минем матурларым, күз нурларым. Кара әле син аларны чын күбәләкләр инде. Зурлар төркеме балалары кунакка чакырып хат язганнар, менә килдем әле. Бүген сез зур бәйрәм , карыйк әле.
Алып баручы: Рәхим ит, Дәү әни. Түрдән уз.
Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый.
1 нче бала: Нинди таныш моӊлы көй бу?
Тукай җыры − «Туган тел».
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – «Туган тел»
2нче бала: «Туган тел» – иӊ әйбәт шигырь.
«Туган тел» – иӊ әйбәт китап.
«Туган тел» – иӊ әйбәт җыр.
Туган тел-иӊ әйбәт тел.
Туган тел әйбәт булганга.
Шигыре дә, китабы да,
Җыры да иӊ әйбәттер! («Туган тел», Р.Миӊнуллин)
3 нче бала: Туган телем!
Иӊ кадерле булып
Күӊелемдә урын алгансыӊ.
Бала чактан минем йөрәгемә
Изге сүзләреӊне салгансыӊ.
4 нче бала: Туган телем!
Синдәй изге сүзне
Кабатлыйм мин күӊелем булганчы
Чәчәк итеп кадап чыгар идем
Җир өсләре ямьгә тулганчы.
5 нче бала: Туган телем, илем кебек,
Кадерле дә, якын да.
Ата-бабам, әнкәм-әбкәм
Рухы яши җанымда.
6 нч бала: Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым.
7 не бала: Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнеӊ дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнеӊ туган тел көне.
8 нче бала: Күч безнеӊ күӊелгә
Җыр яме, җыр яме!
Рәхим ит, түрдән уз,
Туган тел бәйрәме.
9 нчы бала: Татар теле.
Татар теле минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
10 нчы бала: Яхшы бел.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
11 нче бала: Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң
Сине сөя торган тел.
12 нче бала: Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма –
Туган телне онытма!
13 нче бала: Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул минем туган телем.
14 нче бала: Туган телем.
Бик борынгыдан бабалар аша
Миңа да килеп җиттең
Бирдең аң, бирдең белем
Хәзер инде офыктагы маяк булып
Алга чакыр, татар теле,
Тукай теле, туган тел.
«Бәйрәм бүген» җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)
А.б: Дөньяда милләтләр күп. Һәр милләтнеӊ үз теле, моӊы бар. Шул телләр арасында татар теле дә күренекле урын алып тора. Халкыбызныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукай да:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, – дип үзенеӊ туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Туган телне халыкчан итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле дип атаган.
Күӊелемә тәүфыйк орлыкларын
Салган әнкәм туган телемдә.
Сабый чакта «әттә», «әннә»не дә
Әйткәнмен мин Тукай телендә.
Тукай балаларны бик яраткан һәм алар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Тукайныӊ балалар өчен язылган шигырьләрен бала чакта сезнеӊ әби-бабайлары- гыз да укыган, әти-әниләрегез дә яттан өйрәнгән.
Дәү әни: “Йолдыз” балалар бакчасында милли тәрбиягә, туган телне өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Яле мин дә үзегезне тикшереп карыйм әле. Габдулла Тукайның әкиятләрен ничек әйбәт беләсез икән?
«Әкиятләр дөньясында»
Сораулар:
– «Шүрәле» әкиятендәге егет кайсы авылда яши:
а) Кырлай б) Олыяз в) Балыклы
– «Шүрәле» әкиятендәге йорт кошларыныӊ кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә:
а) каз б) үрдәк в) тавыклар
– Су анасыныӊ тарагы нинди металлдан:
а) көмеш б) бакыр в) алтын
– Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар:
а) алтын б) акча в) бүре башы
– Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтә:
а) 12 б) 5 в) 10
– Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты:
а) казлардан б) этләрдән в) кешеләрдән
– «Шүрәле» әкиятендәге егетнеӊ исеме ничек:
а) Былтыр б) Быел в) Киләсе ел
– Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр:
а) аш б) ботка в) бәлеш
Дәү әни: Һай рәхмәт төшкерләре, барысын да беләләр бу балалар. Монда безгә бик күп хатлар килгән. Әйдә берсен укып карыйк әле.
(Дәү әни хатны ачып укый)
“ Исәнме Дәү әни. Сезгә Йолдыз балалар бакчасы зурлар төркеме балалары хат яза. Без бакчада бик күп һөнәрләргә өйрәндек, бик күп татар халык уеннарын, уенлы биюләрен беләбез. Дәү әни менә сез кечкенә вакытыгызда нинди уеннар уйный идегез?
Дәү әни: Кечкенә чагыбызда без бик күп төрле уеннар уйный идек. Аларның күбесе онытылып бара. Әйдәгез шул онытылган уеннарны искә төшереп китик алайса. Мин сезгә уенның кагыйдәсен әйтермен, ә сез уйнап күрсәтерсез.
Дәү әни: Уенның берсен – “Әмбәләк” уенын без карлар эреп, җир ачылгач уйный идек. Әйдәгез әле, бергәләп, шушы уенны уйнап алыйк.
“Әмбәләк”
(Балалар кара-каршы ике рәткә тезелеп, кулларын тотышып басалар.)
Беренче рәттәге балалар: “Әмбәләк”, – диләр
Икенче рәттәге балалар: “Кем кирәк?” – дип, сорыйлар.
Беренче рәттәге балалар: “Безгә матур кыз (малай) кирәк”, – диләр.
Икенче рәттәге балалар: “Матур кызның (малайның) исеме бар”, – диләр.
Беренче рәттәге балалар: “Матур кызның (малайның) исеме … (берәр исем әйтәләр)
Исеме чыккан кыз (малай) йөгереп барып, каршы рәттәге тотышкан кулларны (чылбырны) өзәргә тиеш. Өзә алса, үзе белән бер баланы алып, кире үз рәтенә кайта. Өзә алмаса, үзе дә икенче рәттәге балалар янында кала.
Дәү әни: Ай булдырдыгыз балалар.
Менә без “Өчле”, “Дүртле”, “Сигезле” биюләрен мәктәптә укыганда озын тәнәфестә рәхәтләнеп бии идек.
“Дүртле” бию.
Икешәр пар бала түгәрәк ясап басалар.
1-7 такт. Куллары белән тотынышып, түгәрәк буйлап, биеп баралар.
8 такт. Туктыйлар һәм түгәрәккә йөзләре белән борылып басалар.
9-15 такт. Кара-каршы торган бер пар бала култыклашып әйләнәләр, калган икесе кул чабып тора.
16 такт. Әйләнгән балалар туктап, йөзләре белән борылып түгәрәккә басалар.
Уен кабатланганда, әйләнгән балалар кул чабып тора, кул чапкан балалар әйләнәләр.
Музыка җитәкчесе: Дәү әни, безнең балалар да “ Сигезле” биюен беләләр.
“Сигезле” биюен башкаралар.
Дәү әни. Афәрин, булдыргыз балалар.Безнең тагын үз телебездә туган телдә яратып уйный торган бер уеныбыз бар, ул – “Кулъяулык чигәм” дип атала.
“Кулъяулык чигәм” уены
“Тәрәзә ачып сулар сиптем,
Үссен дип гөлләремә.
Әйт әле, Гөлназ, кулъяулык,
Чигәсең кемнәреңә.”
Чигү чиккән кыз торып баса һәм җырлый.
Тәрәз гөлем гөл генә,
Исле гөлем бер генә.
Кулъяулыгым уңган, җитез,
Беренче килүчегә ” – дип җырлый һәм тиз генә кулъяулыкны ике бала уртасына ташлый.
Алар икесе ике якка түгәрәк буйлап йөгерәләр. Кем беренче булып килеп кулъяулыкны күтәрә, шул бала уенны дәвам итә.
Дәү әни. Үсә төшкәч кич утырулар, аулак өйләр була торган иде. Табышмаклар, мәкальләр әйтешеп, бик кызыклы уеннар уйный идек. Шул уеннарның берсен – “Тукмаклы” уенын уйнап алабыз.
“Тукмаклы” уены.
Балалар түгәрәккә басалар.
1-8 такт. Балалар бер-бер артлы түгәрәк буенча биеп баралар һәм туктыйлар.
9-16 такт. Бер бала тукмакны әйләндереп җибәрә. Тукмак кемгә караса, шул балага “җәза” бирелә. (Шигырь, җыр , бию,…)
Уен шулай дәвам итә.
Дәү әни. Балалар, “Чума үрдәк, чума каз” уены сезгә ошыймы? Бу уенны әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә уйнаган. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз.
“Чума үрдәк, чума каз” татар халык уен җыры
Дәү әни: “Ачык авыз” уенлы-бию дә үзенә күрә бик матур. Бергәләп уйнап алабызмы?
“ Ачык авыз
Балалар түгәрәккә парлашып басалар. Кызлар түгәрәкнең эчке, малайлар – тышкы ягында. Уенны башлаучы түгәрәк уртасында төрле бию хәрәкәтләре күрсәтеп бии һәм бер кызны тыпырдап биюгә чакыра. Биюгә чакырылган кыз артыннан башка кызлар да “Беренче йөреш” хәрәкәтләре ясап, түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр. Көй туктауга, малайлар үзләренә берәр кызны сайлап алып өлгерергә тиешләр. Парсыз калган бала түгәрәк уртасына чыга, калган балалар аңа “Ачык авыз, җебегән” дип әйтәләр. Уен кабатланганда малайлар – эчке түгәрәккә, кызлар – тышкы түгәрәккә басалар.
Дәү әни: Безнең бик кызык тагын бер уеныбыз бар бит әле, ул нинди уен? Ничек уйлыйсыз? Минем кулымда нәрсә? Бик дөрес, кәнфит. Ә хәзер “Кәнфит яшерү”уенын уйнарбыз.
Кәнфит яшерү” уены.
Балалар түгәрәк ясап мендәрләргә утыралар. Санамышлар кулланып ике баланы сайлыйлар. Бер баланың күзен бәйлиләр (ул кәнфитне эзләргә тиеш), икенче бала кәнфитне яшерә.
Балалар үзләре яратып җырлый торган җырларын җырлый башлауга, күзе бәйләнгән бала хәрәкәт итә башлый һәм көйнең яңгырашына игътибар итә. Кәнфиткә якынлашкан саен җырның көе көчлерәк, ерагайган саен көчсезрәк яңгырый башлый. Бала кәнфитне тапса – бүләк үзенә була, тапмаса – бүләксез кала.
Музыка җитәкчесе. Балалар бүген мин сезгә яңа уен өйрәтәчәкмен. Ул – “Мендәрле” дип атала.
“Мендәрле” уены.
Бергәләп кечкенәрәк түгәрәк ясап басабыз. Түгәрәк уртасына урындык куеп берегезне утыртабыз. Яле, Айгөл, шушы мендәрне алдыңа куеп утыр. Ә син, Рөстәм, чыгып мендәргә битеңне, бер кулыңны билеңә куй (күрсәтә). Түгәрәктә торучы балаларның берсе чыгып, Рөстәм, синең кулыңа сугарга, ә син кем сукканын белергә тиешсең. Дөрес әйтсәң – түгәрәккә басасың, дөрес әйтмәсәң – “җәза” бирелә. Әйдәгез, хәзер уйнап,биеп алабыз.
Музыка җитәкчесе. “Капкалы” уены.
“Капкалы” уены.
Дәү әни: Балалар бүген сезнең белән бик матур итеп ял иттек.Үзебезнең туган тел-татар телендә шигырьләр тыңладык ,җырладык , биедек, татар халык уеннарын уйнадык. Сезгә дә ошагандыр. Рәхмәт сезгә оланнарым, матурларым, күз нурларым. Балалар мин сезгә буш кул белән килмәдем, күчтәнәчләр алып килдем.
Алып баручы: Рәхмәт Дәү әни. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияты да, гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Бәйрәмебезне бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “И туган тел!” җыры белән тәмамлыйк. Җыр: “И туган тел”.