Корычбаева Гузель Салимовна
учитель родного языка и литературы
МБОУ «СОШ № 29» НМР
г. Нижнекамск, Республика Татарстан
Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам хисләре тәрбияләү;
татар теле дәресләрендә алган белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту.
Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру, иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү
Бәйрәм барышы:
Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре, башак көлтәләре….)
Фанфараларарның тантаналы тавышы яңгырый. Алып баручы чыга.
1 нче алып баручы: Бар кунеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь буген
Нәрсәдән бу мин белэм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хәерле көн, дуслар!
Тышта алтын көз! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу –бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан:
-Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы?- дип сораганнар
Ул, һич тә аптырап тормыйча:
-Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән.
Менэ шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнен иң асыл фасылы- алтын көздэ килә инде халкыбызнын онытыла башлаган матур бәйрәме-Сөмбелэ.
Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресрәге 22 нче сентябрьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч бәйрәм килә. Ул көнгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә.Кешеләр бер берсенә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хужабикәсе -Сөмбелә. Ул алтын сары толымлы булан.
Кызлар аңа алтын- сары башаклардан такыя үреп кидерткәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән. Без дә, бүген сезнең белән бергәләшеп, Сөмбелә бәйрәмен үткәрербез, күңел ачарбыз.
2 нче алып баручы: Мы сегодня собрались на праздник Сөмбелә – праздник урожая. Его отмечают в день осеннего равноденствия, когда день и ночь уравниваются. В давние времена, когда урожай был убран, осенняя посевная закончена – люди устраивали этот праздник. Хозяйкой праздника была девушка по имени Сөмбелә. Ее выбирали из числа красивых, озорных,острых на язык девушек , переодевали в Сөмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная — лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Сөмбелә должна была иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.
1 нче алып баручы:
Сарыларга сарган ак каенга
Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?
Уттай янган кызыл миләш белән
Пышылдашып кем ул сөйләшә?
Көзге җиргә әрсез гашыйк җилләр
Яфракларга шулай эндәшә.
Хушыгыз,хуш язга чаклы, диеп,
Алар белән уйнап сөйләшә.
2 нче алып баручы:
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
1 нче бала
Килә шаулы алтын матур көзем,
Оча яфрак, исә көзге җил.
Табигатең шундый сокландыргыч
Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Сары яфрак белән
Безнең урам тулган.
Кояш та елмаймый,
Белмим, нәрсә булган?
2 нче бала
Бик күңелле бит урамда –
Алтын яфрак бар дөнья.
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
3 нче бала
Колач җәеп каршы алыйк,
Сөмбелә килә!
Көзге байлык – уңыш кызы
Елмая, көлә.
4 нче бала
Снова осень за окошком.
Дождик сыплется горошком,
Листья падают шурша,
Как же осень хороша!
Листья золотом расшиты,
Тропки дождиком умыты,
В ярких тапочках грибы,
Все нам, осень, даришь ты!
Җыр “Көз килә”.
(Җыр азагында Сөмбелә керә)
Сөмбелә: Исәнмесез, дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезне сагынып килдем.
Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче кем белә?
Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!
Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә,
Уңыш бит ул Сөмбелә.
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
Сөмбелә: Сөмбелә, мин, Сөмбелә,
Мине һәркем дә белә.
Илгә байлык китерәм,
Җиргә муллык китерәм.
Мин сезгә бәйрәмгә күчтәнәч – табышмаклар алып килдем.
(Кәрзиннән яфрак алалар, анда табышмак язылган, жавабын әйтәләр.)
Сөмбелә: Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә була ул, балалар? (Алма. Алма киеме кигән кыз сәхнәгә чыга.)
Алма. Безнең өй түрендә үсте
Зифа алмагач.
Җыеп алдык алмаларын,
Аллангач, баллангач.
Сөмбелә: Жимешем кып-кызыл була,
Бу – шатлык минем өчен.
Кышкы салкын көннәрдә дә,
Үзгәрми минем төсем. (Миләш. Миләш костюмы кигән бала сәхнәгә чыга.)
Миләш. Көз җиткәнен миләш уйламый да,
Ул кызарып тулган, күр әле.
Юк, саргаеп түгел, уттай янып,
Каршылый ул көзге көннәрне.
Сөмбелә: Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк. (Кабак.Кабак киемендә укучы чыга, шигырь сөйли.)
Кабак. Карагыз әле бер генә,
Менә шушы кабакка.
Турап куйсагыз аны,
Сыймас тугыз табакка.
Сөмбелә: Катлы-катлы яфраклы, яшел төстә, үзе түтәлдә үсә.
(Кәбестә костюмы кигән кыз чыга.)
Кәбестә. Безнең мәктәп балалары
Яшелчә дә үстерә.
Мәктәп глобусыннан зур,
Мәсәлән, безнең кәбестә.
Сөмбелә: Өсте яшел, асты кызыл, жирдә үсә. (Кишер. Кишер киеме кигән бала чыга.)
Кишер. Быел мәктәп бакчасында,
Кишер дә бик күп булды.
Хәтта ишелеп уңды,
Әниләр бик куанды.
Сөмбелә: Чибәр апага карыйм да елыйм. (Суган).
Суган:
Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Сөмбелә: Җәй буена яшел булам
Көз җиткәч тиз кызарам.
Хәтта чибәррәк булам
Кершән сөрткән кызлардан. (Помидор)
Помидор:
Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Сөмбелә. Бигрәк тә тапкырлар инде үзегез. Булдырдыгыз! Бик матур җырлыйсыз да, биисез дә.
Сөмбелә.
Җыелдык бүген бергә,
Күңел ачып бәйрәмдә,
Уйнап-җырлап биергә.
Әйдә, дуслар, җырлыйк, биик
Безнең күңел киң бит ул. (“Бәрәңге” жыры. М. Хөсәен сүзләре, И. Хисамов көе.)
Сөмбелә.
Күмәкләшеп бездә, дуслар,
Биеп алыйк, әйдә әле.
Котлы булсын, гөрләп тосын,
Сөмбеләнең бәйрәме. (Татар халык биюе.)
(Бабай белән әби килеп керәләр.Кулларында поднос белән пешкән ризыклар Һәм ипи.)
Бабай: Исәннәргенәме барыгызда. Бәйрәмгә барыбер өлгедек бит.
Әбиегезнең сезгә дип тәмнүшкәләр пешергәнен көтш-көтә арып
беттем.
Әби: Шушындый бәйрәмнән читтә калып буламыни? Чакыруыгыз
өчен зур рәхмәт инде сезгә балакайларым.
Сөмбелә: Хуш килдегез, үтегез,
Түрдән рәхим итегез.
Бездә бүген зур бәйрәм
Ашлы-сыйлы зур бәйрәм!
Әби: Мәгез әле балакайларым, безнең күчтәнәчләрдән дә авыз
итегез, Барысы да яңа оннан пешерелгән.
Бабай: Яңа бодай оныннан пешерелгән икмәктән дә авыз итәрсез.
Ипи басуда пешә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә,
Шуннан килә өстәлгә,
Безгә куәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көн дә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агы да.
Күмәчедә- бары да….
Ипикәйнең кайсы да
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе.
Җыр “Чайкала иген кырлары”
Әби: Ииии, балалар! Әйдәгез әле, безнең яшьлекне искә төшереп, җырлы-биюле уеннар да уйнап алыйк.
“Чума үрдәк, чума каз”, “Наза” , “Миңлебай” уеннары уйнала.
Сөмбелә:
Безгә уңыш бабай телеграмма җибәргән (укый):
-
Кадерле балалар! Сөмбелә бәйрәме уңаеннан сезне экскурсиягә чакырам . Иген-басуына рәхим итегез.Уңыш бабагыз. -
Әйдәгез велосипедка утырып басуга барабыз.
Җырлыйлар: Вилосипедка утырып
Без басуга барабыз,
Анда ниләр ускәнен
Бик тиз белеп кайтабыз.
-Менә килеп тә җиттек. Карыйк әле басуда ниләр үсә икән.
Арыш: Кар астында кыш үткәрәм
Яшел тунымны киеп
Көздән чәчеп калдырганга
Өлгерәм мин иң элек.
Бодай: Эшкәртәләр бөртегемне
Бөтен шартын китереп
Минем оннан күмәч пешә
Күбек кебек күпереп.
Борчак: Үзем вак-вак йомыры
Мул итеп уңыш бирәм
Вакытында җыймасагыз
Өйдән чыгып йөгерәм.
Алып баручы: Ипи безнең өстәлләргә килеп җиткәнче бик озын,бик авыр юл үтә, менә шул турыда сөйләп күрсәтик әле.
Бала: Ипи басуда үсә,аннан амбарга керә
Аннан иләккә төшә,кызырып тошә
Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипекәйнең барысыда,
Агы да,карасы да
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кадерлесе.
Алып баручы: Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмый. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Балалар ипине әрәм итмәскә кирәк. Безнең әти-бабаларыбыз ипине үстереп, әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу өчен маңгай тирләрен сөртеп, көн-төн басуда эшлиләр. Ипи зур хөрмәткә лаек. Ипи барыбызгада кирәк. Ипидән башка табынның да яме юк.
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Шигырләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
Алып баручы:
Гел кояш балкысын күкләрдә,
Чыкмасын кап-кара болытлар.
Тынычта яшәсен Җир шары,
Елмаеп уянсын оныклар.
Игеннәр көймәсен утларда,
Йортларга күз яше кермәсен.
Апалар, киленнәр, сабыйлар
Гомергә ачлыкны күрмәсен.
Таң сызыла .Кояш нурларыннан
Алтынлана арыш кырлары
Хезмәт белән каршы ала таңны
Авылымның егет – кызлары.
Иртәнге җил йомшак кына итеп
Сыйпап үтә иген басуын
Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай
Икмәк исе белән аңкуын.
Җиребез юмарт, халкыбыз
Кунакчыл һәм олы җанлылар.
Сүзгә бераз саран булса да,
Җырга оста, эштә данлылар.
Җыр “Кояшлы ил- безнең ил”.
Алып баручы: Бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!