Останина Динара Ильнуровна
воспитатель
МБДОУ «Центр развития ребенка-
детский сад № 98 «Калейдоскоп» НМР РТ
г. Нижнекамск, Республика Татарстан
Тукайга
Язның якты, матур иртәсендә
Шушы дөньяларга килгәнсең.
Күпме газап, авырлыклар белән
Моңлы бала булып үскәнсең
Оялардан –ояларга күчеп
Әти-әни назын күрмәсәң дә
Саф күңелле, ихлас бала булып
Инде шәкерт булып җиткәнсең.
Белем ишекләрен ача-ача
Укымышлы булып беткәнсен.
Күпме җирләр гизеп, белем туплап
Бик зур әдип булып киткәнсең.
Җаның тәнең белән халкың өчен
Бик күп җырлар иҗат иткәесең.
Кайсы гына шигыреңне алма
Халкым, татарым дип янгансоң!
Ни кызганыч якты дөньялардан
Иҗатыңның җимешләрен күрми
Сөйгән халкың мәхаббәтен тоймый
Эх бик яшьли ташлап киткәнсең!