Шарафутдинова Лилия Даннуровна
учитель-логопед
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай», Муслюмовский район
Максат: Синквейн технологиясен кулланып кыш турында шигырь төзү.
Тәрбия бурычлары: кышкы табигать матурлыгына соклана белү, синквейн технологиясен кулланырга өйрәтү , балаларда бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: образлы күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: кышның сыйфатлары белән таныштыру; кышкы күренешләр турында белемнәрен системалаштыру; сүзлектә синквейн сүзен активлаштыру;
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, социаль аралашу үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә, схемаларны дөрес кулланып синквейн төзү.
Җиһазлау: кышкы урман күренешен тасвирлаучы болытлар, “Кар бөртекләре вальсы”, кагәзьләрдә ясалган кыш билгеләре, магнит такта, магнитлар, синквейн схемасы, ак кагәзь битләре.
Сүзлек өстендә эш: синквейн.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Кереш оештыру мизгеле.
2. Төп өлеш:
1) Синквейн схемасы белән эш
2) Балалар эше.
3. Йомгаклау.
Барышы:
Балалар көй астында залга үтәләр.
А.б.: Балалар сез шигырь сөйләргә яратасызмы ? Кем миңа белгән шигырен сөйләп күрсәтә?
Балалар белгән шигырьләрен сөйли.
Ә сезнең үзегезнең шигырь төзисегез киләме? Төзибезме? Без ярдәмгә синквейн схемасын алабыз. Ул биш юлдан тора.
1 юл – кем? нәрсә? соравына җавап бирә (1 исем)
2 юл – нинди? соравына җавап бирә (2 сыйфат)
3 юл – нишли? соравына җавап бирә (3 фигыль)
4 юл – тема буенча җөмлә төзергә кирәк
5 юл – темага карата 1сүз белән теманы йомгакларга (1 синоним)
Безнең төзисе шигырь нәрсә турында микән табышмак аша табыйк әле.
Ул керде –без күрмәдек
Ул дәште –ишетмәдек
Тәрәзәләргә өрде
Урман барлыкка килде (Суык)
Үзе мамыктай
Аппак төстә ул
Юк була әгәр
Кулга кунса ул (Кар )
Тактасы юк
Балтасы юк
Елга аша
Күпер сала (Боз)
Ишектән кертми
Аяктан ега
Усаллашканда
Биттән чеметә (Буран)
А.б. Бу табигать күренешләре кайсы вакытта була?
Ашьяулыкны таптым,
Җир өстенә яптым (Кыш)
А.б. Әйе, мин сезне бүген кыш турында шигырь төзергә өйрәтәм. Безнең беренче юл бар. Ул- кыш сүзе.
Кыш рәсемен бер бала чыгып тактага куя.
А.б. Безнең шигырь темасы бар.
А.б. Кыш нинди була?
Балалар җавабы. (Салкын, ак …)
А.б. Безнең икенче юл – салкын, ак сузләре була.
Салкын, ак сүзләренә туры килгән рәсемнәрне икенче бала чыгып, икенче юлга куя.
А.б. Балалар, сез беләсезме, кышның кәефе төрлечә була. Усал бураннары белән урап ала. Капка төпләренә кар өеп куя. Тагын нәрсәләр “эшли” кыш? Балалар җавабы.(Суыта, буранлый, җебетә, яудыра, чеметә, туңдыра, шатландыра)
Суыта, буранлый, яудыра сүзләренә туры килгән рәсемнәрне өченче бала чыгып, өченче юлга куя.
А.б. Балалар, кыш көннәрендә сез нәрсәләр эшләргә яратасыз?
Балалар җавабы.
Уен “Рәсем буенча җөмлә төзергә”
Балалар җавабы: Мин кыш көне чанада шуарга яратам
Мин кыш көне кар бабай ясарга яратам
Мин кыш көне тауда шуарга яратам
Мин кыш аен яратам
Кыш бабай бүләкләр бирә
Яңа ел бәйрәме була һ.б.
А.б.Әйе, без кышны яратабыз , Яңа ел килә , кыш бабай бүләкләр өләшә.
А.б. Безнең дүртенче юл – кыш бабай бүләкләр өләшә.
“Кыш бабай бүләкләр өләшә” җөмләсенә туры килгән рәсемне дүртенче бала чыгып, дүртенче юлга куя.
А.б. Безнең бишенче юл – бер сүз белән нәрсә була инде?
Балалар җавабы: Бәйрәм.
Бәйрәм сүзенә туры килгән рәсемне бишенче бала чыгып, бишенче юлга куя.
Безнең шигырьнең биш юлы да тулды. Әйдәгез, рәсемнәр буенча үзебез төзегән шигырьне кабатлап чыгабыз:
Кыш
Салкын, ак
Суыта, буранлый, яудыра
“Кыш бабай бүләкләр өләшә”
Бәйрәм
Балалар чиратлап сөйләп чыгалар.
А.б. Хәзер сез миңа синквейн схемасын кар шарлары ярдәмендә төзеп күрсәтегез әле.
Балалар эше. Синквейн схемасы чыршы формасында килеп чыга.
А.б. Әйе, ул чыршыга ошаган. (Өйгә эш бирелә: “Чыршы” турында шигырь төзеп алып килергә. Йомгаклау.)