Гиниятуллина Фирдания Фаритовна
Рахматуллина Гульнара Харисовна
учителя начальных классов
МБОУ «Кушкетбашская начальная школа-детский сад», село Кушкетбаш Балтасинский район РТ
Татарстан Республикасында да, Россиядә дэ 2024 нче ел –гаилә елы дип игълан ителде, чөнки гаиләне дөүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул – әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала, анда һәр гаилә узен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, анда бер –береңә ярдәмләшеп яшәү-һәрберебезнең изге бурычы.
Бу методик ярдәмлек башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чарада гаилә темасын яктырту, туганнар арасында җылы элемтә булдыру алымнары күрсәтелә. Риза Фәхретдин: “Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” дип кисәтә. Шуңа күрә дә балачактан алынган дөрес, күпъяклы тәрбия баланың киләчәк тормышында бик мөһим урын алып тора.
Максат: Укучыларда әти- әни, әби- бабайга, туганнарга карата ярату, хөрмәт хисләре тәрбияләү, гаилә, нәсел турындагы белемнәрне системалаштыру максатыннан мәктәп коллективы һәм әти- әниләр белән уртак эшне оештыру.
Бурычлар:
1.Тәрбияви: Мәктәптә, гаиләдә бер-береңә карата игътибарлылык, ярдәмләшү, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү;
2. Үстерешле:
1.Укучыларның коммуникатив сәләтен, иҗади активлыгын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге уяту;
2.Балаларның һәм өлкәннәрнең үзара аралашу күнекмәләрен ныгыту;
3.Белем бирү:
1.Укучыларны нәсел, туганнар, гаилә турындагы мәкаль – әйтемнәр, әдәби әсәрләр белән таныштыру; һөнәрче гаиләләрне барлау;
2. Укучыларны нәсел агачы, шәҗәрә төзергә өйрәтү.
Катнашучылар: укытучылар, укучылар, әти- әниләр.
Кайда тормышка ашырылды: МБГБУ “Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалр бакчасы”
I.Дәрес эшкәртмәләре
Әйләнә-тирә дөнья-2 нче сыйныф
Дәрес темасы: Шәҗәрә. Нәсел агачы, гаилә тарихы. Алдагы буыннар
Максат:
1. Шәҗәрә агачы турында күзаллаулар формалаштыру; шәҗәрә агачы төзелешен аңларга өйрәнү; буын, шәҗәрә, генеалогия сүзләре белән таныштыру.
2. Предметка танып белү кызыксынуын арттыру; фикер йөртү сәләтен, парлы һәм индивидуаль эшләү осталыгын үстерү, алынган мәгълүматны практикада куллану күнекмәләрен һәм осталыкларын ныгыту.
3. Үз нәселеңне,туганнарыңны ихтирам итү, гаиләң белән урынлы горурлану хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
• шәҗәрә агачын ясарга өйрәнү;
• гаилә әгъзаларына карата туганлык терминологиясен белү;
• мәгълүмат җыю;
• парларда эшләү
Метапредмет нәтиҗәләре:
• шәҗәрә агачын төзү ысулын аеру;
• гаиләдә 3 буынга кадәр туганлык бәйләнешләре схемасын төзү;
• гаиләнең өлкән әгъзалары турында сөйләү
Шәхси нәтиҗәләр:
• гаиләдә туганлык бәйләнешләренең мөһимлеген аңлау;
• гаилә тарихы белән кызыксыну, гореф-гадәтләрне белү.
Дәрес тибы : яңа белемнәр бирү .
Җиһазлау: А.А.Плешаков, “Әйләнә- тирә дөнья”, 2 сыйныф, 2 кисәк, презентация, компьютер, проектор, үрнәк шәҗәрә
Укучыларда – клей, ручка, карандаш, эш дәфтәре
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.
Уңай психологик халәт булдыру.
-Хәерле иртә, укучылар!
-Кәефләрегез ничек?
Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел, чөнки бездә кунаклар бар. Әйдәгез, аларга таба борылыйк һәм елмаеп сәламлик (Хәерле көн)
II.Актуальләштерү.
Укытучы: Хәзер безнең “Әйләнә тирә-дөнья” дәресе. Бүген без яңа ачышлар ясап, яңа белемнәр тупларбыз, алган белемнәрне ныгытырбыз. Әйдәгез, тактага игътибар итегез әле. Бу нәрсә? Нинди билге? (Юл йөрү билгеләре)
Юл аша җәяүлеләр чыгу урыны Җәяүлеләр юлы
Велосипедта йөрү тыела Игътибар, балалар!
-Бу билгеләрне бер сүз белән ничек атарбыз?
– Ә бу нинди билге?
– Юл билгесеме?
– Бу билге нәрсәне аңлата?
– Сыйныфта шушыңа охшаган тагын берәр рәсем юкмы? (Класс почмагында торган Гаилә эмблемасын күрсәтәләр)
– Карагыз әле, нәрсә дип язылган?
– Димәк, дөрес, 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Һәрбер гаиләнең үз тарихы, бәйрәмнәре була. Гаилә елын үткәрү максаты гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру.
– Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? (гаилә)
– Әйе, бүген без сезнең белән һәркемнең күңелен җылыта торган, кеше аннан башка яши алмаган гаилә, туганнар турында сөйләшербез.
III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
- Парларда эш.
- Теманы ачыклау өчен парларларда эшләрбез.
- Парларда эшләү кагыйдәсен искә төшерик әле.
(Дус эшләргә, бер кеше әйткәнен икенче кеше тыңларга, ике кеше дә эшләргә, аңламасаң сорарга)
Конверт эчендә сүзләр язылган, сез шул сүзләрдән мәкаль төзергә тиеш. Бер пар тактада, икенче пар урыннарда эшли.
Агач тамыры белән, кеше гаиләсе белән көчле.
– Мәкальдә сүз нәрсә турында бара?(агач һәм кеше)
(Агач һәм кеше сүзләре тактага эленә)
-Ничек уйлыйсыз бу ике сүз бер-берсе белән ничек бәйләнгән?
-Ә кемнең җавабы дөрес?(икеләнеп калалар)
-Димәк без нәрсәне ачыкларга, нинди максат куярга тиеш булабыз? (Агач һәм кешенең бәйләнешен карарбыз)
IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
1. Мәкальне анализлау.
-Агач кайчан көчле була?
-Агачка көчле булыр өчен нәрсә кирәк?
-Тамыр агачны нәрсәдән саклый?
-Димәк, агач тамыры белән көчле. Ә кешегә көчле булыр өчен нәрсә кирәк?
-Гаилә кайчан көчле була? (Бер-береңә ярдәм иткәндә, бәйрәмнәрдә, эштә, димәк бердәм булганда)
2. Видеоролик карау
-Бүген бездә кунакта Марат гаиләсе. Экранга игътибар итик, Марат үз гаиләсе турында нәрсә әйтергә тели? (карау)
-Марат гаиләсендә ничә кеше?
-Гаиләдә иң яшьләре кем?(Кыз, малай)
Алар беренче буын.
-Урта яшьтәгеләр?
-Олылар?
Димәк гаиләдә ничә төркем? (3)
-Аны икенче төрле БУЫН диләр.
СЛАЙД: Буын-бер нәселдәге кешеләр
Дәфтәрләргә буын сүзен яздыру.
ФИЗКУЛЬТМИНУТ
1,2,3,4,
Безнең өйдә кеше күп.
1,2,3,4,5,
Санап чыгыйк әйдә тиз.
Әти, әни, абый, апа.
Тупсада песи ята.
Аның ике баласы
Һәм мине дә аласы.
4. Дәреслек белән эш – 46 бит
Марат гаиләсенең схемасын төзегән, игътибар итик әле.
Ничә буыннан тора?
-Бу схеманың үз исеме бар. Аны белү өчен язылганнарны укып үтик.(46 бит)
(Текстны уку, шәҗәрә сүзен таптыру)
СЛАЙД: шәҗәрә-нәсел агачы
(дәфтәргә яздыру)
-Шәҗәрәгә синоним сүз бар: генеалогик агач.
СЛАЙД: ГЕНЕАЛОГИЯ (тактага элү),
Аңлатмалы сүзлектән таптыру.
5. Шәҗәрә төрләре (презентация)
СЛАЙД: күтәрелү, түбәнгә төшү
V. Яңа белемнәрне ныгыту.
1. Үз шәҗәрәләрен төзү.
Тактага элү.
-Шәҗәрәне тагын дәвам итеп буламы?
Ни өчен төзеп бетермәдегез?
Сорауларга җавапны кемнән алып була?
- Үрнәк шәҗәрә карау.
Бөек язучы Г.Тукай шәҗәрәсе
Җиде буынын белгән 3 сыйныф укучысы Габделхаковлар гаиләсенең шәҗәрәсе
- Шәҗәрәдәге һәркем илебез тормышында нинди дә булса эз калдырган.
Ә сезнең гаиләдәге буыннарның да үрнәк эшләре бар. Әйдәгез тыңлап үтик. (Гаиләдәге берәр кеше турында сөйләү)
VI. Өй эше бирү
1.Дәреслектәге 44-45 нче биттәге тексны уку, сорауларга җавап бирергә әзерләнү
2.Иҗади эш – шәҗәрә төзүне дәвам итү
VII. Рефлексия
1.Синквейн
-Без бүген гаилә турында сөйләштек. Синквейн төзик- ГАИЛӘ
2.”Баскыч” – “үзеңне” тиешле баскычка беркетү
3.Үзбәя
Кушымта
Габделхаковлар гаиләсе
Укучыларның үрнәк эше
2.Тематик кичә “Авылыбыз горурлыгы – Фатиховлар нәселе”
Төзүче авторлар: Гиниятуллина Ф.Ф., Рахматуллина Г.Х.
Фатиховлар династиясе чыгышы
Музыка яңгырый
Борын-борын заманда,
Әле без тумаганда,
Яшьләр кичке уенны
Болында уйнаганда
Фатыйх атлы бер олан
Якты дөньяга туган.
Сыздырып тальян уйнаган
Ут өертеп биегән.
“Куян” Фатыйх дисәләр дә
Бүреләр атып йөргән.
Хезмәт сөеп яшәгән
Иген игеп көн күргән.
Ихлас күңелле булган,
Булган үтә зиһенле.
Аллаһ кушканча яшәгән
Ташламаган ул динне.
Борын- борын заманда, әле без тумаганда,
Фатих бабай гаиләсендә малайлар булмаганда
Дөньяга бер ул туган,
Ибраһим атлы булган.
Ай үсәсен, көн үскән
Ул егет булып җиткән.
Татар көе
Эшләп арса да көнозын
Күңел ачу уенда.
Күмәк бию, уен-көлке
Була кичен болында.
Җырлар –биюләр өзелмәс,
Шатлык өстәр гармун да!
Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
Без килмәдек буш китәргә
Килдек алып китәргә.
Алын алырсыз микән?
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микән?
- Мин Галиябануны сайлыйм (алга таба төшәләр)
Сугыш тавышы
Баянда “Озатып вокзаллар каршында” (эчтән)
- Көтәрсеңме,Галиябану?
- Көтәрмен, Ибраһим!
- Вәгъдәме?
- Вәгъдә! (Кулъяулык бирә)
Кыз җырлый “Исән барып исән кайт”
(Ике якка әкрен генә кереп китәләр)
Әйе, 1941 нче елның 22 нче июнендә дөньяга шомлы хәбәр тарала: “Сугыш башланган!?” Бөтен ил халкы дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Ибраһим абый да фронтка китә. Ул Ленинград, Волхов тирәсендәге сугышларда катнаша, авыр яралана. Аны сугыштагы батырлыгы өчен беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Сугыштан соң Ибраһим абыйны авыл советы председателе итеп сайлыйлар. Ул 10 ел буе җимерекләрне төзекләндерүдә фидакарь хезмәт куя. Аннан соң 5 ел кладовщик, 13 ел ферма мөдире булып эшли. Ибраһим абый Бөек Ватан сугышы ветераны, шахтёр, почетлы колхозчы.
Тылда калган япь- яшь Галиябану апа да, көн-төн үзен аямыйча эшли, тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Ул алты айлык махсус курсларда укып, ветсанитар һөнәрен үзләштерә. Сугыш чорында атларны дәвалый.
Сугыш тәмамлангач, бер-берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаилә корып җибәрәләр. Алар өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы башлана. Шул юлдан алар пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаилә булып үтәләр. 51 ел бергә гомер кичерәләр.
Презентациядә бишек чыга
Җыр
Җырлы бишек, серле бишек
Тибрәләсең бүген дә.
Тылсымың зур, моң саласың
Һәр баланың күңелеңә.
Ничек җырламасын бишек,
Ул шатлыгыннан җырлый.
Кочагында һәр ел саен
Тибрәлә яңа сабый.
(бишек кыры буйлап презентациядә балалар рәсеме чыга бара)
Бер булып типкән ике йөрәкнең ярату җимеше булып дөньяга бер-бер артлы балалар туа. Сабый дөньяга аваз салуга, әти-әнисе аңа исем сайлый. Ибраһим абый белән Галиябану апа да үз балаларына тирән мәгънәгә ия булган исемнәр кушкан. Таһир, Солтан, Якуб, Гөлнур, Әлфинур, Рәҗәп, Илһам (бишек кыры буйлап презентациядә исемнәре чыга).
Олы уллары Таһир Казан химия-технология институтын тәмамлап, Тула өлкәсе Алексин шәһәрендә химия заводында хезмәт куя. Хәзер лаеклы ялда. Тормыш иптәше Раиса белән бер кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Икенче уллары Солтан Казан дәүләт педагогия һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап укытучы, мәктәп директоры һәм 15 ел “Шаумян” исемендәге хуҗалыкта колхоз рәисе булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны. 1987 нче елда бөртеклеләрдән югары уңыш җыеп алган өчен беренче президент Шәймиев кулыннан исемле сәгать белән бүләкләнгән.
Хәзер Смәел авылында яши. Тормыш иптәше Көшкәтбаш кызы Розалия апа белән 2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Солтан абый башкалардан аермалы буларак көчле рухлы, ихтыярлы булуы белән дә аерылып тора. 25 ел буе Иванов системасы белән шөгыльләнүе, 20 ел ураза тотуы моңа ныклы дәлил.Ул 2015 нче елдан Смәел авылында мөтәввәлият рәисе. “Смәел борынгы һәм дәрәҗәле авыл” дип аталган китап авторы.
Солтан абый үз нәселенең шәҗәрәсен төзегән кеше. Әйдәгез, сүзне үзенә бирик. (Шәҗәрә. Солтан абый сөйли.)
Өченче уллары Якуб Көшкәтбаш авылында гомер кичерә. Лаеклы ялга киткәнче, туган авылында механизатор булып эшләгән. Орденлы механизатор, почетлы колхозчы. Тормыш иптәше – Көшкәтбаш кызы Вәсилә апа белән 1 кыз, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Якуб абый яшь чагында гармунда уйнарга, җырларга яраткан. Аның бу сәләте оныкларына да күчкән. Ә хәзер сәхнәгә оныгы Азалияне чакырабыз.
Фатыйхова Азалия җыр.
Дүртенче бала булып дөньяга кыз бала аваз сала. Аңа нурлы, матур булсын дип Гөлнур исемен бирәләр. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, лаеклы ялга киткәнче, гомер юлын балалар тәрбияләүгә багышлый. 34 ел Балтачта 3 нче номерлы ясле – бакча мөдире вазыйфасын башкара. Мәгариф отличнигы исемен йөртә. Тормыш иптәше Васил белән 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Бишенче балалары Әлфинур апа. Арча педучилищесын, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, лаеклы ялга киткәнче Мари Иле республикасы Волжск шәһәрендә балаларга математика фәненең нигезләрен өйрәтә. Мәгариф отличнигы исемен йөртә. Тормыш иптәше Тәлгать белән 1 кыз 1 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Әлфинур исеме дуслык нуры өләшүче мәгнәсендә. Исеме җисеменә туры килә дигәндәй, Әлфинур апа үзенең җырлары белән һәркемнең күңеленә җылы нур өләшә.
Әлфинур апа җыр
Гаиләдә алтынчы бала булып Рәҗәп абый дөньяга килә. Рәҗәп абый авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, бүгенге көнгәчә Көшкәтбаш авылында баш инженер вазыйфасын башкара. Тырыш хезмәте өчен Балтач районының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бу нәселнең ир-егетләре физик яктан ныклыгы белән дә аерылып тора. Рәҗәп абый яштән үк спорт белән шөгыльләнә, татарча көрәшне үз итә. Авыл, район Сабантуйларында баш батыр булып кала. Тренер буларак яшьләрне дә көрәш серләренә өйрәтә. Тормыш иптәше Рәзилә белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклар сөяләр.
Ибраһим бабай белән Галиябану әбинең төпчек балалары Илһам абый. Ул Казан ветеренария институтын тәмамлаган. Колхозда баш зоотехник, ферма мөдире вазыйфаларын башкара. Районның рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә. Механизатор булып эшләгән елларында районның мактау тактасында тора. Бүгенгесе көндә Көшкәтбаш авылында бригадир вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Ләлә апа белән 3 бала – 2 кыз,1 малай тәрбияләп, төп нигездә гомер кичерәләр.
Буш вакытларында Илһам абый кулына баян ала. Заманында Көшкәтбашта, күрше-тирә авылларда бер генә мәҗлес тә, туй да аннан башка үтмәгән. Ул тиңдәшсез алып баручы , матур итеп җырлаучы, өздереп баянда уйнаучы да булган. Бүгенге көндә дә Илһам абый үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Фатыйх бабасы, әтисеннән бирелгән бу сәләт бертуган абыйсы Солтан малае Фатихов Иреккә дә күчкән. Хәзерге көндә ул профессионал җырчы, оста тамада буларак бик күпләргә билгеле.
Фатыйхов Илһам җырлый
Әлеге нәселдә быел бик күп юбилейлар көтелә. Беренче бала Таһир абыйга 70, өченче бала Якуб абыйга 65, бишенче бала Әлфинур апага 60, җиденче бала Илһам абыйга 55 яшь тула. Ә дүртенче бала Гөлнур апаның тормыш иптәше Васил абый белән бергә гомер итә башлауларына 40 ел.Аларны әлеге күркәм бәйрәмнәре белән котлап озын гомер, сәламәтлек, тигез тормыш телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз бәхетенә куанып озак яшәргә язсын.
Җырлый Фатыйхов Ирек
Музыка
Ел артыннан еллар тора узып,
Гомер арты гомер юл ала.
Яңа көнгә яңа хуҗа булып,
Яңа буын килә дөньяга. (оныклар, оныкчыклар чыга)
- Хәзер сәхнәгә оныклар һәм оныкчыкларны чакырабыз Рәхим итегез!
Ибраһим абый һәм Галиябану апаның бүгенгесе көндә 17 оныгы, 21 оныкчыгы бар. 17 оныкның 13е югары белемле, 3се урта һөнәри белем алып төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куялар.
Ибраһим абый һәм Галиябану апаның иң төпчек оныклары Ислам Көшкәтбаш мәктәбенең 2 нче сыйныфында белем ала. Ә хәзер сүзне аңа бирик.
Фатихов Ислам шигырь
Бу нәселдә сәләт дәвам итә,
Бу нәселдә сәләт югалмый.
Бабалары салган ныклы эздән
Оныкчыклар калышмый атлый.
Ата-бабалардан мирас булып
Сәләт калган, канга салынган.
Нәсел моңы әле дәвам итә
Оныкчыклар моңа алынган.
Илһамнары, Солтаннары булган
Мәңге яшәр нәсел югалмас.
Ирек, Азаматлар сафта бүген,
Калыр өчен үсә яшь алмаш.
Фатихов Азамат гармунда уйный . Азаматка Илһам абый кушылып 1 куплет уйный.
Музыка
Бала-чага,әти-әниләре,
Гөрләп тора халык бу йортта.
Һәр ял саен туган-тумачалар
Төп йортына кайта кунакка.
Кай арада гына өлгергәндер,
Пешеренгән төп йорт җиңгәсе.
Үзе кебек алсу йөзле булып
Уңып пешкән тәмле күмәче.
Тирә-якта тәртип ясап йөри
Төп нигезнең олы хуҗасы.
Туганнарга һәрчак урын түрдән
Ачык тора йортның капкасы.
Түбәтәен бераз кыңгыр салып
Кан-кардәшен көтә сагынып.
Чөнки белә, туганнары кайта
Төп нигезгә һәрчак ашкынып.
Әйе, төп нигездә уңган,булган хуҗалар яши. Төзек каралты-кура, өстәл тулы сый-нигъмәтләр шуны күрсәтә. Кызлары Наилә кул эшләренә һәвәс. Ул бәйләргә, тегәргә бик оста.
Бу нигез өчен бәхетле сан 7дер, мөгаен. Чөнки Ибраһим абый белән Галия апа гаиләсендә 7 бала. Төп йорт хуҗасы Илһам абый 7 нче бала булып дөньяга килә. Тормыш иптәше Ләлә апа 1967 нче елгы. Алар 1987 нче елда гаилә коралар.Уллары Ислам 17 нче онык булып 2007 нче елда туа.
Миләүшә:
Без бәхетле,чөнки пар канатлы,
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
Әтиемнең гадел киңәшләре,
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик җитә.
Җырлый Фатыйхова Наилә
Җиде тормыш алар бүләк иткән,
Җиде учак алар кабызган.
Йорт салганнар, агач утыртканнар
Затлы нәсел алар калдырган.
Әткәй-әнкәй сүзе җиде бала өчен,
Иң изгесе, иң-иң олысы.
Изге җаннар бакыйлыкта бүген
Яңгырый оланнар догасы.
Күмәк җыр “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җырына ияреп
Җиде бала үстек бер бишектә
Таралыштык төрле якларга.
Төп нигезнең әле уты яна,
Хуҗасы бар аны сакларга.
Буын җебе өзелмәсен иде
Без туганнар-бер үк кавемнән.
Тарихларда эзләр җуелмасын,
Дәвам калсын безнең нәселдән.