Салахова Эльмира Сабирзяновна
учитель родного (татарского) языка,
дефектолог
ГБОУ «Нурлатская школа – интернат»
г. Нурлат, Республика Татарстан
Тема: Тукай иҗатына сәяхәт. Сәяхәт –дәрес. (5 нче сыйныф өчен туган (татар) тел һәм укудан дәрес эшкәртмәсе)
Максат:
Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итү; укучыларның сүз байлыкларын арттыру һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, коррекцияләү.
Бурычлар:
-укучыларның танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;
-тарихи шәхесләргә карата кызыксыну уяту;
-эзләнү омтылышын үстерү;
– укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
-төркемнәрдә эшләү күнекмәсен үстерү.
– учыларның сөйләм телен, иҗади фикерләвен сәләтен, игътибарын коррекцияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
–үзара дуслык, аралашу, җылылык, атмосферасы туу;
– актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу;
-әдәби китап укуга хөрмәт уяну.
Җиһазлау: ноутбук, презентация, Г. Тукай китаплары, карточкалар, learningapps программасы, “елмаю” (смайлик).
Дәрес барышы.
- Оештыру этабы: Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнләшү.
Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.
Укучылар, тактага карагыз әле.
– Бу кем?
– Габдулла Тукай.
– Ә кем соң ул Габдулла Тукай?
– Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.
– Ул нәрсәләр язган?
– Ул шигырьләр, әкиятләр язган.
Балалар! Без бүген Г.Тукай иҗатына сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Сәяхәтебезне мондый сүзләр белән башлап китәсем килә: “Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Моңсыз идек, Тукай безне моңлы итте”
II. Актуальләштерү.
1. Без сезнең белән Г.Тукайның күп кенә шигырьләре, әкиятләре белән таныш. Укучылар, әйтеп карагыз, кемнең исендә калды икән?
2. Өй эшен тикшерү. Сәяхәтебезне дәвам итәр өчен, өй эшләрен тикшереп алырга кирәк. Өй эше Тукайның шигырләрен яттан өйрәнеп килергә иде.
Ә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Белгәнегезчә, сәяхәт вакытында тукталышлар була. Һәр тукталышта сез биремнәрне төгәл үтәп, дөрес җаваплар биреп, үзегезгә “елмаю” баллары җыярсыз.
III. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
Менә без сезнең белән 1нче тукталышка туктыйбыз.
1 нче тукталыш: “Туган тел” тукталышы.
(“Туган тел” көе яңгырый)
Укучылар, тыңлагыз әле.
–Нинди таныш моңлы көй бу?
-Бу “Туган тел” җыры.
Ә хәзер “Туган тел” җырын җырлап бераз ял итеп алыйк.
Сәяхәт-дәресебезне дәвам итеп туган тел турында мәкальләр искә төшереп китәбез.
(Слайдка игътибар итәбез. Мәкальләрне дәвам итеп әйтеп бетерергә кирәк).
Бирем. Туган тел турында булган мәкальләрне дәвам итегез.
- Ана теле бер . . . . . (булыр)
- Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган . . . (тел)
- Тел – белемнең ачкычы, акылның . . . . . . . (баскычы)
- Тел – күңел . . . . . . . (көзгесе)
-Бу тукталышта Тукаебыз безне нәрсәгә өйрәтә?
– Туган телебезне яратырга, сакларга өйрәтә.
Дөрес җавап бирүче укучыларга “елмаю” баллары тапшырыла.
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
2 нче тукталыш: “Карлыгач”
(Аерым язылган шигырь юллары бирелә. Карточкалар белән эшлиләр).
Бирем. Шигырьдә төшеп калган сүзләрне сайлап куярга кирәк.
Карлыгач.
- Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән _______________ (Карлыгачым, сандугачым). - Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп _______ ясый. (оя, өй) - Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур __________ да. (балалар, кошлар) - Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен- _________тотып кайта аналары. (черки, шөпшә) - Карлыгачым ямьсез озын кара _____________(төндә, кичтә)
Каты йоклый оясында, алмый тын да. - Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә __________очын. (борын, колак)
Бу Г. Тукайның кайсы шигыре булды? (Карлыгач).
-“Карлыгач” шигырендә Тукай нәрсә әйтергә тели?
– Кошларны яратырга, аларга ярдәм итәргә өнди.
“Елмаю” баллары тапшыра.
Ә хәзер “Карлыгач” җырын җырлап бераз ял итеп алыйк.
3 нче тукталыш: “Елның дүрт фасылы” тукталышына килеп җиттек. Бирелгән сылтама аша кереп биремне үтибез.
Рәсемгә туры килгән шигырь юлларын табабыз һәм укып күрсәтәбез. https://learningapps.org/watch?v=pbmx3zy3a24
– Бу Г. Тукайның кайсы шигыре булды?
– “Елның дүрт фасылы”.
– Бу тукталышта Тукай безне нәрсәгә өйрәтә?
– Табигатьне яратырга, сакларга өйрәтә.
“Елмаю” баллары тапшыра.
4 нче тукталыш: “Эшкә өндәү”
Бирелгән сылтаманы (ссылканы) ачып биремне үтибез. (һәрберсе ноутбукларда эшлиләр)
Бирем. Бирелгән өзекләр Г. Тукайның кайсы шигыреннән яки әкиятеннән.
– Бу тукталышта Тукай безне нәрсәгә өйрәтә?
– Тырыш булырга, югалып калмаска, кечкенәдән эш сөяргә өйрәтә.
5 нче тукталыш: “Безнең гаилә”тукталышы.
Соңгы тукталышка килеп җиттек. Укучылар экранга игътибар итегез әле. Бу рәсем Тукаебызның кайсы шигыренә туры килә. Җавап: “Безнең гаилә”. Әйдәгез әле, 5 нче тукталышны “Безнең гаилә” тукталышы, дип атыйк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин фәрманы белән агымдагы 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителгәнен һәркайсыбыз белә. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә гаиләләребез никадәр тотрыклы, нык булса, илебез дә көчле, нык булачак.
V. Йомгак.
Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен сөйләп бүгенгә сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Укучылар, Тукайга багышланган сәяхәтебезне әле тагын да дәвам итәрбез.
“Елмаю” балларын саныйбыз. (Тукайны иң яхшы белүче- медале тапшырыла) Рефлексия битенә билгеләр куябыз.
Билгеләр кую.
ФИО _______________________ РЕФЛЕКСИЯ
Өй эше |
“5” |
“4” |
“3” |
“2” |
Дәрестәге активлыгым |
“5” |
“4” |
“3” |
“2” |
2. Өй эшен бирү:
Тукай шигырьләрен искә төшереп килергә.