Уразаева Гузалия Шамильевна
Халиуллина Алсу Фаритовна
воспитатели
МБДОУ «Детский сад №3 «Эллюки»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Төркем: зурлар төркеме.
Максат: балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен системага салу.
Бурычлар:
Белем бирү: тышкы билгеләренә ( төсе, зурлыгы),тавышларына, нәрсә белән туклануларына, үз-үзләрен тотышларына карап, кышлаучы кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту.
Үстерү: сорауларга төгәл, тулы җавап бирүләренә ирешү, сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
Тәрбия бирү: кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту.
Көтелгән нәтиҗәләр: тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы),тавышларына, нәрсә белән туклануларына, үз-үзләрен тотышларына карап, кышлаучы кошларны аералар, сорауларга төгәл, тулы җавап бирәләр, сузлек запаслары арта, сөйләм телләре үсә, кошларга карата шәфкатьле булу, аларга булышу теләге туа.
Балалар эшчәнлегенең төрләре: танып-белү, эзләнү эшчәнлеге, уеннар, коммуникатив.
Индивидуаль эш: авыр әйтелешле сүзләрне кабатлау.
Сүзлек эше: томшык, өлеш, ипи валчыклары.
УМК: кошлар турында табышмаклар, әйтенүләр, әйтемнәр.
Алдан үткәрелгән эш: “Кошларга” шигырен ятлау, җимлекләр ясау.
Җиһазлау: кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсеме, карта, хатның ертык өлешләре, кошлар тавышы, күчмә такта, мольберт, кояш, кар бөртекләре рәсеме.
Белем бирү эшчәнлегенең төзелеше:
1. Кереш. Эмоциональ халәт тудырып балаларны җыю. Ситуация “Сайраган кошны табу”.
2. Төп өлеш.
2.1. Дидактик уен “Кошларны төркемнәргә бүл”
2.2. Дидактик уен “Табышмаклар әйтешү”
2.3 Дидактик уен “ Нәрсә койрыгы?” Ял минуты
2.4 ИКТ уен “ Кошлар тавышын таны”
2.5. Дидактик уен “ Кошлар нәрсә ярата”
3. Йомгаклау.
3.1 Хатны җыю нәтиҗә ясау.
3.2 Г. Тукайның “Кошларга” шигырен сөйләү.
3.3 Үзбәя.
ББЭ БАРЫШЫ
1. Кереш. ( Балалар төркем бүлмәсендә уйнап утыралар, кош тавышышы куела). Балалар, ишетәсезме, нинди тавыш безнең бүлмәдә? Кайдан ишетелә микән, әйдәгез әле эзлик? (Тәрәзәгә саескан рәсеме беркетелгән). Кем белә? Бу нинди кош? Игьтибар белән тыңлыйк эле, саескан безгә нәрсәдер хәбәр итәргә тели (кулларын колакларына куеп тыңлыйлар).
Саескан безгә, кошлардан бер үтенеч белән, хат алып килгән, хатны безнең тәрәзә ярыгына кыстырган булган, шулчак салкын, буранлы җил чыгып хатны ерткалап безнең төркем бүлмәсенә ташлаган. Безгә сезнең белән шул хатның ертылган өлешләрен җыеп, Саесканның кошлардан алып килгән үтенечен белергә кирәк.
Саескан безгә тизрәк табыр өчен план карта төзегән. Шушы план буенча барып, уеннарны дөрес уйнасак, без хатның ертылган өлешләрен табып, җыеп кошларның безгә нәрсә әйтергә теләгәнен чишәрбез.
Картада хатның ертылган кисәкләре кайда урнашканын саескан кар бөртекләре белән билгеләгән? Ни өчен дип уйлыйсыз? (Чөнки туган ягыбызда кыш).
Кыш айларын искә төшерик эле?
Бездә хәзер кышның кайсы ае?
Балалар кошларның безгә нинди хәбәр җибәргәнен беләсегез киләме? Эзлибезме хатның ертылган өлешләрен?
2. Төп өлеш. 2.1. Дидактик уен «Кошларны төркемнәргә бүл»
Балалар кошларны нинди 2 төркемгә бүленә?
Әйе, кышлаучы кошлар һәм күчмә кошларга аерып йөртәбез.
Бу уеныбызда, сезгә дөрес итеп, кар бөртеге рәсеме астына – кышлаучы кошларны, кояш рәсеме астына – күчмә кошларны беркетергә кирәк. (Аерым аерым балалар чакырыла).
Кышлаучы кошларның исемнәрен кабатлыйк.
Ни өчен аларны кышлаучы диләр?
Алар салкын кыштан курыкмыйлар безнең белән кышны үткәрәләр. Хатның бер өлешен табалар, мольбертка бер бала беркетә.
2.2. Дидактик уен «Табышмаклар, әйтенүләр, әйтемнәр әйтешү»
(2 саны төшкән кар бөртеген табу). Балалар җәймәгә утыра.
– Балалар, бу уеныбызда кошлар турында табышмаклар әйтергә кирәк.
Кем кошлар турында табышмак белә?
1 бала Чырык- чырык чыркылдый
Бер җиргә дә ул китми.
Безнең белән дус яши
Әйтегезче ул ни?(Чыпчык)
2 бала Кырау булсын, кар булсын
Китмәс дустым җәен кышын
Салмый сары альяпкычын. (Песнәк)
3 бала Гөлдер- гөлдер гөлдергү
Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)
4 бала Карга әйтә “Кар, кар..
Тиздән эреп бетәр кар
Канатымда хатым бар
Буең җитсә тартып ал.
5 бала Карга килде казан асты
Торна килде тоз салды
Саескан килде ярма салды
Күгәрчен килде күп ашады
Нәни бәби ач калды
Кетер- кетер, кетер казан төбен кимерә.
6 бала Бер карлыгач килеп яз булмый
Бер саескан килеп кыш булмый. (Икенче өлешен табалар)
2.3 Дидактик уен «Кем койрыгы?»
(3 саны төшкән кар бөртеге табалар)
– Балалар, бу уенны уйнаганчы, искә төшереп китик әле, кош гәүдәсе нинди өлешләрдән тора. (Томшык, гәүдәсе, койрыгы , канаты, аяклары)
– Ике командага бүленәбез, койрыклар командасы – уң якка, кошлар командасы – сул якка. Һәр кош үзенең койрыгын, һәр койрык үзенең кошын таба.
(Кошларның исемнәре атала).
– Балалар, игътибар белән карагыз әле, бер кош артык, ни өчен? Сыерчык – күчмә кош.
Хатның 3 өлеше табыла һәм тактага беркетелә.
Ял минуты
Тәрәзә каршында (Тәрәзәгә күрсәтәләр)
Килгән бер чыпчык (Бер бармакны күрсәтәләр)
Мине чакыра: (Үз-үзләренә күрсәтәләр)
“Чык эле ди, чык (Кул изиләр.)
Алдый ул беләм(Бармак яныйлар)
Гел шулай итә (Җилкәләрен җыералар)
Йөгереп чыксам (Йөгерү хәрәкәте ясыйлар)
Оча да китә (очу хәрәкәте ясыйлар)
2.4. ИКТ уен «Кошлар тавышын таны»
(4 саны төшкән кар бөртеген табу) Балалалар урындыкка утыра.
– Саескан кош тавышлары калдырган, сезгә кош тавышларын тыңлап – кошның исемен белергә кирәк.
-Күзләрне йомабыз, игътибар белән тыңлыйбыз. (Чыпчык, тукран, күгәрчен тавышларын тыңлап аералар. 4 нче өлешен табалар).
Балалар без хатның 4 өлешен дә таптык
2.5. Дидактик уен «Кошларны сыйла»
(5 саны төшкән кар бөртеген табу)
– Балалар, әйтегез әле, кошлар нәрсәләр ашыйлар, аларның бит сезнең кебек үк бик яратып ашаган ризыклары бар .
– Һәрбер кошның җимлегенә аның яраткан җимнәрен сибәргә кирәк. (Песнәк – майлы ит, саескан – ярмалар, күгәрчен – ипи валчыгы, көнбагыш төше, кызыл түш – карбаз, кавын төшләре, ала карга – пешкән токмач).
Без “Кошларны сыйлау” дигән шигырь беләбез, сөйләп китик эле бергәләп Кошлар, кошлар килегез, Бу өлеш- чыпчыкларга
Без сезгә май бирербез Бу өлеш – күгәрченгә
Сезгә җим әзерләрбез Каргаларга токмачлар
Кар өстенә сибәрбез. Тук булыгыз кошкайлар.
Хатның 5 өлешен табалар, мольбертка куялар.
3.Йомгаклау. 3.1. Хатны җыю нәтиҗә чыгару. (урындыкка утыралар). – Балалар, карагыз әле, хатны җыеп бетергәнбез, нинди рәсем анда?
– Кошлар нинди хәбәр җибәргәннәр? (Урманда безгә ашарга бетте, безнең ашасыбыз килә, ярдәм итегез, безне ашатыгыз).
Ничек кошларга ярдәмгә килергә? (Күбрәк итеп җимлекләр ясарбыз, кон дә кошларга ашарга бирербез, кошларны куркытмабыз). Сез әти – әниләрегез белән ясаган җимлекләрне без урамга саф һава суларга чыкканда алып чыгып агачларга эләрбез.
Ни өчен агачка эләбез җимлекләрне?
Кошларны саклау турында нинди әйтемнәр беләбез әле?
1 бала. Кошларга таш атма , күзең сукыраер.
2 бала. Кош оясын туздырма башың авыртыр.
3 бала. Сыерчыкларга оя яса эшең уңар.
3.2. Г.Тукай “Кошларга” шигырен сөйләү.
3.3. Үзбәя.
Кулланылган әдәбият
1. Туганнан алып мәктәпкәчә: мәктәпкәчә төп белем бирү программасы / Н.Е. Веракса, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә.- Казан, 2016 ел.
2. “Әйләнә-тирә дөнья белән танышу” Методик кулланма Н.Г. Гарипова, Р.С. Әхмәтова, Ф.М. Хәсәнова.- Казан 2016 ел.
3. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма 5-7 яшь. З.М. Зарипова, Л.И. Вәҗиева.- Казан 2012 ел