Семенова Надежда Николаевна
Ахметшина Айгуль Фаукатовна
учителя родного языка и литературы
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга» ЕМР РТ
г. Елабуга, Республика Татарстан
Максат. Укучыларны уңыш бәйрәме белән якыннан таныштыру.
Татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну тудыру.
Укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация.
Оештыру өлеше. Укучылар белән алдан хәзерлек эшләре алып барыла: шигырьләр, җырлар өйрәнелә, рәсемнәр ясала. Бәйрәм буласы зал яфраклар, плакатлар белән бизәлә, уртага яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела.
Кичә барышы
Укытучы: Балалар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Сөмбелә – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Ул – “башак” дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.
1 нче бала: Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә!
2 нче бала: Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп койма, капка
Асларына керәләр.
Укытучы: Ә хәзер бирегә 3нче сыйныф укучыларын чакырабыз. Алар “Яфраклар бәйрәме” җырын башкара.
1 нче бала.
Көз
Урман-кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
2 нче бала. Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Ә. Ерикәй.
3нче бала. Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Сентябрь җитте.
4нче бала. Бакчада хуш ис,
Бакчада ямьле,
Берсеннән берсе тәмле
Алмалар пеште.
(Залга Сөмбелә булып киенгән кыз керә, кулында кәрҗин)
Укытучы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле бу кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче кем белә?
Балалар: Сөм-бе-лә!
1 укучы. Исәнме, Көз, алтын көз,
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга
Сары чуклар элдеңме?
Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым!
Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда .
(“Көз” җыры- 3нче сыйныф укучылары башкара)
Балалар. Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар. Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
Балалар. Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә кызыл, матур
Алтын, матур төсләр бар.(Яфраклар сибә)
Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп! (Өстәл янына, балалар ясаган күргәзмә янына килеп күрсәтә)
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Алтын көз безнең уңган.
Укытучы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып, кыяр керә)
Кыяр. Хәерле көн, балалар!
Укытучы: Хәлләрең ничек, кыяр дустым?
Кыяр
Хәлем минем бик яхшы,
Уңышлар бик мул булды.
Хуҗам бик тырыш бала
Түтәлем дымлы булды,
Гел утап кына торды.
Помидор
Исәнмесез, хәерле көн, дусларым!
Минем дә хәлләр бик яхшы.
Хуҗабикәнең кызы
Бик тырыш бала булды.
Су сипте, чүп утады,
Шуңа уңыш күп булды.
Бу мәктәптә укыйдыр дип,
Рәхмәт әйтергә килдем.
Уңган,тырыш, тәртипле дип,
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.
Укытучы: Укучылар, кайсыларыгыз помидор үстерүдә әти-әниләрегезгә булыштыгыз? Кулларыгызны күтәрегез әле. Бик яхшы.
Суган
Исәнмесез, дусларым!
Хәлләрегез ничек соң?
Миңа карагыз әле
Мин матур һәм нинди зур!
Уңышым булды бик мул.
Укытучы: Менә нинди уңган, тырыш
Балалар укый бездә.
Хезмәт шулай матурлый ул
Нур балкый йөзегездә.
Кишер
Тукта. Тукта, туктап тор!
Син бераз гына уйла:
Ник кечкенә мин болай,
Ник үсмәдем соң буйга?
Шуңа мин вак булдым:
Хуҗам бик ялкау малай
Утамады түтәлне,
Шуңа үсмәдем бугай.
Кабак
Исәнмесез, барыгыз да,
Сез мине таныйсызмы?
Мине караучы малай
Аның исеме Рамай.
Бакчага һич килмәде,
Минем хәлне белмәде.
Беркайчан су сипмәде,
Ашламалар бирмәде.
Бергә
Ай-яй-яй,
Ай-яй-яй.
Укытучы: Бик начар безнең эшләр
Нишлик инде балалар?
Сезнең арада бармы соң
Андый ялкау малайлар?
Бергә
Безне һичкем хурламасын
Мактап кына әйтсеннәр.
Барлык мәктәп балалары
Хезмәт сөеп үссеннәр.
(“Яшелчәләр” җыры)
Укытучы: Күрегезче, балалар,
Шалкан быел бик уңган,
Самавыр хәтле булган,
Кем чәчкән бу шалканны?
Балалар: Бабай утырткан аны!
(“Зур шалкан” әкияте сәхнәләштерелә)
Укытучы: Карагызчы, бирегә безнең нәни дусларыбыз гөмбә җыярга чыкканнар. (“Гөмбәләр турында җыр”)
Сөмбелә. Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм. Үзем белән уңышлар, күңелле уеннар, табышмаклар алып килдем. (Табышмаклар әйтә)
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Шигырьләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
Укытучы: Бүгенгә без хушлашабыз,
Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
Эх, күңелле дә соң бу көз!
Укытучы: Бәйрәмебезне “Кояшлы ил ” җыры белән тәмамлыйбыз.