Айдашева Кадрия Амирзяновна
Шамсутдинова Гузель Амировна
Каримова Рузиля Фирдавесовна
учителя
МАОУ «Полилингвальный образовательный комплекс «Адымнар-Алабуга
г. Елабуга, Республика Татарстан
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә web-квест технологиясен куллану»
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “ Полилингваль белем бирү комплексы” Адымнар – Алабуга” гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе
1 нче слайд
Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем! «Адымнар – Алабуга» күптелле белем бирү комплексының туган тел һәм әдәбияты укытучысы
2 нче слайд (матур бүлмә рәсеме)
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен еш кына мин өй мөхитендә оештырам. Укучылар мондый дәресләрдә аеруча теләп катнашалар, белемнәрен куллануда зур активлык күрсәтәләр. Беренчедән, өйдә диварлар да булыша, дигән кебек, өй мөхитендә бала башында булган уй-фикерләрен тизрәк туплау сәләтенә ия, икенчедән,бүгенге көн укучыларында компьютер технологияләреннән файдалану зур кызыксыну уята.
3 нче слайд (квест бүлмәсенең рәсеме)
Ничек уйлыйсыз, бу бүлмә белән татар теле дәресе арасында нинди бәйләнеш бар икән? (фикерләр) Димәк, бүгенге осталык дәресенең темасы нинди булыр? (фикерләр) Әйе, бүген мин сезгә “Татар теле һәм әдәбяиты дәресләрендә web-квест технологиясен куллану” темасына осталык дәресе күрсәтәм.
Осталык дәресемнең максаты: web-квест технологиясе белән биремнәр әзерләргә, аны тормышта кулланырга өйрәтү.
4 нче слайд (???)
Заманча тиз үзгәрүчән дөньяда инновацион методларны һәм укыту формаларын кертү зарур. Шуларның берсе – квест. Минем уйлавымча, квест- технология – креатив, мавыктыргыч һәм заманча технология. Бу технологияне дәресләрдә куллану кулай һәм кирәкле дип саныйм.
Квест – ул сәяхәт-уенның бер варианты, ә уен укучыларны һәрвакыт активлаштыра, аларның танып-белү, эзләнү эшчәнлеген арттыра. Квестны әзерләү өчен Learnis платформасы иң уңайлы чара. Авторы, Екатеринбург мәктәбенең информатика укытучысы Максим Новиков, яңа кулланучылар өчен барсын да аңлатучы видеоинструкция дә тәкъдим итә. Ә без сезнең белән видео карап тормыйча, барысын да үзебез өйрәнербез. Тик аңа кадәр иң элек квест уенын карап китик.
Квест!!!
Бүген мин сезгә үзем әзерләгән квестта уйнап алырга тәкъдим итәм. Үзегезне мәктәп укучысы итеп хис итегез әле. Татар теле дәресеннән яхшы билге алу өчен сезгә шушы бүлмәдән чыгарга кирәк. Ишекне ачып карыйбыз – ул код сорый. Кайдан табып була соң? Димәк, бүлмәдә ниндидер биремнәр яшерелгән. Эзлибез. Компьютерга басып карыйбыз,компьютер диск сорый,димәк диск эзлибез. Китап киштәсендәге китапларга басып карыйбыз, астагы китапның эченнән диск килеп чыга,дискны копьютерга тыгабыз анда сузләр чыга, сүзләрне укыйбыз, бер темага берләштереп карыйбыз. Клавиатурага, мышкага басып карыйбыз, басылмыйлар.Өстәлдәге фотога басабыз, ребус чыга,ребусны чишеп андагы сүзләрне истә калдырабыз ( Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы)
Телефонга басып карыйбыз, телефон ун якка тошеп китә,идәндә ята торган китапка басабыз, эмблема килеп чыга, карыйбыз, истә калдырабыз. Идәндә палас бар, паласка басып карыйбыз,басылмый, коверны сулга алып куйсак , анда телефон зарядкасын күрәбез. Димәк безгә телефонны кабызыр өчен розетка кирәк, эзлибез, китап киштәсенә басабыз, киштә сул якка күчә һәм розетка күрәбез. Телефонны розеткага куябыз, һәм телефонга басабыз,мәкаль килеп чыга , мәкальгә төшеп калган сүзне куеп , мәкальне истә калдырабыз. өстәлнең тартмаларын ачып карыйбыз, тармада наушник күрәбез, басабыз, җыр тыңлыйбыз. Барлык караган рәсемнәрне искә тошереп биремнәр нәрсә турында икәнен аңладык. Димәк уендагы биремнәрнең темасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Ә кайчан үткәрелде мондый ел? (2021) Димәк, ишекнең кодына 2021 җыеп карыйбыз. Афәрин! Без үзебезгә тиешле бүләкне алдык.
5нче слайд (скриншот создание личного кабинета)
Learnis платформасында квест-уен әзерләү тәртибе:
Иң беренче чиратта, сезгә Learnis платформасында шәхси кабинет булдырырга кирәк.
6 нче слайд “Продукты” төймәсенә басырга;
7 нче слайд Үзеңә кирәкле бүлмәне сайлап, “Создать” төймәсенә басырга;
8 нче слайд Бүлмәгә исем биреп, график файллар форматында биремнәр урнаштырырга;
9 нче слайд Презентация төзегәндә берничә моментны искә алырга кирәк:
10 нче слайд. Барлык биремнәрдә ( бирем 1,2 һ.б.) номерлы булырга тиеш, чөнки укучылар аларны ирекле тәртиптә ачырга мөмкин.
БЕЛЕРГӘ! Җавапны һәр биремгә билгеле бер эзлеклелектә язырга, чөнки бу-ишекнең ачкычы .
2. Шрифтның күләме дә бик мөһим. Мин Times New Roman, 60 (исемнәр өчен) һәм 54 ( биремнәр өчен) кулландым. Алайса интерактив тактада биремнәр начар укыла торган булачак.
11 нче слайд. Презентация һәм тулы җавап язмасыннан соң( вакытлыча караламада ) рәсемнәр рәвешендә саклану( jpeg форматында). Моның өчен саклаганда тиешле форматны сайлап алып сакларга кирәк
12 нче слайд. Слайтларны сайтка керткәндә тиешле төймәгә басырга
13 нче слайд. Һәм тәртип буенча слайтларны урнаштырырга
14 нче слайд. Ачкыч кертергә( слайтларга җаваплар) һәм уенга исем бирергә
15 нче слайд. Квест эшләнелде! Автомат ярдәмендә сакланыла. Керү мөмкинлеге өчен вкладкага күчәсе калды
16 нче слайд. Әзер сылтамага басып, уенны башларга да була.
17 нче слайд. Әлеге квестны төрле предметларда һәм класстан тыш чараларда кулланырга мөмкин.
Ә хәзер, әйдәгез, үзебез дә берәр тема буенча квест-уенын төзеп карыйк. Мин вакытны сузып тормас өчен сезгә әзер папкалар ясап алып килдем. (Гамәли эш)
Әйдәгез, хәзер эшебезне әзер шаблон белән чагыштырабыз.
Тыңлап карыйк. Рәхим итегез. Рәхмәт.
12 нче слайд
Рефлексия. Нәрсә белдем? Ничек белдем? Ни өчен белдем?
Димәк без бүген квест- уенын кулланырга өйрәндек. Сез аны үз дәресләрегездә куланырсыз дип уйлыйм.
13 нче слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.