Эльфира Василевна Тазиева
воспитатель
МБДОУ Поисевский детский сад «Сандугач», Актанышский район
Проектның инфомацион картасы (паспорт)
1 |
Проектның тулы исеме |
“Туган авылым” |
2 |
Проектның максаты |
-Балаларда авыл тарихы турында күзаллау булдыру; -Балаларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә, табигатенә ихтирам тәрбияләү; – Үз илеңнен гражданинын hәм патриотын тәрбияләү, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру. |
3 |
Проектны эшләүче |
Тазиева Э.В. 89274071893 |
4 |
Проектның вакыты |
01.09.2023-31.05.2024 |
5 |
Проектның географиясе |
Мәктәпкә әзерлек төркеме. |
1. Кереш өлеш
2. Проектның актуальлеге
3. Проект эшчәнлегенең максатлары, бурычлары.
4.Проект эшчәнлегенең вакыты
5.Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр
6.Проект эшчәнлегене буенча чаралар.
7.Йомгаклау
8.Кулланылган әдәбият
Кереш өлеш
Актаныш – туган ягым,
Әй, хәтфә тугайларым.
Синдә туып канат ярды
Иң татлы хыялларым…
Туган як. Туган авыл. Бу җылы сүзләр өлкәннәр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аның тарихы, халыкның гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Балалар үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Туган авылыбыз Пучының тарихын өйрәнү, бүгенге көнен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, данлыклы шәхесләре белән очрашулар оештыру-балаларга патриотик тәрбия бирүнең бер өлеше булып тора.
Тәрбияченең бурычы итеп – балаларны Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдына китерәм мин. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.
Бу проект эшендә туган як, туган авыл тарихын, табигатен, билгеле шәхесләрен өйрәнүгә игътибар бирелә. Туган якны өйрәнү эше балаларны эзләнү, танып белү эшенә этәрә.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Шуңа күрә, һәр бала үз кече ватанының тарихын белергә тиеш дип уйлыйм мин.
Туган ягыбыздан кайда гына китсәк тә, чит җирләрдә гомер итсәк тә, нинди генә дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер туган авылыбыз баласы булып калабыз.
Проектның актуальлеге.
Һәр кеше яшәгән вакытында нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Киләчәк буын авыл тарихын өйрәнсен өчен материал туплау бик мөһим. Безгә тарихны сөйләп бирүче өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән көн кими. Алар буыннан – буынга сөйләнеп килгән вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф – гадәтләребез онытылып бара . Шуңа күрә проект эше эшләргә булдым.Туган якка мәхәббәт hәм хөрмәт тәрбияләу патриотик тәрбия бирунен мөhим өлеше булып тора. Туган якнын патриотларын тәрбияләу өчен туган төбәгеңнең тарихын, табигатен, кешеләрен яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә, бу пректның актуальлеге бервакытта да югалмас дип ышанам.
Проект эшчәнлегенең максатлары:
-Балаларда авыл тарихы турында күзаллау булдыру;
-Балаларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә, табигатенә ихтирам тәрбияләү;
– Үз илеңнен гражданинын hәм патриотын тәрбияләү, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру.
Бурычлар:
-Балаларга туган авылы, истәлекле урыннары, билгеле шәхесләре , табигате турында белем биру.
-Туган якка, туган авылга мәхәббәт тәрбияләү, андагы матурлыкны курә белергә hәм алар белән горурланырга өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗәләр.
– Балалар яшәгән районның, уз авылының исемен әйтә белергә; авылдагы оешмаларны hәм аларның әhәмиятен, авылның истәлекле урыннарын белергә тиеш.
– Балаларда уз районы, уз авылы өчен горурлык хисләре hәм аны чиста, матур итеп саклау теләге формалашырга тиеш.
Проект эшчәнлегенең вакыты
Проект уку елы дәвамында тормышка ашырылыр дип көтелә.
Проект эшчәнлеген реализацияләү өчен мөһим шартлар:
-авылдагы халыкның, әти – әниләрнең һәм балаларның бердәм эшчәнлеге;
– фәнни чыганаклар булу;
– өлкән буын кешеләре белән аралашу .
Проект эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешендә башкарыласы эшләр
№ |
Тема |
Максат |
1 |
Проект нәрсә ул? |
Балаларга проект эше турында аңлату. Туган як турындагы беренчел белемнәре турында белешү. |
2 |
Актаныш-аккошлар ягы… Туган авылым-Пучы. |
Балаларга авылыбыз турында сөйләү,барлыкка килү тарихын аңлату (экскурсия) |
3 |
Авылыбызның өлкән кешеләренә хөрмәт белән карау. |
“Өлкәннәргә хөрмәт белән карау-тәрбия эшенең мөһим бер өлеше” икәнен аңлату эше. |
4 |
Район символлары белән танышу. |
Балаларны районыбызның рәсми символлары белән таныштыру. |
5 |
Туган авылыбыз Пучы тарихы белән танышу. Үз символларыбызны уйлап чыгару. |
Пучы авылы тарихы белән танышу. Авылга туры килгән символларны уйлап рәсемнәр ясау. |
6 |
Күренекле якташларыбыз. |
Пучы авылында туып үсккән билгеле шәхесләр турында белү (ТР беренче президенты Шәймиев Минтимер Шәрип улы турында сөйләшү ) |
7 |
Авылыбызның җәмәгать урыннары . |
Авылдагы кибетләр, сырхауханә турында сөйләшү (экскурсия) |
8 |
Авылыбызның җәмәгать урыннары . |
Авылдагы банк, аптека, мәчетләр, мәктәп, балалар бакчасы турында сөйләшү (экскурсия) |
9 |
Җирлекнең сулыклары. |
Актаныш, Пучы территориясе буйлап агучы елгалар, күлләр турында белү. |
10 |
Туган авылымның табигате. |
Пучы авылы тирәлегендәге үсүче үсемлекләр, агачлар турында белү. |
11 |
Күренекле якташларыбыз. |
Пучы авылында туып үсккән билгеле шәхесләр турында белү. (Язучы, шагыйрь Рахмай Хисматуллин, Лена Шагыйрҗан, Нур Баян турында сөйләшү) |
12 |
Күренекле якташларыбыз. |
Пучы авылында туып үсккән билгеле шәхесләр турында белү. (артистка Нәсимә Җиһаншина турында сөйләшү) |
13 |
Челтер-челтер ага чишмәләр. |
Авылдагы чишмәләр турында белү (экскурсия) |
14 |
Авылымның иң матур урыннары. |
Әти-әниләр ярдәме белән оештырылган авыл тормышы төшерелгән фотографияләр конкурсы |
15 |
Җырларда- күңел җылысы. |
Актаныш районы турында язылган җырлар, шигырьләр белән танышу (авылның өлкән кешеләре белән аралашу) |
16 |
Мин-оста рәссам. |
Авыл күренешләрен рәсемгә төшерү буенча конкурс. |
17 |
Безнең авыл урамнары кем исемен йөртә? |
Авыл урамнарының исемнәре белән танышу(экскурсия) |
18 |
Туган авылымның хайваннар дөньясы. |
Авыл тирәсендә яшәүче хайваннарны барлау. |
19 |
Алар даны мәңгелек! |
Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү. Һәйкәл янына экскурсия. |
20 |
Икмәк кадере. |
Авыл җирлегендә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр- авыл хуҗалыгы эшчеләре турында сөйләшү. |
21 |
Йомгаклау. |
Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау. Ел буена өйрәнгәнне кабатлау, фотографияләрне, рәсемнәрне кабат карау. |
Проект эшчәнлегене буенча чаралар.
Тема: Туган авылыбыз Пучы тарихы белән танышу. Үз символларыбызны уйлап чыгару.
Максат: Пучы авылы тарихы белән танышу. Авылга туры килгән символларны уйлап рәсемнәр ясау.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, авыл күренешләре, Актаныш районы гербы, флагы рәсемнәре, альбом битләре, төсле карандашлар.
Эшчәнлек барышы.
1. Исәнләшү. Эшчәнлек максаты белән таныштыру.
2.Авыл күренешләрен карау. Кыскача гына авыл тарихы белән танышу.
1553 еллар тирәсендә Пучы якларына Пучы һәм Тучы исемле кешеләр килгән. Тучы моннан киткән, ә Пучы дигәне, урман кисеп, агач төпләп, өй салган һәм шунда яши башлаган. Авыл исеме килеп чыгышын шушы Пучы исеменә бәйләп аңлаталар.
3.Район символларын искә төшерү. Бүтән шәһәр, илләрнең символларын карау.
4.Иҗади эш. Туган авылыбызның үз гербын, флагын ничек күз алдына китерәсез? Без хәзер галимнәр, рәссамнар булабыз. Авыл символларын уйлап чыгарабыз һәм рәсем итеп ясыйбыз.
5.Эшләрне күзәтү, аңлату эше.
6.Йомгаклау.
Авылыбызның өлкән кешеләренә хөрмәт белән карау.
Максат: “Өлкәннәргә хөрмәт белән карау-тәрбия эшенең мөһим бер өлеше” икәнлеге турында аңлату.
Кичә барышы.
Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!
1а.б.Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән
2а.б. Кояш көлеп уянды да ,
Нурларын сипте мулдан.
Әби-бабайлар килгән бакчага
Атлап кояшлы юлдан.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген-Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
1а.б.Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән бакчага диеп,
Кем ул: – Исән йөр, балам, – дип,
Озатып кала сөеп?
Йә, кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагын?
Шулай ярата белә бит
Әбием генә бары.
Яхшыга өйрәтәсез,
Тыңлыйбыз Сезнең сүзне,
Һәр эштә үрнәк Сез безгә,
Хөрмәт итәбез Сезне.
(Мамонт баласы җыры)
2а.б. Хәзерге вакыттагы өлкән кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң да авыр тормыш көткән.
Ярты гасыр аерса да илне
Утлы, канлы, данлы еллардан.
Әммә хәтер әле дә йөртә сезне
Фронтларда – авыр юлларда.
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп.
Кулдан килсә әгәр, бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
“Герман көе”
1 а.б. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.
Безнең әбиләргә, дуслар,
Хөрмәтем бик зур минем.
Шундый кешеләр булганга
Шатланам, туган җирем.
Ышаныгыз, без мәктәптә
Гел тырышып укырбыз.
Кайгы – хәсрәтләр китерми,
Таянычыгыз булырбыз.
2 а.б. Кадерле Өлкәннәр!
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!
(Берничә бала сөйли)
Пенсия акчам – кечкенә,
Җиткерим ничек кенә
Кесәмә салсам, һич тормый-
Чыга бит тишеп кенә.
Аптырама, оныгың бар,
Тәрбияләрләр үскәчтен,
Бер баегач “Дәү әни!”-дип
Китерер күчтәнәчен…
Безнең урам әбиләре
Менә шулай сөйләшә.
Сүз уйнатып, бер-берсенә
Шатлыкларын өләшә.
Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,
Боекма син, күңел, боекма.
Киләчәккә өмет белән яшик,
Таралырлар әле болытлар.
(Ак яулыклы әбием)
1 а.б. Яшиләр безнең авылда
Әбиләр дә бабайлар.
Нинди генә авырлыклар
Кичермәгәннәр алар.
Безнең дә бар картаясы,
Булышыйк без аларга.
Утын ярыйк, су китерик,
Шатлансыннар алар да.
2а.б.Өлкәннәрнең да безнең кебек
Тәмле ашыйсы килә.
Җылы өйдә мул тормышта,
Тыныч яшисе килә.
Алар уйнап үсмәгәннәр,
Кечедән эшләгәннәр.
Кыенлыклар алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.
1а.б.Сугышларда катнашканнар,
Авырлыкларга түзеп.
Яхшылыкларга өйрәник
Әби –бабайдан күреп.
(Нәни музыкант)
2а.б. Хөрмәтле ветераннар!
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
1а.б.Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
Тема: Алар даны мәңгелек!
Балаларның эшчәнлеге төре: уенлы, коммуникатив, танып- белү тикшерү, матур әдәбият белән фольклорны кабул итү.
Максат: Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.
Тәрбия бурычы: Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкны үстерү.
Белем бирү бурычы:Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен баету
Җиһазлар: аудиоязмада «Марш» (Р.Еникеев көе), слайдлар, «Хәтер» китабы, «Хәтер көне» күргәзмәсе, чәчәкләр.
1. Көй тыңлау: «Марш» (Р.Еникеев көе).
2. Бөек Ватан сугышы геройлары турында слайдлар карау.
3. Сугышта катнашкан ветераннар чыгышы.
4. Җиңү көненә багышланган шигырьләр тыңлау (4 – 5 бала сөйли).
5. «Хәтер китабы» белән танышу
6. «Хәтер көне» дигән рәсем күргәзмәсен карау.
7. Бөек Ватан сугышы ветераннарына чәчәкләр бирү.
Йомгаклау.
Әгәр дә эш формаль рәвештә алып барылса, балалар бу проектны гадәти чаралар кебек кабул итәрләр, һәм бу эш аларның акылларына һәм йөрәкләренә кагылмас. Бу хәлне булдырмас өчен, патриотик тәрбия буенча әлеге проектны дөрес һәм тулысынча тормышка ашыру өчен барлык көчне, тәҗрибәне һәм белемнәрне куярга, яңа төрле һәм нәтиҗәле технологияләрне кертергә кирәк. Патриотик тәрбиянең нәтиҗәлелеген формалаштыруга авторлык карашы укучыларда дөньяга карашның патриотик характерын формалаштырганда яңа мөмкинлекләр күрсәтә алачак.
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.
1.Актанышым- ак илем.Казан.”Идел-Пресс” 2010.
2.Ф.Муратов, Й.Хуҗин .Актаныш- туган җирем.Казан. “ Идел-Пресс”2010.
3. Актаныш басмалары.Казан 2010.
4.А.Афзалова Актанышым- ак кала.Чаллы.ҖЧҖ “Газета- китап нәшрияты” 2001.
5. Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.
6. Интернет .