Галиева Гульназ Шамиловна
учитель родного языка и литературы
МБОУ”Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша», Казань
Тема: Фигыль. (2нче дәрес.Башлангыч сыйныф.)
Гөлназ Галиева Шамиловна
Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы.
Максат: фигыльнең юклык формасы белән танышу,ясалышын аңлау;укучыларның сөйләм телләрен,иҗади фикерләү сәләтен,танып-белү активлыгын үстерү; туган телгә,туган җиргә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: Фигыльләрнең юклык формасын тану, дөрес язу һәм сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;сөйләмне камилләштерүгә омтылу;җаваплылык хисе тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре:
Регулятив:билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып уку бурычын кую;нәтиҗәле алымнарны сайлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;үзтикшерү,үзбәя күнекмәләренә ия булу.
Танып белү: кирәкле мәгълүматны эзләп табу;сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү;уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап оештыру.
Коммуникатив:аралашу максатына туры китереп,үз фикерен тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу;төркемдә,парда,күмәк эшләгәндә хезмәттәшлек итә белү.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату
Предметара бәйләнеш:әдәбият,әйләнә-тирәне өйрәнү,метематика.
Укыту методы:пролемалы ситуация тудыру,тикшерү.
Эшне оештыру формалары: күмәк,индивидуаль,парда,төркемдә эшләү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек ,рәсем,карточкалар,лет бук.мимио студио.эл.такта.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре |
Оештыру,мотивлаштыру | Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез, укучылар! -Кәефләрегез ничек? -Хәерле көннәр сезгә,белем һәм фән ачкычлары телим мин һәммәгезгә. Татар теле дәресен башлыйбыз.Тактага күз салыгыз.Бары тик татар телендә генә булган хәрефләрне табып сызып куйсагыз нинди сүз килеп чыгар икән?Төркемләрдә киңәшегез дә ак биткә язып куегыз. Җавапларны күтәрәбез. | Исәнләшү -Татар телен-туган телне Өйрәнергә дип килдек. Укучылар 3 төркемгә бүленеп артык хәрефләрне сызалар һәм килеп чыккан сүзне ак биткә язалар,күтәреп башкаларга күрсәтәләр. (Бара,укый.ашый) | КУУГ:сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү. |
Актуальләштерү | -Укучылар,бусүзләр нинди сүз төркеменә карый? -Сез фигыль турында ниләр беләсез? -Кем бу җаваплар белән килешә?Кемдә башка фикерләр бар? -Өй эшен ,мимио студио пультлары белән тикшереп ,фигыль хакында белгәннәребезне искә төшерик. | -Фигыль Укучылар фигыль турында белгәннәрен сөйләп бирәләр.Бер-берсен тулылындыралар. Һәр укучы,электрон кушымта ярдәмендә ,өй эшен яктырткан биремнәрне-тестны пультлар белән (мимио студио ярдәмендә) эшли,дөрес җавапны күреп,кагыйдәләрне карап, хаталарын төзәтә, уңыш картасына билге куялар. | ТБУУГ:өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгеләү; РУУГ: җавапларның дөреслеген контрольдә тоту; КУУГ:коллектив фикер алышуда катнашу. |
Уку мәсьәләсен кую | Мин һәр парга узган дәресләрдә эшли башлаган лет букларны бирәм.Табышмаклар кесәсендәге рәсемнәрне карап,язылган сүзләрне укып,ысул кулланып парларда фигыльләрне табыгыз.
-Үсә-үсми сүзләрен чагыштырыгыз. Алар нинди сорауга җавап бирәләр? Без бүген дәрестә нишләрбез? | Җавапны күрсәтәләр,парда ысулны кулланып аңлаталар. Тактада ысул беркетелә Үсә-үсми сүзләрен тактага язып куялар . -Нишли?Нишләми? Дәрестә өйрәнәсе теманы фаразлап әйтәләр. | ШУУГ:үзбилгеләнү; ТБУУГ:сәбәп- нәтиҗә бәйләнешен аңлау,төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны табу; КУУГ:фикерләшү,сорау куя белү; РУУГ:фаразлау,уку мәсьәләсен кую. |
Уку мәсьәләсен адымлап чишү | 1.Төшенчәне аңлау. – Үсә-үсми сүзләренең охшаш һәм аермалы якларын табыгыз. -Төгәлрәк җавапны табу өчен,тактага күз салыйк әле. Усә һәм усми фигыле язылышында аерма бармы ? -Сорау куеп карыйк? Үсми-үсә фигыльләрн тактадагы җөмләгә куеп бергә укыйбыз. Чүп күп җирдә чәчәк… (үсми!үсә!) -Нәрсә белдерүен аңлар өчен картинага карыйбыз.Монда чәчәк үсә.Эш – хәрәкәт бара.Ә монда үсәме? Эш-хәрәкәт бармый.Чөнки чүпле.Димәк ,бу фигыль(үсә)эшнең үтәлүен белдерә. Ә бу фигыль (үсми)эшнең үтәтмәвен белдерә Хәзер инде фигыльләр турында эшнең үтәлүен һәм үтәлмәвен белдерәләр һәм нишли? нишләми? соравына җавап бирәләр дип сөйли алабызмы? Электронт тактадагы фигыльләрне эшнең үтәлүенә яки үтәдмәвенә карап 2 баганага аерып языйк. -Моны белү өчен нишләдек? -Дөрес.Эшнең үтәлмәвен белдергән фигыльләргә нинди кушымча ялгана? 2.Юклык кушымчаларын ялгау. Тактада бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрне эш үтәлмәслек итеп үзгәртегез.Болар нинди нинди балалар?Болай эшләргә ярыймы? 3. Тану ысулын чыгару. Дәреслек белән эш. -182нче күнегүне табыгыз..Малай нинди? Син аның кебек эшләр идеңме? – Нишләми ? соравына җавап биргән сүзне табыгыз -Ничек таптыгыз? Тактага ысулны язып кую.Парларда сөйләп ныгыту. Ял минуты.”Кем нәрсә эшләргә яратмый?” уены.
| Тамыр,кушымчаларын күрсәтеп сүзләрнең ясалышы ягыннан аермалы һәм охшаш яклар әйтелә. Сорауларының төрле булуы ачыклана. Укучыларның җаваплары тыңланыла. Укучылар фикерләрен әйтәләр. -Юк. -Әйе. Такта янында һәм дәфтәрдә эшләү.Тикшерү. Укучылар рәсемгә һәм текстка таянып эшлиләр һәм әдәплелек,чисталык,экология темасына фикер алышалар. Диалогны укыйлар,әдәплелек,ярдәмчеллек турында сөйләшәләр. -Йөрми Ысулны кулланып укучыларга төрле кош,хайван,балык кебек битлекләр ,йомшак уенчыклар бирелә.Алар көйгә хәрәкәтләнәләр,киртә аркылы атлыйлар..Көй туктаганда кем киртәгә керми кала, шул үзе кигән битлектә сурәтләнгән хайванның нәрсә эшләргә яратмавын әйтә ,калаганнар юклык формасындагы фигыль ясап җавап бирә.(Балык очарга яратмый-балык очмый!) | ШУУГ: һәр эшне уйлап эшләргә кирәклеген аңлау; ТБУУГ: ысулны,кагыйдәләрне кулланып фигыльләрне тану,гамәлләр кылу; РУУГ: фигыльләрне тану ысулын төзү; КУУГ:парда,төркемдә киңәшләшеп эшләү. |
Яңа белемнәрне беренче ныгыту. | Фигыльләрне сөйләмдә куллану Лет букларда такмаклар китапчыгын ачып “Битен юмаган әби” турында укыйбыз.Утәлмәгән эшне белдергән фигылләрне табабыз. Сүзлек: Комган- кувшин,савыт. Чумадан- чемодан. Эш утәлдеме? Эш утәлерлек итеп фигыльләрне үзгәртеп буламы?Кем узгәртеп укый ала? Әсәрнең эчтәлеге үзгәрдеме? – | Шаян такмакның аудиоязмасын тыңлыйлар,китапчыктан үзләре укыйлар,бер -берсенең эшен тикшерәләр,уңыш картасына билге куялар. Укучылар юклык формасындагы фигыльләрнең куллану очракларын әйтәләр,әһәмиятен ачыклыйлар. | ШУУГ: фигыльләрнең әһәмиятен аңлау; ТБУУГ:биремне аңлау,нәтиҗә ясау; РУУГ: җавапларны бәяләү,хаталарны аңлау,төзәтү. |
Рефлексия | -Бүгенге дәрестә без ниләр хакында сөйләштек? Уңыш картасына карап үзегезгә билге куегыз. | Тактага модельләр беркетелә.Тикшерелеп,тулыландырыла. | ТБУУГ:гомумиләштерүләр ясау,нәтиҗә чыгару,мәгълүматны схема рәвешендә бирү. РУУГ:җавапларны бәяли белү,үзбәя; КУУГ:Үз фикереңне дәлилле итеп җиткерү; ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне билгеләү. |
Өй эше бирү | Өй эше бирү.Аңлату.Алдагы дәрескә кызыксыну уяту.
| Өй эшен язып алу.Аңлашылып бетмәгән өлешләрен ачыклау. | ТБУУГ:дифференсацияләнгән биремне аңлау; РУУГ:эшчәнлекне оештыра белү,планлаштыру; ШУУГ:табигатьне саклауның әһәмиятен аңлау. |