Гараева Алия Ильгизовна
учитель-логопед
МБДОО «Детский сад
общеразвивающего вида №1 «Умырзая»
с. Актаныш, Республика Татарстан
Мәктәпкә әзерлек төркемендә логопедия шөгыле
Белем бирү максаты: -“аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту һәм системалаштыру;
-“сузык”, “тартык”, “калын тартык”, “нечкә тартык” турындагы белемнәрне ныгыту;
-сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.
Үстерү максаты: -балаларның игътибарын, җавап әзерләү тизлеген үстерү;
-сүзнең авазлар составы белән аның моделенең бәйләнешен күрү, авазлар составына туры килгән модельне сайлап ала белү күнекмәләрен үстерү;
-сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;
-фонематик ишетү күнекмәләрен камилләштерү;
-логик фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү;
-бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат: китапка карата кызыксынучанлык уяту; экологик тәрбия бирү; игътибарлылык тәрбияләү;
Методик алымнар: кыскача әңгәмә, “Ел фасыллары” темасына сорау-җавап, фонетик зарядка, биремнәр эшләү, эшчәнлеккә анализ.
Ярдәмлек: иҗекләр өчен өйләр, зәңгәр, яшел һәм кызыл фишкалар, пазллар, код-карталар, туп, һәр төркемгә биремнәр белән кәгазь битләре, төсле карандашлар, аудиоязма , слайдлар, ноутбук, проектор, экран.
Эшчәнлек барышы:
1. Оештыру моменты.
– Хәерле көн, сезгә,балалар!
Хәерле көн үземә,
Хәерле көн барчабызга!
Менә кәефләр дә күтәрелеп китте. Балалар, ә сезнең кәефләрегез нинди, миңа да күрсәтегез әле. (балалар елмаялар).
-Бүген безнең кәефләрнең яхшы булуына бар табигать сөенә.
Балалар, ә без шулай шат, яхшы кәефләр белән шөгылебезне дәвам итик.
-Балалар, әйтегез әле, табигать тә шатлана, сөенә дидек. Ә хәзер нинди ел фасылы хакимлек итә соң табигатьтә? (балалар җавабы).
Дөрес, әйдәгез, “Ел фасыллары” дигән уен уйнап алыйк. (Мнемотаблицалар белән эш. Ел фасыллары билгеләрен дөресләп тезәргә).
-Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Балалар уйлап карагыз әле, ел фасыллары алышынса нәрсә булыр икән? (балалар җавабы).
– Димәк ел фасыллары алышыну кешеләр өчен дә, табигать өчен дә бик куркыныч икән.
-Балалар, бүген без сезнең белән менә шундый ямьле матур яз көнендә хәзинә эзләргә чыгабыз. Сез хәзинә эзләргә яратасызмы? (балалар җавабы).
Т.: -Балалар, хәзинә эзләү өчен безгә нәрсә кирәк булачак?
Б:Башта безгә хәзинәне каян эзлисебезне ачыкларга кирәк, анда ничек һәм нәрсә белән барасыбызны белергә кирәк.
Т: Дөрес, балалар.Моның өчен безгә карта кирәк. Бары тик карта ярдәмендә генә без хәзинәне эзләп таба алачакбыз.
Пазллар белән эш
1. төркем хәзинәне каян эзлисебезне белә. (пазллар ярдәмендә төзи. (“Авазлар һәм хәрефләр иле”))
2 төркем пазллардан карта төзи.( Картаны пазллардан төзү).
3 төркем нәрсә белән барасын шулай ук пазллар ярдәмендә төзеп беләчәк(җәяү, автобуска утырып, көймә белән, ат белән,..)
Т: Менә, балалар, хәзинәне каян һәм ничек эзлисебезне, нәрсәләр белән барасыбызны ачыкладык. Димәк , без “Авазлар һәм хәрефләр иле”ндә хәзинә эзләячәкбез икән.
Т:Балалар, авазлар һәм хәрефләр илендә хәзинә эзләү өчен бик күп белергә кирәк, сез әзерсез микән, хәзинәне таба алырсыз микән, мин тиз генә сезнең белемнәрне тикшереп алыйм әле.
(пликерс программасында балаларның белемнәрен тест ярдәмендә тикшерү)
Т:Молодцы, балалар, булдырдыгыз.
Т: Безгә әле булган белемнәребезне дөрес һәм төгәл итеп җавап та бирергә кирәк. Ә моның өчен махсус әзерлек үтәргә- телләрне шомартырга кирәк.
Артикуляцион гимнастика (бергәләп).
Ша-ша-ша -менә сиңа тамаша.
Җә-җә-җә- бик усал кәҗә.
Ру-ру-ру- файдалы дару.
Абагага бага бага башым бәрдем баганага.
Торма тора тырмада
Торна төште тормага.
Саран Сара сарыгына
Саный-саный салам сала.
Шарик каян шар тапкан
Шаян Шарик шар капкан.
Т:Сез хәзинә эзләргә әзер икән. Димәк, юлга кузгалсак та була, хәерле сәгатьтә, киттек. Музыка (“Күңелле сәяхәт”).
Экранда карта чыга (нәрсә белән барасы рәсем чыга)…җәяү барабыз.
Т: Балалар, кая барасыбызны, ничек барасыбызны белдек. Без урман аша җәяү барачакбыз икән. Балалар, әйдәгез әле юлга кузгалганчы урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп китик. (балалар җавабы)
Т: Булдырдыгыз, балалар, димәк, юлга кузгалсак та була. (җәяү бару хәрәкәтләре ясыйбыз).
Экранда бирем яшерелгән урынны шартлы билгеләр белән сурәтләгән карта чыга(агач астында)
1.Бирем. “Шаян хәрефләр”
Т: Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Беренче биремне үтәдек. Хәзинәгә таба юлыбыз якынлаша. Инде алга таба юлга кузгалыйк. (экранда йөгереп баручы малай рәсеме, димәк, йөгереп барабыз)
Т:(экранда күл буе рәсеме).Менә күл буена да килеп җиттек. Балалар, менә шундый матур күл буена утырып бераз ял итеп алыйк, сулышларыбызны тигезлик. (Борын аша сулап, авыз аша чыгару)
Т: Булдырдыгыз, балалар. Күл буенда үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә искә төшереп үтик әле? (балалар җавабы)
Т: Молодцы, хәзер картага күз салыйк әле.(картаны ачалар, бирем кайда яшерелгәне шартлы билгеләр белән күрсәтелә).
2бирем: “Өйләрен тап” Рәсемдә сурәтләнгән (ма-ши-на, ки-тап, баш, таш, куян, кәбестә…) сүзләрне иҗекләргә аерып, бер, ике, өч тәрәзәле өйләргә урнаштыралар.
Т:Булдырдыгыз, рәхмәт балалар. Юлыбызны дәвам итәбез. Күл аркылы ничек чыгарбыз икән, балалар?
Б:көймә белән.(көймәдә ишкән хәрәкәтләр ясыйбыз)
Т: Күлне кичтек. Картага күз салыйк әле. Безне алда нәрсә көтә икән? (экранда бирем яшерелгән карта чыга)
3бирем: “Бер һәм күп” (туп белән уен).
Тәрбияче сүзне берлек санда (кул – куллар, лампа – лампалар, чиләк – чиләкләр, балык – балыклар, яулык – яулыклар, гөл – гөлләр, бияләй – бияләйләр) әйтеп балага туп ыргыта. Бала шул ук сүзне күплек санда әйтеп тупны кире кайтара.
Т:Рәхмәт, балалар, әлеге биремне дә төгәл үтәдегез. Юлыбызны дәвам итәбез. Ардык. Карыйк әле карта безгә нәрсә күрсәтә икән? (экранда автобус рәсеме, димәк автобус белән барабыз.)
Т:Дөрес итеп утырдык, автобуска утыргач, күзләрне йомып ял итеп алсак та була.
Күзләрне ял иттерү (күзләрне йому, ачу, уңга, сулга, өскә, аска йөртү). Яшел төскә карау
Т:Без ял иткән арада килеп тә җиткәнбез. Картага күз салыйк.
Без кайда икән? (карта бирем яшерелгән җирне күрсәтә)
4 бирем: : “Тере модельләр”
Бирелгән сүзләрнең модельләрен төзү (мәктәп, тәрәзә, карта сүзләре)
Т: Бу биремне дә төгәл үтәдегез, молодцы, балалар.
Экранда ат рәсеме чыга, балалар атта барган хәрәкәт ясыйлар.
Экранда 5 бирем яшерелгән урынны шартлы билгеләр белән күрсәткән карта рәсеме чыга.
5 бирем “Кроссворд чишү” Аваз хреф, иҗек сүзләренә кроссворд чишү.
Т: Балалар, молодцы, бу биремне дә төгәл үтәдегез. Хәзинә яшерелгән урынга килеп тә җиткәнбез икән. Тик менә хикмәт, безнең хәзинәбез кая соң? Әйдәгез картага күз салыйк әле.
(карта сандыкның кайда икәнен күрсәтә, балалар табып алып килә)
Т: Менә , балалар, хәзинәне дә таптык. (сандыкны ачып, китап ала) Безнең иң зур хәзинәбез – китап икән. Сез моның белән килешәсезме? (балалар җавабы).
Т: китап-безнең зур хәзинәбез, бары тик китап кына безгә белем бирә ала…… (бала саен китап өләшә)
Т:Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр эшләдек?
-Хәзинә эзләдек…..(балаларның җаваплары)
– Сезгә хәзинә эзләү күңелле булдымы, ошадымы?
-Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?….
-Балалар, сез бүгенге шөгльдә барыгыз да тырыштыгыз, сез миңа бик нык ошадыгыз, рәхмәт сезгә!……….