Габидуллина Зилия Илгизаровна
учитель биологии, химии и географии
МБОУ “Мало-Уруссинская ООШ” Ютазинского муниципального района РТ
Малые Уруссу
Дәрестән соң эшчәнлекнең темасы: “Кызыл китапка сәяхәт”
Максаты:
-Россиянебең кызыл китабына кертелгән үсемлек һәм хайваннар белән танышу;
-Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү;
-Төркемнәрдә дус-тату эшләү алымнарын үстерү
Җиһазлау: хайваннар, үсемлекләр турында китап күргәзмәсе, презентация,биремнәр белән карточкалар
Дәрестән соң эшчәнлекнең барышы.
- Оештырумоменты
(Слайд 1)
-Хәерле көн, укучылар! Мин – Габидуллина Зилия Илгизәр кызы. Бездә бүген дәрестән соң эшчәнлек. Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? (Шәп). Укучылар, әйдәгез уңышлы көннәр теләп бер-берберебезгә елмаюларыгызны бүләк итеге!
(Слайд 2)
Сандугачкай, сайра, сайра,
Котлап якты таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
Күрче дөнья нинди матур,
Тирә-ягың гөл генә.
Гөлбакчадай ямьле була
Бары Туган җир генә.
-Без кайда яшибез? (Татарстанда)
-Бик яхшы. Татарстанның табигате нинди? (Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле)
-Афәрин!
2. Актуальләштерү
(Слайд 3)
-Ә хәзер әкият тынлап китегез!
Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус – Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Кеше чәчәкле болыннарда йөргән, җиләк-җимешләр ашаган, кошлар тавышын тыңлап хозурланган, челтерәп аккан чишмәләрдән су эчеп, сусавын баскан. Авырса, шифалы үләннәр белән даваланган. Шулай итеп кеше баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдырган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискэн, урманнарын яндырган, елга-күлләренпычраткан. Табигать ямьсезләнгән, эчә торган сулар кипкән, шифалыүләннәр сулган, сайрар кошлар тынган. Кешегә бик күңелсез калган. Ул яңадан дуслашырга дип Табигатьне эзләп киткән. Күпме генә эзләсә дә, ул үзенең элеккеге дустын таба алмаган.
Кеше үзенең ялгышын аңлаган. Дуслыкны яңадан кайтару өчен ул сызганып эшкә тотынган. Тырышып-тырышып югалып баручы үсемлекләрнең, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең исемнәрен бер җыентыкка туплый башлаган…
-Кеше җыентыкны ничек атаган? (Кызыл китап)
-Кызыл китап безгә нәрсә турында информация бирә? (Нинди үсемлек һәм хайван төрләренә куркыныч янавы турында)
-Нәрсә турында кисәтә? (Кайбер үсемлек һәм хайван төрләре юкка чыгуы турында кисәтә).
-Нишләргә чакыра? (Бу үсемлек һәм хайван төрләрен өйрәнергә чакыра)
-Нинди киңәш бирә? (Аз калган үсемлек һәм хайван төрләрен ничек сакларга кирәклеге турында киңәш бирә)
-Бүгенге дәрестән соң эшчәнлекнең темасы нинди булыр? (Кызыл китап)
-Бик яхшы. Ә нинди максат куярбыз? (Кызыл китапка кертелгән кайбер үсемлек һәм хайван төрләре белән танышу, аларга карата сакчыл караш, мәхәббәт хисе тәрбияләү)
(Слайд 4)
Бик яхшы. Кызыл китаплар бик күп төрле була: Халыкара, милли, региональ.
(Слайд 5)
-Кызыл китапта 5 бүлек. Китапнын һәр бүлегенең битләре төрле төсләргә буялган. Нинди тәсләр ул? (Кара,кызыл, сары, ак, яшел)
-Һәр төс нәрсәне аңлата? (Кара төсле битләрдә бөтенләй юкка чыккан хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән).
Кызыл төсле битләрдә юкка чыгучы хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.
Сары төсле битләрдә сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.
Ак төсле битләрдә аз өйрәнелгән хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.
Яшел төсле битләрдә сан ягыннанкире торгызылган хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.)
-Бик яхшы.
-Кемнәр күбрәк хайваннарны ярата? Минем уң ягыма килеп басыгыз. (Укучылар килеп баса)
-Кемнәр күбрәк үсемлекләрне ярата? Минем сул ягыма килеп басыгыз. (Укучылар килеп баса)
-Менә безнең 2 төркем барлыкка килде: Хайваннар һәм үсемлекләр төркемнәре.
3. Төп өлеш
-Бүгенге дәрестән соң эшчәнлек уен-квест формасында үтәчәк. Без Кызыл китапка сәяхәт ясыячакбыз. Һәр төркемгә маршрут бите бирелә. Ярышыбыз тукталышларда биремнәр эшләү булачак. Сез, тиз генә, 5 биремне дөрес итеп эшләп такта янына килеп басырга тиеш. Өстәл янына киләсез, номерын карыйсыз, маршрут битләреннән шул номерны табасыз. Анда биремнәр язылган, укыйсыз,эшлисез. Каршыгызда өстәмә мәглүмат язылган битләр. Алардан сорауларга җавап биргәндә файдаланасыз. Конвертларда биремнәрнең җаваплары язылган, тикшерәсез, үзегезне бәялисез: хатасыз эшләсәгез кызыл түгәрәкне, 1 хата җибәрсәгез яшел түгәрәкне, күбрүк хата җибәрсәгез сары түгәрәкнеалып маршрут кесәсенә санлы ягын өскә каратып тыгып куясыз.
-Укучылар, ни өчен өстәлдәге биремнәр төрле төстә? (Чөнки кызыл китапның битләре төрле төстә)
-Бик яхшы. Хайваннар төркеме хайван эзе буенча, ә үсемлекләр төркеме чәчәкләр буенча китә. Төркемнәрдә дус-тату эшлибез, бер-беребезгә юл куябыз, ярдәм итәбез.
-Барыгызга да аңлашылдымы? (…)
-Бик яхшы. Уңышлар сезгә! Бер, ике, өч башладык.
-Афәрин! Тактада аршрут битегездзге кебек баскыч, түгәрәкләрегезне алып икенчеягынэйләндереп магнит белән тактага беркетәсез.
-Каршыма тезелеп басыгыз эле. Нинди сүзтезмә килеп чыкты? (Кызыл китап)
-Кызыл китап нигә кирәк булган? (Аз калган үсемлек һәм хайваннарны өйрәнер өчен, аларны саклар өчен)
-Ә без аз калган үсемлек һәм хайваннарны сакларга ничек ярдәм итә алабыз? Табигатькә чыккач нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешбез? (Үсемлекләрне таптамаска һәм өзмәскә, агачларны сындырмаска,бөҗәкләрне тотмаска, урманда учак якмаска, кычкырмаска, кырмыска , кош ояларын ватмаска)
(Слайд 6)
-Бик яхшы. Ютазы районында да аеруча саклана торган территорияләр бар. Андагы сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар Ютазы районынын кызыл китабына кертелгәннәр.
4. Рефлекция
-Ватаныбызның бөек шагыйрьләре табигать турында шигырьләр, композиторларыбыз аларга көйләр язган.
– Дәрестән соңэшчәнлекне Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыренә язылган җырбелән тәмамлыйсым килә.
– Кайсыгызның күбәләк буласы килә?
(Слайд 7)
5. Йомгаклау
-Шуны онытмагыз: Ватаныбызның табигый байлыкларын саклау һәрберезнең төп бурычы! Көчебездән килгәнчә аның үсемлек һәм хайваннар дөньясын сакларга, якларга тиешбез! Уңышлар сезгә! Дәрестән соң эшчәнлек тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!