Ибраева Лейсан Расиховна
учитель родного языка и литературы
МБОУ “Школа №167” Советского района г.Казани
Бүгенге көндә милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше булган туган телне яклау, аны саклап калу, үстерү -иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Мәгариф өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар һәм эш алымнары кулланыла, алар тагын да камилләшә бара. Татар телен фән буларак урта мәктәптә укыту барышында заманча технологияләр кулланып кына ниндидер уңышларга ирешергә мөмкин. Чөнки без яңача эшләргә омтылган, заманнан калышмыйча алга баручы буын белән көндәлек эш алып барабыз.
Туган тел һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы – укучыларны татар әдәбияты, язучылары белән таныштыру. Ә соңгы вакытта телевизион каналларның күбәюе, һәр гаиләдә видеомагнитофоннар барлыкка килү, интернет челтәренә тоташа алу мөмкинлеге китапка ихтыяҗны нык киметте. Китап киштәләрен чит ил язучыларының ялтыравык тышлы китаплары тутырды. Эчтәлекләре белән эстетик зәвыксыз укучыга адресланган әсәрләр булсалар да, чит илнеке – иң яхшысы, дип тәрбияләнгән буын шул китапларга ябырылды. Менә шундый шартларда балаларны ничек итеп милли рухи хәзинәбезгә йөз белән борырга? Сүз сәнгатебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтергә? Алай гына да түгел, укучыларны ничек итеп аңлап укуларына ирешергә? Бу сорауларга җавапны мин функциональ грамоталылык белән ныклап кызыксына башлагач таптым. Функциональ грамоталылыкның нигезен уку грамоталылыгы тәшкил итә. Уку грамоталылыгы һәр предмет өчен кирәкле һәм мөһим фактор булып тора. Мәгариф таләп иткәнчә, без балаларны укырга өйрәтергә генә түгел, укыганның мәгънәсенә төшенүләренә ирешергә тиешбез. Уку грамоталылыгы ул – уку-укыту текстларын уку һәм аңлау сәләте, тексттан мәгълүмат алу, аны интерпретацияләү һәм тормышта куллану дигән сүз. Димәк, төп басымны уку осталыгын тудырырга юнәлтергә кирәк.
Төп уку осталыгы (компетенцияләр) 4 төрле: 1) информацияне табу һәм аерып чыгару 2) укыган текстның эчтәлеген аңлап сөйли белү; 3) укыган текстны аңлау һәм бәяләү; 4) тексттагы информацияне куллана белү. 1 һәм 2нче компетенцияләр бары текст белән генә эшне тәшкил итсә, 3 һәм 4нче компетенцияләр текстан тыш эшчәнлекне дә үз эченә ала. Тел дәресләрендә уку осталыгын үстерү өчен биремнәрне төзегәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк: эчтәлек; ситуация (вәзгыять); текстның форматы; уку осталыгы (компетенцияләр); танып-белү дәрәҗәсе; җавап форматы. Текстның эчтәлеге яки тематикасы үз эченә төрле юнәлешләрне ала. Текстның темасына карап, һәр укытучы үзе өсти ала. Текст төзү ситуацияләре 4 төрле: шәхси; уку; иҗтимагый; эш текстлары. Тел дәресләрендә күбрәк шәхси төре кулланыла. Уку грамоталылыгын үстерү өчен төзелгән текстларда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк: – Текстны укый һәм аңлый белү; (мәгълүмати һәм матур әдәбият әсәрләре белән эш йөртелә) – Текстның төзелеше (формат) Текстлар укучыны тормыш ситуациясе алдына куярга тиешләр. Шушылардан чыгып төзелгән текстлар төзелешләре буенча 4кә бүленә: тоташ ; төзелмә; тоташ түгел; катнаш. Катнаш текстлар табигый фәннәрдә күзәтелсә, тел дәресләрендә тоташ һәм тоташ түгел текстлар өстенлек итә. Һәр предмет үзенең укыту таләбеннән чыгып, форматны үзе сайлый Нинди форматта төзелсә дә, текстлар тормыш белән бәйле булырга, укучыны тормыш ситуациясе каршына куярга тиеш. 15 яшьлек Рәсәй укучыларын уку грамоталылыгы буенча тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәр: безнең укучылар информацияне таба белә, тик укыган текстның эчтәлеген аңлап сөйли белүләре уртача. Ә укыган текстны аңлау һәм бәяләү дәрәҗәсе түбән. Функциональ грамоталылык дәрәҗәсе таблицада аңлатылган 1-2нче дәрәҗәдә укучылар гади текст укудан тыш, белемнәрен ситуацияләрдә күрсәтә ала башлый; 3-4нче дәрәҗәдә булган белем һәм күнекмәләрне яңа мәгълүмат алу өчен кулланалар; 5-6нчы дәрәҗәдә – укучылар мөстәкыйль уйлый белә һәм күнекмәләрне катлаулы шартларда куллана белә дигән сүз. Шушылардан чыгып, танып-белү дәрәҗәсе билгеләнә: Түбән – 1-2 дәрәҗә Уртача – 3-4 дәрәҗә Югары – 5-6нчы дәрәҗә Текстлар төзегәндә, җавап форматы да бик мөһим 1) 1 дөрес җавапны сайлый белү 2) Берничә дөрес җавапны сайлау 3) Киңәйтелгән җавап таләп ителә торган бирем Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Иманым камил, сыйныфта ничә бала- өчме, унмы, егерме бишме- бары тик шәхси-иҗади якын килеп эш иткәндә генә, укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.