Габутдинова Гульнара Салихяновна
учитель родного(татарского) языка
МБОУ «Новошешминская начальная
школа-детский сад»
с. Новошешминск, Республика Татарстан
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәсе : : “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” темаларына караган лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә актив куллануга ирешү;яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен атый белү, Нинди? соравына җавап бирә белү, яратам, яратмыйм сүзләрен белү .
Ме т а п р е д м е т нәтиҗәсе –
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеген бәяләү,үзбәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү төркемдә эшли белү аралашу этикетын булдыру,бер- беренә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү
Ш ә х е с к ә кагылышлы нәтиҗәләр– башкалар белән диалог оештырырга әзер булу, үзара аңлашу, әдәплелек кагыйдәләрен үтәү , ихтирамлылык тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, кәрзиннәр, рәсемнәр , яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары,көзнең киемнәре, дәреслек, смайликлар
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
Исәнләшү.
Уңай психологик халәт тудыру.
1 слай. Исәнмесез, балалар!
Хәерле көн!
Хәерле көн сиңа да,
Хәерле көн миңа да,
Хәерле көн һәммәбезгә дә.
Бер –беребезгә карап елмаябыз да , урыннарга утырабыз.
2.Дәрес темасына, максатына чыгу
2 слайд. Барыбызда экранга карыйбыз (Видео карау)
-Балалар, бабай уңыш җыярга чыккан. Кызлар инде аңа булышалар. Әйдәгез әле без дә бабайга булышыйк. Димәк, без сезнең белән хәзер бакчага барабыз. Кәрзиннәрне алабыз һәм бакчага барабыз. (Музыка яңгырый).
3. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
1) Балалар, бакчада нәрсәләр үсә соң?
Яшелчәләр, җиләк –җимешләр.
Әйдәгез, без сезнең белән нинди яшелчәләр үскәнен санап чыгыйк.
Кем дөрес җавап бирә, мин дә аларга менә шундый алмалар, җиләкләр бирермен.Ә сез аларны үзегезнең алдыгыздагы кәрзиннәргә җыя барырсыз.Шулай итеп, кемнең күпме уңыш җыйганын белербез.
3слайд. Экранда яшелчәләр рәсеме.
-Дөресме укучылар?
– Әйдәгез әле укучылар, бергәләп санап чыгыйк.(Бергәләп кабатлап чыгу).
2)Тагын бакчада нәрсәләр үсә?
Җиләк –җимешләрне саныйбыз.
Дөрес балалар. ( Бергәләп кабатлау)
4 слай Экранда җиләкләр (Бәяләү)
3)Балалар, карагыз әле чия нинди ул? Бергәләп аның билгеләрен санап чыгыйк әле.(Тактага чия рәсемен элү)
Чия –кызыл, түгәрәк, кечкенә, тәмле, баллы.
4)Ә кабак нинди? (Кабак рәсеме эленә)
Зур, тәмле, түгәрәк, сары
Бик дөрес. (Бәяләү) .
– Бу яшелчә, җиләкләрне без көз көне җыябыз.
5)Ә бүген безнең дәрескә көз үзе килгән бит. (1 кызны көз итеп киендерү).
Балалар көзнең кәрзине дә бар кулында. Нәрсәләр бар икән анда? Әйдәгез бергәләп сорыйбыз.
-Бергә : Көз , көз әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?
-Көз: Кәрзинемдә кыярлар, помидор һәм алма бар.
(2нче кәрзиндә)Кәрзинемдә суганнар, әфлисун һәм кишерләр.
Рәхмәт сиңа Көз. (Бәяләү)
Балалар,бу яшелчәләр, җиләк-җимешләр бик файдалы. Ә менә кишер күз өчен файдалы икән.
Хәзер без дә күзләргә ярдәм итик. Гимнастика ясап алыйк. Басыгыз әле.
4.Физминут
. (1-10 саныйм) Тиз тиз генә күзләрне йомабыз.
(1-2-3-4-) Уңга, сулга карыйбыз
(1-2-3-4) Өскә, аска карыйбыз
(1-10) Күзләрне йомабыз.
Сау сәламәт булыйк, урыннарга утырыгыз.
5.Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
1)Дәресне дәвам итәбез, сезнең өстәлләрдә яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре ята. 1 төркем винегрет ясау өчен нинди яшелчәләр кирәк , шуларны җыя; 2 төркем җиләк җимеш салаты ясый .
Салатларны менә шушы савытларга ясагыз.
Һәр төркемнән бер укучы такта янына чыгып, нәрсәләр кергәнен санап чыга . ( Бәяләү)
2)Ә сез үзегез нәрсәләр яратасыз? Әйдәгез, бер-берегездән сорагыз әле . Диалог төзү.
-Син нәрсә яратасың?
-Нәрсә яратмыйсың?
Җаваплар тыңлау. (Бәяләү)
3)5 слайд. Бу яшелчәләрдән бик тәмле кайнатмалар,компотлар да ясыйлар бит әле. Экранда бирем. Дөрес җавапны табарга кирәк.
Һәр төркемнән бер укучы чыгып эшли. (Бәяләү)
4)Ә хәзер генә тиз пазлы җыеп алыйк әле. (конверт белән пазлы бирелә)
Берсе кавын,икенчесе карбыз рәсеме килеп чыга.
-Булдырдыгыз укучылар.
6.Рефлексия
Без сезнең белән бик күп яшелчә, җиләк –җимешләр турында сөйләштек. Алар безнең өчен бик тә файдалы.Аларда витаминнар күп. Бу витаминнар безгә кыш көнендә аеруча күп кирәк. Сез үзегезнең җавапларыгыз белән безнең бабайга бик булыштыгыз. Кем күпме җыйды?(Укучылар яшелчәләрен саныйлар).
Билгеләр кую.
-Балалар , сезгә дәрес ошадымы?
Әгәр дә ошаса, кызыл төстәге җиләкне күтәрегез. Яшел төс яхшы булды дигәнне аңлата. Сары төс начар булды ди.
Сезгә өй эше :Яраткан яшелчә рәсемен ясарга.
Шуның белән дәрес тәмам. Сау булыгыз.