Ризванова Фануса Минигалиевна
учитель родного языка и литературы
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 29»
Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
г. Нижнекамск
Максат һәм бурычлар:
– укучыларда Татарстанда яшәүче халыкларның телләренә, гореф-гадәтләренә, кызыксыну, хөрмәт уяту;
– Туган ил белән горурлану, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
– укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып- белү, күзаллауларын арттыру, баету;
– башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү
Җиһазлау:
– компьютер, проектор, презентация, сандык, милли киемнәрдәге курчаклар.
Бәйгенең барышы
Алып баручы:
– Исәнмесез укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар!
Без бүген сезнең белән «Тамчы- шоу» интеллектуаль бәйгесенә җыелдык. Ни өчен тамчы соң дисәгез, халык: “Тамчыдан күл җыела” яки “Тамчы тама – тама ташны тишә”, ди. Без дә белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыябыз да гыйлемле кешегә әйләнәбез.
-Без яңа 2023 нче елга аяк бастык. Ә 2023 нче Татарстан республикасында нинди ел дип игълан ителде? (Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы).
-Әйе, дөрес. 2023 нче ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
-Татарстан – күпмилләтле дәүләт. Хәзерге вакытта аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы – Татарстан халкы.
– Безнең республикабызда нинди милләтләр яшиләр?(җаваплар).
– Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән дус-тату яшәгән. Татарстан халкының үзара дус, тату яшәве бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора.
Алып баручы:
– Бүгенге бәйгебез Татарстанда яшәүче халыкларның яшәү рәвешенә, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәренә, милли киемнәре һәм ашларына багышлана.
– Иң элек бәйгенең барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри белән танышып китик (жюри белән таныштыру).
– Бүгенге бәйгедә мәктәбебезнең укучыларыннан торган ике команда катнаша. Алар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәтерләр.
Бәйгенең тәртибе:
-Тамчы- шоуның шарты: урыннан кычкырмаска, бер команда җавап биргәндә 2 нче команда тыныч тора. Һәр дөрес җавапка берәр балл бирелә. Команда җавап бирә алмаса гына, каршы команда кул күтәреп җавап бирә. Иң күп балл җыючы команда җиңүче дип табыла.
Алып баручы:
– Үзләре белән якынрак таныштырыр өчен мин командаларга сүз бирәбез.
(Капитаннар үзләре һәм командалары белән таныштыралар).
Беренче тур. Разминка, тел чарлау. “Туган җирем- Татарстан”.
Һәр командага чиратлап сораулар бирелә. Һәр дөрес җавап бер балл белән бәяләнә. Команда җавап бирә алмаса, җавап бирү хокукы икенче командага күчә (слайд).
1. “Туган тел” шигыренең авторы кем? (Г.Тукай)
2. Алабуга шәһәрендә туган танылган рус рәссамы ? (И.И.Шишкин)
3. Бөтен дөньяга танылган рус сувениры? (Матрешка)
4. Татар халкының музыкаль инструменты? (Гармун)
5. Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)
6. Татарстанның хәзерге президенты кем? (Р.Миннеханов)
7. Татарстанның дәүләт телләрен атагыз? (Рус һәм татар телләре)
8. Татарстанның дәүләт символларын атагыз(Флаг, герб, гимн)
9. Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)
10.Россия флагында нинди төсләр? (Зәңгәр, ак, кызыл)
11. Кайсы шәһәрдә КамАЗ автомобиле чыгарыла(Яр Чаллы)
12. Кайсы шәһәрдә автомобиль шиннары ясала (Түбән Кама)
Икенче тур. “Милли киемнәр”.
Алып баручы:
– Төрле милләт халыклары яшәү рәвеше, кайсы дин вәкиле булулары, төрле гореф-гадәтләре һәм, әлбәттә, киемнәр төрлелеге белән бер – берсеннән аерылалар. Икенче турыбыз “Милли киемнәр” дип атала. (слайд)
– Сезнең алдыгызда серле сандык. Бу сандыкта нәрсә бар микән? Сез ничек уйлыйсыз? (җаваплар)
– Әйдәгез ачып карыйк әле. Безгә бүген милли киемнәр кигән курчаклар кунакка килгән икән. ( Һәр командага икешәр пар курчак бирелә . Командалар шушы курчакларның кайсы милләткә караганын һәм милли киемнәрнең исемнәрен атарга тиеш).
Милли киемнәрнең исемнәре:
Татар: күлмәк, камзул, калфак, түбәтәй, читек.
Рус: сарафан, рубаха(күлмәк), кокошник (хатын-кызларның баш киеме), пояс(кушак), чалбар(портки), картуз(ир-атларның баш киеме), лапти(чабата).
Башкорт: елән(өс киеме), камзул, күлмәк, бүрек (ир-атларның баш киеме), кашмау(хатын-кызларның баш киеме)
Чуваш: женский: тухья(хатын-кызларның баш киеме), шупар(өс киеме), кепе(ир-ат күлмәге), йем(чалбар).
Жюри беренче һәм икенче турларга нәтиҗә.
Ял мизгеле
Татар халык уены “Түбәтәй”
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
(Җырлый-җырлый балалар бер-беребезгә түбәтәйне кигертәләр. Музыка туктаган вакытта, түбәтәй кемдә кала, шул кешегә җәза бирелә).
Өченче тур. “Милли ашлар”.
Алып баручы:
– Экранда сезгә рәсемнәр тәкъдим ителә . Әлеге рәсемнәрдә милли ашлар күрсәтелгән. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап, мөмкин кадәр слайдта тәкъдим ителгән милли ашларны истә калдырырга тиеш (берничә секунд карыйлар, җавапларны битләрдә язалар). (слайд)
Сораулар:
1) Нинди милли ашларын истә калдырдыгыз? Исемнәрен языгыз (Бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч, чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый)
2) Рәсемнәрдә ничә өчпочмак күрдегез? (5 өчпочмак).
– Кайсы халыкның нинди милли ашлары күрсәтелгән? (рус: белен,кулич; чуваш: хурпу (итле пирог), шыртан(пешерелгән ит); башкорт: кымыс, бишмармак. (слайд)
Җаваплар жюрига бирелә. Жюри өченче турга нәтиҗә ясый.
Дүртенче тур. “Капитаннар ярышы”.
Алып баручы:
– Әлеге турда капитаннар катнаша. Капитаннарга раслаулар бирелә. Алар раслаулар дөрес булса “әйе”, дөрес булмаса “юк” дип кенә җавап бирергә тиеш.
1 нче команда капитанына раслаулар:
1.Татарстанда ике дәүләт теле (әйе)
2.Түбән Кама– Татарстанның башкаласы (юк)
3. Муса Җәлил композитор(Юк)
4. Язның беренче ае март (әйе).
5. Татарстан Республикасының президенты Р.Миннеханов. (әйе)
6. Рус халкының милли баш киеме түбәтәй (юк)
7. “Шүрәле” әкиятен Р.Миңнуллин язган (юк)
8. Чәк-чәк татар халкының милли ризыгы (әйе)
9. Башкортстанның башкаласы Мәскәү(юк)
10. Читек –татар милли аяк киеме (әйе)
2 нче команда капитанына раслаулар:
1.Татарстанның башкаласы – Казан (әйе)
2. Г.Тукай бөек татар шагыйре (әйе)
3.Татарстан флагында сары, кара, зәңгәр төсләр. (юк)
4. Бәлеш – татар милли ашы (әйе)
5. Җәй көне кар ява(юк)
6. “Туган тел” шигырен Муса Җәлил язган (юк)
7. Казандагы иң матур мәчет Кол Шәриф мәчете. (әйе)
8. Рус кызының милли баш киеме калфак (юк)
9. Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәре (әйе)
10. Түбәтәй- татар милли баш киеме (әйе)
Жюри дүртенче турга нәтиҗә ясый.
Бишенче тур. “Милли бәйрәмнәр”.
Алып баручы:
– Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
– Командаларга конвертлар бирелә. Конвертларда киселгән рәсем өлешләре, пазл. Шуларны дөрес җыйсагыз, милли бәйрәмнәр сүрәтләнгән рәсем килеп чыгар. Команда әлеге бәйрәмнең нинди һәм кайсы халыкныкы икәнлеген әйтергә тиеш. (Пазлларны җыю, җавапларны экрандагы рәсем белән тикшерү)
Алып баручы:
–Әфәрин. Безнең бәйгебез тәмам. Командалар уеннарга бик яхшы әзерләнгәннәр. Үзләренең Татарстан, аның халкы турында бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Бәйгегә нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә.
(Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра, командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә)
Алып баручы:
– Һәр милли тел, һәр халык – дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле. (слайд)
Бәйге “Туган тел” җыры белән тәмамлана.