Магсумзянова Фирдания Наиловна
учитель родного языка и литературы
МБОУ «Средняя школа №60»
г. Набережные Челны, Республика Татарстан
Максат:
- укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
- укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
- тел культурасын үстерү;
- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
- эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
- туган телгә, әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары, Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Хөсни, Һ.Такташ портретлары, презентация.
Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.
Уен барышы.
Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.
Алып баручы.
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезнең хөрмәткә без 7 сыйныф укучылары белән “Тамчы – шоу” уенын күрсәтербез. Ике команда арасыннан зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. Укучыларның чыгышларын йолдызчыклар белән бәяләп барырбыз, дөрес җавап биргән һәр сорауга жетон бирелә -Шулай итеп, “Тамчы шоу” уенын башлыйбыз! (Музыка)
2. Тамчы шоу уены барыгызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.
1.Уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри составы белән дә танышыйк. 1. …
2…….
2. Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр
Белмәгәннәр коры калыр.
Дуслар, сез безгә сүз бирегез,
Белгәннәр алга чыксын.
Һәрберегез тамчы шоуда
Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.
Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.
1.Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышыйк.
Дуслык (Безнең исем)
Безнең девиз. Дуслык – безнең бәйрәм бизәге
Дуслык – безнең җиңү теләге.
Хәзер, дуслар, көч сынашыйк
Зирәкләр ярышка чыксын.
Акылын һәм тапкырлыгын
Эшкә җигәргә тырышсын
Татар телендә алган белемнәрне
Акларга без тырышырбыз
Тамчы-шоуда безнең белән
Якынрак танышырсыз.
2.Бик әйбәт, укучылар. Хәзер икенче команда белән дә танышыйк.
Безнең исем. ЯЛКЫН.
Безнең девиз. Ялкындай янып яшәргә,
Җиңәргә – бирешмәскә!
“Ялкын” командасыннан
Сәлам кабул итегез.
“Дуслык” ярышка чакыргач,
Көч сынарга булдык без.
Сыныйк алган белемнәрне
Хәзер татар телендә
Кем иң зирәк һәм иң тапкыр
Барсын һәрвакыт алдан.
1. Булдырдыгыз укучылар. Шулай итеп, 1 беренче турга кереп китәбез
1 тур. Батыр – берне, белемле – меңне егар.
Тактада сораулар бирелгән, сез аларга җавап бирергә тиеш. Кайсы команда әзер, шул кыңгыравын шалтырата.
- Слайдта сораулар язылган, слайд күрсәтелә.
- Татарстан гимнының сүзләренең авторы кем?
- Татарстанның беренче президенты кем?
- Татарстанда ничә зур елга ага?
- Яр Чаллы шәһәрендә нинди шагыйрьгә һәйкәл куелган?
- Татарстанның баш шәһәре.
- Татарстанның танылган композиторы кем?
- Татарстан Республикасының мәйданы күпме?
- Татарстанның иң зур байлыгы нәрсә?
- Тынычлык символы нинди кош?
- Нинди шәһәр балык исемен йөртә?
2 тур. «Сез игътибарлымы?»
– Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экранда сезгә рәсем күрсәтелә. Игътибар белән карыйбыз һәм истә калдырабыз. Сезгә бер минут вакыт бирелә.
– Ә хәзер командаларга сораулар бирелә.
3 тур. «Буталган хәрефләр»
Буталган хәрефләр: (слайд)
– Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.(язарга)
4 тур.
Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен, мәкальне әйтеп бетерергә тиеш буласыз.Кем әзер, шул кыңгырау шалтырата.
5 тур
“УН, СИН КАЙДА?” УЕНЫ.
– без аңа утырабыз: у- -н—
- без аның белән уйныйбыз: у-н—
– ул безгә еш килә: -ун—
– жирафның ул озын: -у-н
– анда агачлар күп: у—н
– ул безне елата: -у- – н
– аның колаклары озын: -у-н
6 тур. СОРАУ – МИННӘН, ҖАВАП – СИННӘН»
Сорау- табышмаклар.
- Әти белән әни нәрсәдән башлана?
- Малай башында ни бар?
- Таң нәрсәгә бетә?
- Әбидә бар- миндә юк,
бабайда бар- синдә юк.
- Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк.
- Җәй нәрсә белән бетә?
- Чаллы уртасында нәрсә бар?
- Җирнең уртасында нәрсә бар?
7 тур. Капитаннар бәйгесе
Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар
Әйе, юк дип җавап бирергә тиеш булалар.
“Дуслык” командасына.
1.”И туган тел, и матур тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)
2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)
3.Елның бишенче ае – август.(юк)
4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)
5.Дүшәмбе – русча среда.(юк)
6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)
Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)
сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)
Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)
Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)
Э. “Ялкын” командасына.
1.”Туган авыл” шигырен Г.Тукай язган. (әйе)
2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)
3.Елның икенче ае -март. (юк)
4.Шимбә – русча суббота.(әйе)
Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)
Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк
Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)
Рәвешнең сораулары – нишли?нишләде?(юк)
Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)
Мин җиденче сыйныфта укыйм. (әйе)
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!
Бүгенге “Тамчы – шоу “уеныбыз ахырына якынлашты. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.
Җирне саклап кала алмабыз,
Әгәр дус булмасак без
Шуңа күрә барыбыз да,
Дус булырга тиешбез.
Без яшибез бер үк җирдә,
Без-күршеләр.
Без,әйдәгез, дуслар булыйк,
Без – кешеләр.
Үскәчтен дә дошман булмыйк
Беребез дә.
“Дуслык” сүзе булсын безнең – ТЕЛЕБЕЗДӘ!
Молодцы! Бик яхшы булды. Безнең конкурсларыбыз тәмам. Хәзер безнең укучыларыбыз сезгә 2 команда бергә “Туган тел” җырын җырлап күрсәтерләр.
Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.