Национальные и религиозные праздники
Бөек татар халкын, бай тарихын,
Гасырлардан килгән мирасын,
Калдырасы иде яшь буынга,
Һәрбер кеше барлап соклансын!
Гореф-гадәтләрне,җыр-биюне,
Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен,
Белсен иде җирдә һәрбер бала
Әнисеннән алган үз телен!
(Эльмира Зарипова)
Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәм тормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан. Халкыбыз гомер-гомергә бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп килгән. Бу бәйрәмнәр арасында корбан бәйрәме аерым урын тота. Бу бәйрәм бигрәк тә авыл җирлегендә яшәгән халык өчен изге бәйрәм булып саналган. Безнеӊ күбебезнеӊ нәсел җепләре авылга килеп тоташа. Мөселманнарның зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 1нче көнендә билгеләп үтелә. Гарәп теленнән Корбан сүзе карубә, ягъни якынаю дигән сүз. Шәригатьтәге мәгънәсе гамәл гыйбадәт белән Аллаһыга якынаю, димәк, без намаз укуыбыз, Корбан чалуыбыз белән Аллаһыга якынаябыз. Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Ураза хиҗри календарь буенча бер ай – Рамазан ае буе тотыла. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аеның беренче көненнән башлап, Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү фарыз. Фитр сәдакасының күләме ̶ 3260 грамм хөрмә яки 3260 грамм арпа (гадәттә, диния назәрәте аның акчалата күләмен билгели). Рамазан аеның тәмамлану уңаена багышланган җәмәгать белән кылына торган бәйрәм, ике рәкәгать бәйрәм намазын (Гает намазын) уку белән билгеләнә. Ураза вә Корбан бәйрәм намазларының укылуы – динебездә важиб эшләрдән санала. Бәйрәм намазлары беткәч, мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, хәерле теләкләр телиләр. Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш чыгып ярты сәгать чамасы вакыт үткәннән соң укыла. Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.
20-21 март көннәренә яз бәйрәме Нәүрүз туры килә. Аны Иран һәм төрки халыкларда Кояш календаре буенча Яңа ел бәйрәме буларак билгелиләр.
Нәүрүзне язын төн белән көн тигезләшкән чорда бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул Урта Азия һәм Иран халыкларында 7 мең ел элек, ислам дине барлыка килгәнче үк булган. Нәүрүз – Җир йөзендәге иң борынгы бәйрәм, ул яңа тормыш тууын гәүдәләндерә. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, “нәүрүз” “яңа көн” дигәнне аңлата. Аны табигать уянуы, җылыту һәм авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйлиләр. Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган. Аны японнар – “риссон”,кытайлар – “чуньцзе”, славяннар – “масленница”, төрки халыклар – “нәүрүз”, фарсылар – “яңа ел “дип атаганнар.
Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан-буынга күчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау ̶ төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу ̶ тормыш гел шулай баллы булсын дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, бер-берсенә су сибешеп уйнаганнар. Бу көнне буй-буй итеп, 7 төрле кыяк үсемлек утыртканнар. Аларның ничек үсүенә карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр. Бу көнне малайлар белән кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе ̶ һичшиксез, карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып- җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган. Нәрсә аңлата соң «Сөмбелә»? Сөмбелә ул 23 нче сентябрьгә туры килгән көн-төн тигезлеге, ягъни көн белән төннең вакыты бер озынлыкта булган көн. Сөмбелә («сары башак» дигән сүз) ̶ татар халкының йола бәйрәме. Ул, урып-җыю эшләре беткәч, көн белән төн тигезләшкән көнне үткәрелгән. Халык «Сөмбелә» бәйрәмен, шатланып, яхшы кәеф белән каршылаган. «Сөмбелә» табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. «Сөмбелә» гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган.
Авыл халкы сары чәчле бер матур кызны Сөмбелә итеп киендергән һәм, аны уртага алып, биегән, җырлаган, күңел ачкан, Кызлар такыя үргәннәр һәм Сөмбеләнең башына кидергәннәр, чөнки кешеләр Сөмбеләне сары толымлы кыз дип уйлаганнар.
Бәйрәмнәр ̶ тәрбия чыганагы. Мөселман бәйрәмнәре кешедә саф күңеллелек, чисталык, пөхтәлек, миһербанлылык, игелеклелек кебек иң матур һәм кирәкле сыйфатларны тәрбиялиләр. Милли бәйрәмнәребезне саклап калыйк!
Әдәбият
1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995
2. Татар дини календаре, 2007 нче ел
Юнусова Сания Габдрауфовна,
учитель родного (татарского) языка и литературы,
МАОУ «Гимназия-интернат №4» г.Казани РТ