Галиева Эндже Ильхамовна
учитель родного языка и литературы
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №36» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан, г. Нижнекамск
Тема: Минем холкым – минем язмышым. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча йомгаклау дәресе.
Максат:
- Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.
- Сөйләм телен, аңны, фикерләүне үстерү.
- Укучыларның холык – фигыльләрендә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, әсәр тексты, кәрҗин белән алмалар, проектор, ноутбук.
Дәрес үткәрелә торган класс: 7 нче сыйныф
Класска характеристика: дәрес көчле укучылар өчен (татар балалары өчен) төзелгән
Дәрес барышы.
I. Оештыру
Укытучы: Хәерле көн, балалар!
Укучылар: Хәерле көн, исән-имин үтсен көнегез!
II. Актуальләштерү
Өй эшен тикшерү
Укытучы: Укучылар, безнең әби-бабаларыбызның барлык күренешләргә дә кыска гына җавабы булган. Карагыз әле, мин бүген сезгә бер кәрҗин кып-кызыл алмалар алып килдем. Хәтта менә шушы алмаларны кулланып та халык мәкаль-әйтемнәр иҗат иткән. Сезгә өй эше итеп алма белән бәйле мәкальләр язып килергә иде. Ниндиләрне таптыгыз икән, ягез тикшереп карыйк.
Укучы: Алма агачыннан ерак төшми.
Алма теләсәң, агачыннан күз алма.
Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел.
Алманың кызылына алданма.
Алмасын ашарсың – агачын кисмә.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: Булдырдыгыз, бик яхшы. Карагыз әле, бу алмалар арасына тишеклесе дә эләккән икән бит. Ә халык мондый җимешләрне әйтемнәрдә файдаланган. “Тәмле алмага корт төшә” дигән ул.
Сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?
(Яхшылыкка начарлык күбрәк тартыла дип аңлатырга була әйтемнең мәгъсен).
Укытучы: Балалар, ә кайсы әсәрдә алма белән бәйле вакыйга сурәтләнгән иде? Исегезгә төшерегез әле.
Укучы: Алдагы дәрестә укыган Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” әсәрендә алма белән бәйле вакыйга тасвирланган иде.
Укытучы: Бик дөрес. Димәк бүгенге дәрестә без нишләрбез икән?
Укучы: Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повестена анализ ясарбыз.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы: Әсәрнең эчтәлеген сез инде беләсез, ләкин җентекләп анализ ясар өчен кайбер моментларны искә төшереп үтик.
- Әнә шуннан бирле безне, Кәҗәнекеләр, Кәҗә Шаяхмәтнекеләр дип йөртәләр.”
Укытучы: Әлеге өзектә Айдар әтисенә нинди характеристика бирә?
Укучы: Әтисен ул дуамалрак, бер әйткән сүзеннән кире кайтмый торган кеше дип бәяли.
Укытучы: Әйе, укучылар, шул ук вакытта Айдар үзләренең Кәҗә Шәяхмәтнекеләрке булулары белән дә таныштыра. Кәҗә!!! Аңа нинди сыйфат хас?
Укучы: Кәҗә – ул кире җан иясе.
Укытучы: Менә укучылар безнең сөйләмебезгә 2 төшенчә килеп керде: кирелек һәм дуамаллык, сез бу төшенчәләрне исегездә калдырыгыз, чөнки алар безгә анализ ясау дәверендә кирәк булачак. Әсәрне укып чыкканнан соң, укучылар, беренче карашка повесть нәрсә турында?
Укучы: Мәхәббәт турында.
Укытучы: Ә кемнәр арасында соң ул мәхәббәт?
Укучы: Вәсилә белән Айдар арасында.
Укытучы: Ә хәзер әйдәгез бу мәхәббәт тарихын искә төшерик һәм геройларның холкына игътибар итик. Айдар белән Вәсилә арасында мәхәббәт чаткысы кайчан барлыкка килә? (укучылар сөйлиләр)
Укытучы: Айдар монда нинди?
Укучы: Ул сөйкемле, шаян, шук, җор.
Укытучы: Килешәм, ә менә кайсы вакыйгадан соң без Айдарның холкында үзгәрешләр сизә башлыйбыз?
Укучы: Сабантуенда, ат чабышында булган вакыйгадан соң Айдарның холкы үзгәрә барганлыгы сизелә.
Укытучы: Искә төшерик әле бу вакыйганы.
Укучы: Айдар Госман кыланышларында мактанчыклык күрә. Ярыш вакытында аның үзендә дә Госманга карата начаррак мөнәсәбәт сизелә. Аннан курыйкмыйм, дисә дә, узар дип шикләнә шикелле. Атының борынына ялгыш тигән камчыга үч итеп, Госманның битенә камчы белән селтәнә ул һәм гомергә бетмәслек яра эзе калдыра.
Укытучы: Бу эз аның битендә генә каламы?
Укучы: Юк, ул аның йөрәгендә дә кала.
Укытучы: Әйе, укучылар, биттәге эз бетәргә мөмкин, ә йөрәктәге яра беркайчан да бетми һәм ул үч, көнчелек кебек яман хисләрнең туына сәбәп була. Шуның өчен сез мондый адымнардан, мондый хисләрдән саклана күрегез. Димәк, Айдар холкында нинди сыйфат барлыкка килә инде?
Укучы: Ул тиз кызып китүчән була башлый.
Укытучы: Укучылар, ә Мамалай егетләре белән Айдар арасында нинди конфликт була?
Укучы: Айдар чишмә янында Вәсиләнең кабат килүен көтеп торганда, аңа Мамалай авылы егетләре бәйләнәләр. Алар Айдар белән сугыша, Айдар
староста малаеның битен яралый.
Укытучы: Бу күренеш шулай ук Айдарны ничек характерлый?
Укучы: Тиз кызып китүчән, сабырсыз, уйлап эш итмәүче буларак күренә Айдар бу күренештә.
Укытучы: Госман Айдар белән бергә Мамалай авылына барган булса, мондый хәлләр килеп чыгар идеме икән, сез ничек уйлыйсыз?
Укучы: Юктыр, мөгаен.
Укытучы: Укучылар, Госман белән Айдар арасындагы дуслык чын дуслыкмы? Гомумән, Госман нинди образ ул?
Укучы: Айдар белән Госман арасындагы дуслык чын дуслык түгел, бу — ялган дуслык. Ул икейөзлелеккә, юхалануга корылган. Госман, Айдарның дусты булып йөрсә дә, аның үзеннән өстен сыйфатларын күреп, көнләшү хисләре кичерә. Аңардагы мәкер, хөсетлек ике кешенең тормышын, бәхетле киләчәген, мәхәббәтен җимереп ташлый. Госман – әнә шулай кешеләрнең бәхетсезлегеннән тәм табучы, сөйкемсез, ямьсез күңелле егет. Мондый кешеләр үзләре дә рәхәт күрмиләр, башкаларга да рәхәт күрсәтмиләр.
Укытучы: Әйе, Госман белән Айдар арасындагы дуслык чын дуслык түгел. Әмма шуңа да карамастан Айдар аны үзе белән кыз урларга ала. Һәм монда ул үзен нинди итеп күрсәтә?
Укучы: Монда инде Айдар тәвәккәл.
Укытучы: Ә никахта Айдар нинди?
Укучы: Ул дуамал, тиз кызып китә, кире. Дустының характеры нинди икәнен белүенә карамастан, Госманның ялганына берсүзсез ышана. Яраткан кызын бәхетсез итә, үз язмышы, кунаклары турында да озак уйлап тормый. Аның өчен иң әһәмиятлесе үч алу.
Укытучы: Әйе, укучылар, мин сезнең белән тулысынча килешәм. Ә хәзер Айдарның әтисе турында сөйләгән өзеккә кире әйләнеп кайтыйк әле. Автор бу өзек белән әсәр башында ук безне нәрсә дип кисәтеп куярга теләгән?
Укучы: Нәселләрендә үк дуамаллык, кирелек сыйфатлары бар дип әйтәсе килгән язучының.
Укытучы: Ләкин Айдарның без санап үткән сыйфатлары нәселдән генә киләме, әллә башка сәбәпләр дә бармы?
Укучы: Юктыр, минемчә, аның холкының үзгәрүенә тормышта булган вакыйгалар да сәбәп буладыр.
Укытучы: Ә киресенчә була алыр идеме? Әйтик, Вәсилә белән Айдар, өйләнешеп, матур тормыш кора алырлар идеме?
Укучы: Әйе, әгәр Айдар сабыр булып, уйлап эш итсә.
Укытучы: Ә хәзер инде кире әсәрнең темасына әйләнеп кайтыйк. Сез бу әсәр мәхәббәт турында дидегез. Без хәзер әсәрнең темасын мәхәббәт турында гына дип билгели алабызмы.
Укучы: Юк.
Укытучы: Ә нәрсә турында соң әсәр?
Укучы: Кешенең холкы, аның язмышка тәэсире.
Укытучы: Дөрес, укучылар, юкка гына халык “Минем холкым – минем язмышым” дип әйтмәгәндер, шулай бит. Ә хәзер дәрес башында кулланылган “Тәмле алманы корт ашый” әйтемен искә төшереп, аны Айдар образы аша аңлатып карагыз.
Укучы: Айдар бала-чагында бик ягымлы малай булса да, үсә барган саен, ихтыяр көче булмау сәбәпле, тормыш тудырган төрле каршылыкларны җиңеп чыга алмый. Бу исә аның холкында тискәре сыйфатларның арта баруына, тормышта үз урынын таба алмавына китерә.
V. Йомгаклау.
Укытучы: Рәхмәт, татар халкының “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” мәкален истә тотып, без сезнең белән үз холык-фигыльләребезгә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметеп, матур сыйфатларның артуына ирешергә тырышырбыз дип ышанып калам. Димәк, әсәрнең әһәмияте дә нәрсәдә дип әйтә алабыз инде без?
Укучы: Әсәрнең әһәмияте дә үзеңнең холкыңны төзәтүдә, ныклы характерлы булуда.
VI. Өй эше бирү.
Укытучы: Укучылар, мин сезгә өй эше итеп, “Минем холкым –минем язмышым” темасына кечкенә генә инша язарга бирәм.